поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ЛАТЫЙФИ ФЛҮС

(1943-2010)

Узган гасырның соңгы ун-унбиш еллары дәвамында җәмгыятьтә барган демократик үзгәрешләр җирлегендә татар әдәбиятына килгән язучы-прозаикларның берсе Флүс Латыйфи (Латыйпов Флүс Фатих улы) 1943 елның 3 июнендә Татарстан Республикасының Мөслим районы үзәге Мөслим авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Урта белемне туган авылы мәктәбендә алганнан соң, ул Алабуга педагогия институтының филология факультетына укырга керә, ләкин икенче курска җиткәч, хәрби хезмәткә алынуы сәбәпле, укудан аерылып торырга мәҗбүр була. Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, Ф. Латыйфи 1964—1969 елларда Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укуын дәвам иттерә. Студент елларында ук татар матбугаты белән хезмәттәшлек итә башлый: 1967—1968 елларда «Татарстан кооператоры» исеме астында чыгып килгән республика потребкооперация газетасында штаттагы әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара.

1968 елдан ул -- Татарстан радиосында: репортер, мөхәррир, яшьләр өчен тапшырулар редакциясе җитәкчесе. Монда эшләгәндә ул Татарстанны аркылыга-буйга йөреп чыга, республиканың барлык төбәкләреннән диярлек яшьләр тормышы һәм хезмәте турында радио өчен күп санлы репортажлар, күләмле тапшырулар әзерли.

1985 елның сентябреннән Ф. Латыйфи «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясенә күчә, тагын бер елдан «Казан утлары» журналында эшли башлый — бүлек мөхәррире һәм журналның җаваплы сәркәтибе була. 1991 елда латин графикасында «Дөнья» дигән халыкара татар газетасы чыгарыла башлагач, аны шул газетаның баш мөхәррир урынбасары итеп эшкә чакыралар. Әмма газетаның гомере кыска була. Шуннан соң Ф. Латыйфи берникадәр вакыт республикада яңа чыга башлаган «Татарстан хәбәрләре» газетасында әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире булып эшләп ала, ә 1993 елның көзендә республика нәзарый, иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-публицистик басма — «Татарстан» журналына баш мөхәррир урынбасары итеп тәгаенләнә. Элеккеге «Татарстан коммунисты» журналы базасында барлыкка килгән бу журналның чын мәгънәсендә әдәби-публицистик төсмер алуы, әдәбиятка, мәдәнияткә йөз белән борылуы нәкъ менә Ф. Латыйфи анда эшләгән елларга туры килә.

1997 елда Ф. Латыйфи янәдән «Казан утлары» журналы редакциясенә әйләнеп кайта һәм шул вакыттан бирле журналның баш мөхәррире урынбасары булып эшли.

Әдәби язмалары, шигырьләре, төрле темаларга язылган очерклары белән республика көндәлек матбугатында җитмешенче еллардан ук даими катнаша килгән Ф. Латыйфи-ның «Кырагай» исемле беренче хикәяләр җыентыгы 1988 елда басылып чыга һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан әдәбиятка үткен каләмле, шигъри телле, үзенчәлекле фикерләү сәләтенә ия булган прозаик килүен раслаучы яңалык буларак кабул ителә. Шул ук елда аның очерк һәм публицистик мәкаләләре тупланган «Вөҗданыңнан сора» дигән икенче җыентыгы да дөнья күрә. Әлеге җыентыктагы әсәрләре өчен язучы 1989 елда Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләгенә лаек була.

1990 елда язып тәмамланган һәм әүвәл «Казан утлары»нда (1991, № 11, 12) дөнья күргән, 1993 елда исә илле мең данә тираж белән аерым китап булып басылып чыккан «Хыянәт» романы язучыга аеруча популярлык китерә, аны татар прозаикларының алдынгы сафына бастыра. Казан ханлыгының мөстәкыйль дәүләт буларак яшәгән соңгы унҗиде елындагы гаять четерекле вакыйгаларны, шул тарихи фонда ике яшь йөрәкнең мәхәббәт маҗараларын, күп югалту ачылары кичереп тә, аларның бер-берсенә тугрылык саклавын, батырлык, кыюлык күрсәтүләре аркасында, ниһаять, кавышу бәхетенә ирешүләрен тирән психологик-сәнгати чаралар ярдәмендә тасвирлаган бу роман урта мәктәп һәм махсус педагогия уку йортларының укыту программаларына кертелә һәм 2000 елны «Мәгариф» нәшриятында тарихчы галим Равил Фәхретдиневнең «Татар тарихының шанлы һәм фаҗигале чоры» дигән мәкаләсе белән бергә романның укучыларга икенче басмасы тәкъдим ителә.
Туксанынчы елларда әдипнең иҗади кызыксынулары төрле юнәлештә бара. 1993 елда ул, Румыниядә яшәүче Добруҗа татарларының халык авыз иҗатына мөрәҗәгать итеп, анда аеруча киң таралыш алган «Чура Батыр» дастанын хәзерге уртак татар әдәби теленә күчерә һәм аны аерым китап итеп бастырып чыгара. Ф. Латыйфи тарафыннан язылган һәм моннан күп гасырлар элек Дунай ярлары буенда төпләнеп калган милләттәшләребезнең тарихына, аларның бүгенге яшәешенә кагылышлы мәгълүматларны үз эченә алган «Бер ананың уллары без» дигән мәкалә китапка кереш сүз булып керә.

