(1936-2010)
Шагыйрь һәм прозаик Рөстәм Кутуй (Рөстәм Гаделша улы Кутуев) 1936 елның 11 ноябрендә Казан шәһәрендә күренекле татар совет язучысы Гадел Кутуй гаиләсендә туган. 1955—1960 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының рус филологиясе бүлегендә югары белем ала, аннары бер, никадәр вакыт Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә (1960—1961) һәм Казан телестудиясенең әдәби-драматик тапшырулар бүлегендә (1961—1963) редактор булып эшли. 1964 елдан бирле ул — профессиональ язучы, әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
Р. Кутуй —рус телендә иҗат итә. Аның әдәбияттагы беренче мөстәкыйль адымнары илленче еллар ахырына туры килә. 1961 елда Татарстан китап нәшриятында, хикәяләре тупланган «Мальчишки» («Малайлар») исемле беренче китабы, ә тагын бер елдан шигырьләр җыентыгы («Я иду по земле»—«Мин җирдән барам») дөнья күрә. Моннан соң да әдип иҗатында проза һәм поэзия жанрлары даими рәвештә бергә үрелеп бара: 1961—1983 еллар арасында Казан һәм Мәскәү нәшриятларында язучының унбер проза китабы һәм унбиш шигъри җыентыгы (шулардай алтысы — балалар өчен шигырьләр) басылып чыга.
Язучы буларак, Р„ Кутуйга дөньяны, яшәешне әхлакый-этик яктылыкта, эмоциональ хисләр аша, образлы кабул итү хас. Поэзия жанрында да, прозада да ул үзе кичергән, бигрәк тә бала, үсмер чагында күңеленә сеңеп калган нәрсәләр турында яза. Аның әсәрләрендә Ватан сугышы елларына туры килгән буынның хис-тойгылары, тормыш тәҗрибәсе чагыла, шул җирлектә ул үзенең дөньяга, тормышка булган актив мөнәсәбәтен белдерә, гаделсезлеккә каршы көрәшә, кешедәге яхшылык, намуслылык башлангычларына, интернациональ дуслык хисләренә дан җырлый, шул сыйфатларны кадерли, саклый белергә чакыра.
Р. Кутуйның язу стиле шигъри тәгъбирләргә, бизәкләргә, символик образларга бай булуы белән аерылып тора. Аның күпчелек хикәяләре нәсерне хәтерләтәләр. Бу шигърилек, музыкальлек, ритмик төзеклек әдипнең «Годовые кольца» («Еллык боҗралар»), «Дождь будет» («Яңгыр явар»), «Митрич», «Ласточка — птица деревенская» («Карлыгач — авыл кошы») кебек күләмле әсәрләренә — лирик повестьларына да хас.
Р. Кутуй татар әдипләренең әсәрләрен русчага тәрҗемә итүдә актив эшли. С. Хәким, С. Баттал, Н. Арсланов, Р. Фәйзуллин, Роберт Әхмәтҗанов, М. Әгъләмовлар — Р. Кутуйның шигъри тәрҗемә өлкәсендәге даими авторларыннан санала. Проза әсәрләреннән исә аның тәрҗемәсендә Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» («Приключения Рустема», 1964), Ә. Еникиней «Гөләндәм туташ хатирәсе» («Гуляндам», 1978), В. Нуруллинның «Яшьнәп үткән яшьлек» («Грозовая молодость»,1980), М. Насыйбуллинның «Яшерей касса» («Тайная касса», 1982) кебек роман һәм повестьлары басылып чыкты. Әдипнең аерым әсәрләре кайбер халык демократиясе илләрендә (Польша, Чехословакия һ. б.) дөнья күрде.
Р. Кутуй — 1962 елдан СССР Язучылар союзы члены.
БИБЛИОГРАФИЯ
Мальчишки: Рассказы и повесть.—Казань: Таткнигоиздат, 1961.—248 с ил. 15 000. Рец.: Гудкова В. Кленовый листок детства.— Сов. Татария, 21 июня; Крылов Т. С радостью и тревогой.— Лит. и жизнь, 23 авг.; Монастырен Б. Вера в человека.— Современник, 1962, № 5. с. 217.
Я иду по земле: Стихи.— Казань: Таткнигоиздат, 1962.— 157 с. 8000.
Дождь будет: Повести и рассказы.— М.: Сов. писатель, 1963.— 430 с. ил. 30 000. Рец.: Ветрова Е. Чем пахнет солнце.— Мол. гвардия, 1963, № 11, с. 293—295; П и т л я р И. «Кленовый лист моего детства».— Дружба народов, 1964, № 6, с. 283.
Солнце лежит на рельсах: Рассказы.— Казань: Таткнигоиздат, 1964.— 96 с. 15000.
