|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. ЛАИСОВ НАИПӘдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм педагог Наип Хәбибназар улы Лаисов 1935 елның 10 августында Татарстанның Актаныш районы Түбән Яхшый авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үз авылларында – башлангыч, күрше Олы Имән авылында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1950–1954 елларда Минзәлә педагогика училищесында укый. Өч ел гаскәри хезмәттә булып кайтканнан соң, 1957–1962 елларда Алабуга педагогика институтының рус-татар бүлегендә белем ала. Яшь белгечнең шуннан соңгы хезмәт юлы һәм иҗат эшчәнлеге дә тулаем әлеге институт белән тыгыз бәйле. 1962–1967 елларда ул анда рус һәм чит ил әдәбиятлары кафедрасында әүвәл ассистент, аннары өлкән укытучы булып эшли. 1967–1970 елларда Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурада укып, 1970 елның декабрендә «филология фәннәре кандидаты» дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен диссертация яклагач та, ул Алабуга педагогика институтындагы укытучылык эшен дәвам иттерә: 1974–1979 елларда рус һәм чит ил әдәбиятлары кафедрасында доцент, бер үк вакытта филология факультетында декан ярдәмчесе, декан вазифаларын башкара. Гомумән, укыту-педагогик һәм гыйльми эшне ул административ эш белән бергә алып бара: 1980–1989 елларда институтның уку-укыту эшләре буенча проректор, 1989–2000 елларда ректоры булып эшли. 1994 елдан ул – татар әдәбияты кафедрасы мөдире, 1996 елдан профессор. |
Иң күп укылган
|