Ф. Латыйфиның каләме фәнни фантастика жанрында да сизелерлек нәтиҗәләргә ирешә: Казан университеты галиме Ринат Якуш белән иҗади хезмәттәшлектә язылган «Тамга», «Игезәкләр» һәм «Соңгы кисәтү» повестьлары татар әдәбиятындагы бу жанрга яңа бер сулыш өрделәр дияргә була. Әлеге повестьлар 1996 елда, татарча һәм русча текстлары бергә төпләнеп, «Тамга — След» исеме белән Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыкты.

Яңа гасыр бусагасында Ф. Латыйфи үзенең укучыларына янә ике күләмле әсәрен — «Ишелеп төшкән бәхет» белән «Бәйсез этләрне атарга» дигән романнарын бүләк итә. Гыйбрәтле кеше язмышлары аша совет чоры чынбарлыгын чагылдырган романнарның икесе дә әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан хуплап каршы алына, әдәби тәнкыйтьтә әсәрләрнең матур, сыгылмалы тел белән язылуы, сурәтләнгән вакыйгаларның, сюжет коллизияләренең мавыктыргыч һәм тормышчан булуы әйтелә.
Ф. Латыйфиның әдәби иҗаты актив җәмәгать эшләре белән тыгыз бәйле. Ул, татар яшьләренең «Сәләт» оешмасы белән якын элемтәдә торып, балаларга һәм яшьләргә милли тәрбия бирү, аларның милли үзаңын үстерү юнәлешендә 1995 елдан бирле балаларның җәйге «Сәләт» лагерьларында «Татар дөньясы», «Татар теле һәм әдәбияты» кебек әдәби-тарихи темаларга махсус дәресләр алып бара. «Сәләт» фонды, иҗади өметле балалар арасында тарату максаты белән, әдипнең туган тел, милләт, татар дәүләтчелек тарихы темаларына кагылышлы мәкаләләрен үз эченә алган «Уяну» исемле әдәби-публицистик китабын бастырып чыгарды.

Флүс Латыйфи — 1990 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. 1993 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.

Басма китаплары

Сайланма әсәрләр: Өч томда.— Казан: «Рухият» нәшр., 2001, 1 нче том: «Хыянәт» роман.— 400 б. — 3000. 2 нче том: «Ишелеп төшкән бәхет» романы; «Тамга», «Игезәкләр», «Соңгы кисәтү» фантастик повестьлары.— 400 б.— 3000. 3 нче том: «Ак-карага тимәскә» повесте; хикәяләр, очерклар, мәкаләләр, эссе-парчалар.— 528 б.— 3000.
Кырагай: Хикәяләр һәм лирик повесть.— Казан: Татар, кит, нәшр., 1988.—88 б.— 14000.
Вөҗданыңнан сора: Публицистик язмалар, очерклар. — Казан; Татар. кит. нәшр., 1988.— 152 б.— 3000.
Ак-карага тимәскә: Повестьлар һәм хикәяләр.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1992.— 239 б.— 7000.
Хыянәт: Роман.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1993.— 296 б.— 50 000.
Шул ук.— Казан: «Мәгариф» нәшр., 2000.— 256 б.— 2000.
Тамга: Фантастик повестьлар (автордаш — Р.Якуш). Татар һәм рус телләрендә. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1996.— 316 б.— 10 000.
Уяну: Публицистик язмалар, очерклар, әдәби парчалар.— Казан: «Сәләт» китапханәсе, 1998.— 208 б.— 3000.
Әманәт: Хикәяләр.— Казан: «Мәгариф» нәшр., 2001.— 256 б.— 3000.
Ишелеп тошкән бәхет: Роман (кирилл һәм латин имлясын-да).— Казан: Татар. кит. нәшр., 2001.— 416 б.—3000.
Бәйсез этләрне атарга: Роман-нәсер (кирилл һәм латин имлясында).—Казан: «Мәгариф» нәшр., 2002.— 239 б.—3000.