Костры надежд: Стихи.—Казань: Таткнигоиздат, 1965,—71 с. 3000. Рец.: Мустафин Р.— Комсомолец Татарии, 1966, 5 окт.
Про забор и Африку крокодилью: [Стихи/Худож. В. Карамышев].—Казань: Таткнигоиздат, 1965.— 14 с., ил. 100 000.
Дружные ребята. Утенок и гусята: (Стихи)/Худож. В. Карамышев.— Казань: Таткнигоиздат, 1966.—12 с., ил. 10 000.
Идти за облаками: [Повесть-новелла и рассказы].— Казань: Таткнигоиздат, 1966.—215 с. 30 000.
Я леплю снежную бабу: Рассказы и повесть.— М.: Сов писатель 1966.— 335 с. 30 000. Рец.: Рубинчик М.—Новый мир, 1966, № 12, с 274—275; Гей-деко В. Листья и корни: Лит. раздумья.— Комс. правда, 1968, 16 авг.
Ливни света: Стихи.—Казань: Таткнигоиздат, 1968.—72 с. 5000.
На дороге: (Повесть и рассказы).— Казань: Таткнигоиздат, 1969.— 207 с. 15000. Рец.: Аннинский Л. Проза Рустема Кутуя.— Наш современник, 1970, № 9, с. 123—125; Ахунзянов И. Солнечный мир.—Волга, 1972, № 3, с 184—185.
Над вечностью дорог: Стихи.—Казань: Таткнигоиздат, 1970.—95 с. 4000. Рец.: Климовицкий С. Высокий ствол стихотворенья.—Лит. Россия, 1971, 21 мая.
Новолуние: Стихи.—Казань: Таткңигоиздат, 1971.—72 с. 6000.
Солнце на ладони: (Повести и рассказы).—М.: Современник, 1973.— 288 с. 75 000.
Зимние яблоки: (Рассказы; очерки);.— Казань: Таткнигоиздат, 1974.— 301 с. портр. 15 000.
Чудаки: (Стихи).—Казань: Таткнигоиздат, 1974.—32 с. 100 000.
Зов: Стихи.—М.: Мол. гвардия, 1975.—96 с. 25 000. Рец.: Окунев И.—Октябрь, 1975, № 9, с. 223—224; Федотов Е. Зов и отклик.—Лит. Россия, 1975, 15 авг., с. 17; Широков В.— Лит. обозрение, 1976, № 8, с. 54.
Годовые кольца: Рассказы.—Казань: Таткнигоиздат, 1977.—223 с. 50000.
Рассказы и повести. [Предисл. В. Рослякова].—М.: Сов. Россия, 1978.— 315 с. 50 000.
Золотой олень: [Стихи. Худож. В. Карамышев].— Казань: Таткнигоиздат, 1979.— 16 с., ил. 300 000.
Я растила цветы: Альбом для раскрашивания. [Авт. текста Р. Кутуй, Худож. С. Насырова].—Казань: Таткнигоиздат, 1979.—16 с., ил. 375 000.
Лист земли: Стихи.— М.: Современник, 1980.—271 с., ил. 20 000.
Тихое, тихое поле: Рассказы.—Казань: Таткнигоиздат, 1980.—191 с. 45 000. Рец.: Федоров В. — Дет. лит., 1981, № 6, с. 54.
Осенняя воля: Стихи.—Казань: Таткнигоиздат, 1981.—126 с. 6500.
Корни: Стихи. [Худож. Е. И. Аксенов].—М.: Сов. Россия, 1982.—224 с., портр. 20 000. Рец.: Кожевникова Р. Это поэзия.—Сов. Татария, 1983, 17 апр.
Про баклуши: Стихи.—Казань: Таткнигоиздат, 1982.—32 с., ил. 150 000.
По небу бегут облака: Стихи.—Казань: Таткнигоиздат, 1983.—16 с., ил. 150000. Рец.: С а ф ин М. От книги к поступку.— Сов. Татария, 1983, 2 окт.
Босиком но радуге: Стихи.—Казань: Таткнигоиздат, 1984 — 34 с. ил 150000.
Поземка: Стихи.—Казань: Таткнигоиздат, 1985.-—166 с. 5200.
Аның турында
Ахунҗанов И. Кояшлы дөнья.— Кит.: Ахунҗанов И. Художник һәм аның сүзе. Казан, 1978, 134—141 б.; шул ук мәкалә.— Казан утлары, 1972, № 11, 183—185 б. Гудкова В. Яшүсмерләр өчен.—Сов. әдәбияты, 1962, Яз 5, 154—1556. Ивлев Г. Рөстәм Кутуйның лирик прозасы.—Казан утлары, 1979, № ю, 162—166 б. Воронов Вл. Грани большого мира. [О творчестве молодых писателей Р. Кутуя и Н. Тарасенковой].—Москва, 1964, № 4, с. 201—209.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)