|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.КЫШКАРИ ШӘМСЕТДИНЯңа туган прогрессив идеяләр киң иҗтимагый резонанс тапсын өчен, бу идеяләрне кабул итәрлек иҗтимагый җирлек булу шарт. Феодаль-крепостнойлык йомыклыгында, колониаль хокуксызлыкта интеккән татар җәмәгатьчелеге бу чорда күп кенә прогрессив идеяләрне үзләштерерлек мөмкинлекләре юклыгын да сиздерде. Моны зур белемле шәхесләрнең аяныч язмышлары да раслап тора. Татар укымышлысы Шәмсетдин Габдерәшит улы Кышкари биографиясе — моңа ачык мисал. Арча өязе Ташкичү авылы бае Баязид Ибраһим улы, баласы булмау сәбәпле, Кышкар авылындагы Шәмсетдин исемле ятимне тәрбиягә ала, аны тирә-яктагы мәдрәсәләрдә, аннан соң Бохарада укыта. Бохарадан кайткач, Ташкичүгә мулла һәм мөдәррис итеп куя, мәдрәсә салып бирә. Ш. Мәрҗани бу мәдрәсә бинасының шул чор татарларда тиңе булмавын әйтә. Мәдрәсәгә күп шәкертләр җыела. Ләкин 20 нче еллардагы шартларны, реакцияне Ш. Кышкари авыр кичерә, хаҗга дип, Гарәбстанга китә, Мисырда Ибраһим паша белән таныша. Ш. Кышкариның галимлегенә югары бәя биреп, паша аңа мәшһүр Әзһәр университеты (Каһирәдә) укытучысы булырга тәкъдим итә. Ш. Кышкари, хаҗга да бармыйча, шунда фарсы теле укытырга кала һәм җиде ел эшләп, 1832—1833 елларда (һиҗри 1247) Каһирәдә үлә. Күренә ки, Ш. Кышкариның Әзһәр университетына ярарлык, гадәтидән күп өстен булган белеме татар тормышында канәтьләнерлек мәгънәле кулланыш табып, халыкның идеологик хәрәкәтенә кушылып китә алмаган. |
Иң күп укылган
|