Кыскача библиография

Фәизов Р. Без — нинди? // Мәдәни җомга.— 1998.— 9 окт. Галиуллин Т. Тарихыңны онытсаң — киләчәгең юк.— Китапта: Замана балалары.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1993.— 197—221 б. С а ф и н Ф. Иҗатка тугрылык. (Ф. Латыйфиның иҗат портретына штрихлар)// Казан утлары.— 2001.— № 6.— 102— 112 б. ГыйләҗевА. Өметләр уята торган әсәр // Казан утлары,— 2001.— № 12.— 129—134 б. ҖәләлиеваМ. Тарих кирмәненә бер таш // Ватаным Татарстан.— 2002.— 10 апр. Әгъләмов М. Мәйдан тота мөслимнәр // Мәгърифәт.— 2002.— 13 апр. Сөләйманов Җ. Хыянәтсез иҗат // Мәдәни җомга. — 2002.— 12 апр. Хуҗин Ф. Укыган саен яңалык ачам // Шәһри Казан. — 2002.— 19 апр. Җәләлиева М. Күңелем тоемнары // Мәдәни җомга. — 2003.— 16 май. Заһидуллина Д. Милли реализм юлыннан (Язучы Ф. Латыйфига 60 яшь тулу уңаеннан) // Казан утлары. — 2003. — № 6.— 134— 1476.

Флүс Латыйфиның әдәби иҗаты турыңда фикер-бәяләмәләрдән

Телисеңме-теләмисеңме — тарихи жанр барлыкка килде. Моны танымыйча мөмкин түгел. Жанр буларак ул үсәргә тиеш. Флүс Латыйфи да, Батулла да, М. Хәбибуллин да өлеш кертә хәзер бу өлкәгә. Укучыны тарихи әсәрләрне укырга өйрәтергә, тамашачыны тарихи драмаларны карарга күнектерергә кирәк.
Нурихан Фәттах, Татарстанның халык язучысы. 1998

Флүс Латыйфи — урта буын язучылар исемлегеннән өлкән буынга күчеп баручы әд ип л әребезнең берсе» Аның «Хыянәт» романы Казан ханлыгының мөстәкыйль дәүләт булып яшәгән 15 — 20 елына арналган. Әсәр мәктәпләрдә өйрәнелә. Укучылар аның белән таныш инде. Бу очракта эчтәлек сөйләп тору әһәмиятле түгел һәм урынсыз да. Хикмәт әсәрнең моңа кадәр «табу» саналган Казан чорына багышланган иң әтрафлы беренче роман булуында. Вакытында Нурихан Фәттахның Болгар ханлыгындагы бабаларыбызның ислам динен кабул итү чорына кагылган «Этил суы ака торур» романы да шундый «шартлау» тудырган иде. Казаныбызның мең еллыгын каршыларга җыенганда романның әһәмияте тагын да мәртәбәле.
Мөдәррис Әгъләмов, шагыйрь. 2002

Флүс Латыйфи — халкыбызның үткән тарихын яхшы белгән, бүгенге хәлен тирәнтен аңлаган, киләчәге хакында ихластан кайгырткан язучы ларыбызның берсе. Ьәм аның иҗаты да нәкъ менә шушы кыйблага юнәлгән.
Радик Фәизов, язучы. 1998

Югары сыйфатлы әдәбиятка, бөтен дөнья халыклары туплаган рухка өлеш кертүчеләр дигәндә, татарлар өммәтеннән Флүс Латыйфи исеме минем күз алдыма беренче-ләрдән булып килә. Сәләтле татар балаларын үстерүгә җаны-тәне белән кушылуы аша да, татар теле өчен, аның чисталыгы, аның чын-чынлап гамәлдә булуы, дәүләт теле, халыкара аралашу теле булуы өчен вөҗүденең һәр минутын багышлавы аша да, татар халкының — кайда гына яшәмәсен — бер халык, бер милләт булып укмашуы өчен акыл көчен, хис-рухын, саулыгын фида кылырга әзер булуы аша да якын миңа Флүс Латыйфи.
Җәүдәт Сөләйманов, шагыйрь. 2002

Флүс Латыйфи соңгы елларда укучыларыбызның яраткан язучысына әйләнеп китте.
Казан өчен көрәшнең соңгы көннәрендә булып узган фаҗигале, йөрәк тетрәндергеч вакыйгаларны, бер яктан, сәнгатьчә югарылыкта, икенче яктан, объективлыкка бер бөртек хилафлык кылмыйча сурәтләп бирү — авторның олы уңышы. Казан шәһәре күренешләре?! Борынгы башкалабызны мин дә, коллегаларым да, соңгы елларда үткәрелгән археологик ачышларга таянып, нәкъ менә Флүс Латыйфича күз алдына китерәбез. Менә шулай була ул документальлек!
Әле күптән түгел генә « Хыянәт »не тагын бер кат укып чыктым һәм мине әсәрнең гаҗәеп бай, сокландыргыч матур теле, сәнгатьчә эшләнеше әсир итте. Беренче битләреннән үк автор укучыны мавыктыргыч һәм гыйбрәтле маҗаралар дөньясына алып кереп китә. Аерыла алмыйча укыйсың һәм шаккатасың: ничек итеп автор Сәет белән Гөлйөземнең мәхәббәт кыйссаларына бәйле вакыйгаларда, аларның гаилә язмышында халкыбызның ханлык чорына караган бөтен тарихын сыйдырып бетергән? Миңа калса, бары тик олы талант иясе генә шулай булдыра ала.
Фаяз Хуҗин, тарихчы. 2002

Флүс Латыйфи
Уеннан уймак

Безнең мәктәптә нәшрият бар иде. Ул даими рәвештә «Күңел энҗеләре» исемле айлык журнал, атналык гәзит һәм хәтта аерым кешеләрнең шигырь, хикәя, әкият җыентыкларын да «бастырып» чыгара, аның үзенең идарәсе, мөхәррирләре һәм хәреф җыючылары, рәссамнары бар иде. Мәктәптә тагын «Йолдыз» курчак театры эшли. Ул якын-тирә районнарга гастрольләргә чыга, бала-чаганы куандыра. Пьесаларны исә әдәбият түгәрәгенә йөрүчеләр яза, үзләре үк спектакль дә куя.
Боларны укыгач кемнеңдер ышанмыйча: «Ай-һай, алай ук булыр микән?» — дип баш чайкап куюы ихтимал. Ләкин болар һич ялгансыз булган нәрсәләр. Сүзем Мөслим район үзәгендәге урта мәктәптәге хәлләр турында. Әгәр ышан-масагыз, «Яшь ленинчы» гәзитенең шул елларда чыккан саннарын карый аласыз. 1961 елда гәзиттә «Йолдыз»мы? Шәп!» дигән мәкалә басылып чыккан иде. Анда безнең театр хакында бик тәфсилләп язылган.

Хәер, сүзем нәшрият, журнал турында иде ич әле. Чыннан да, мәктәптә нәшрият бар иде. Ләкин ул хәзерге замандагыча типографияле, линотиплы, компьютерлы басмаханә түгел, ә «Беренче чәчәкләр» исемле әдәбият-иҗат түгәрәгенең нәшрияты иде. Язучылары да, мөхәррирләре, рәссамнары да — үзебез, ягъни укучылар. «Күңел энҗеләре» дигән журналны исә ун данә тираж белән кулдан күчереп язабыз, рәсемнәрен агачка яисә резинага уеп, шуны буяп үзебез бастырабыз. Журналның бер нөсхәсе мәктәп китапханәсенә, икенчесе район балалар китапханәсенә тапшырыла. Калганнарын егермешәр тиеннән теләгән кешеләргә сатабыз да, шуннан кергән акчага тагын кәгазь, каләм, буяу алып, журналның яңа санын чыгарабыз. Шушы журнал, без мәктәпне тәмамлап чыкканчы, өч ел буе өзлексез чыгып килде. Ай саен! Чак кына соңга калсак та аны бездән сорап йөдәтеп бетерәләр иде.

Мәктәптә күпләргә әдәбият җене кагылган иде. Журнал чыга башлагач, каләм сынап карарга теләүчеләр тагын да артты. Дөрес, балачакта шигырь язып карамаган кеше сирәк була, диләр. Шулайдыр... Әдәбият-иҗат түгәрәгендә, нәшриятыбызда «эшләп йөргән» сабакташларым йөрәкләрендә әдәбиятка, мәгънәле сүзгә гомерлек мәхәббәт кабызып киттеләр. Уеннан уймак чыга дигәндәй, әнә шул балалык мавыгулары минем гомерлек шөгылемә әйләнде.

Инде без дә олыгаеп барабыз. Әмма мин үземне һаман балачак илендә шикелле хис итәм. Еш кына шул журналларны алам да сабакташ дусларым кулы белән язылган юлларга текәлеп карап торам. Ал ардан әле һаман да шул еллардагы дуслык, теләктәшлек аңкый, бөреләнеп кенә килүче хыял ларыбызның яктысы балкый кебек.

2003

©Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәшлек. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2004. 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»