(1776-1812)
Утыз Имәнинең чордашы Габденнасыйр Курсави (1776—1812) акылга ирек таләп итте. Галим Казан губернасының Курса авылында туган, башта Малмыж өязе Мәчкәрә авылында укып, соңрак Бохарада дин белемнәрен һәм көнчыгыш телләрен өйрәнә. Мәдрәсәләрдәге дини схоластика белән килешә алмый, «Әл-иршаде лил-гыйбад» («Туры юлга өндәү») исемле гарәп телендә язылган хезмәтендә тәнкыйть фикерләре белән чыга. Китабының беренче битендә үк төп максатын билгели: «Шуны белергә кирәк ки, безнең гасырыбыздагы һәм үткән гасырдагы адәмнәр арасында шундыйлар бар: алар, гыйлемнән бертөрле дә өлешләре булмаган хәлдә, үзләрен гыйлем кешеләре итеп куялар. Менә туларның тудырган сүзләрен «хикәя кылып» һәм сүзләренең бозыклыгын ачып бирү өчен аерым битләр ачсам, бик яхшы булган булыр иде; нәтиҗәдә нык бер фикер, дөрес бер юл күрелер һәм шулай итеп наданлыктан, наданнардан йөз «дүндерү», наданлыкны үтерү, шулай ук аларның исемнәрен үк югалту өчен бик яхшы эш ителгән булыр иде. Ләкин эшнең соңы начар булып чыгудан... куркып, бу юлны тотмадым... Хосусан, гыйлем әһеле киемен киенеп, караңгылык ишекләренә ябышып ятучы кешеләрдән курыктым. Шуның өчен тик аларның сүзләре бозыклыгын гына ачып бирүне, сүзләрен читкә кага баруны халык өчен «муафыйграк» һәм нәтиҗә дә яхшырак булыр дип таптым»,— ди.
{(урсави акылга һәм белемгә каршы килүче фанатикларның илегенә һәм шул заманның авторитетлары булып саналуларыа карамый, ачыктан-ачык, «Мең әмир яисә гыйлем киеме белән киенеп, галим күренергә тырышкан меңнәрчә адәмнәр мәл кылсалар да, аның белән гамәл кылырга, аңа ышанырга ярамый. Гамәл кылучыларның һәм әмирләрнең гамәлләрен-эшләрен дәлил итү һәм галимнәр арасыннан шуларның ишек төпләрендә йөрүчеләрнең гамәлләрен таяныч ясау—бу караңгылык һәм наданлык әһелләренең фәһемнәре-уйлары ясап чыгарган бернәрсә генә», — ди.
1808 елда Курсави икенче тапкыр Бохарага бара. Дини ышану мәсьәләләре буенча Бохара галимнәре белән бәхәскә керә.
Аның кыю фикерләре үзләрен галим дип йөргән фанатикларга, әлбәттә, ошамый. Алар Курсавига каршы чыгалар, аңа динсез-дәһри дип ташланалар. Бохара әмире Хәйдәр — Курсавины үлем җәзасына хөкем итә. Ул фәкать туган иленә — Россиягә качып кына исән кала. Курса авылына яңадан кайтып укыту эшен дәвам итә, әмма реакцион руханилар аңа монда да тынычлык бирмиләр, дин китапларындагы «хакыйкатькә» каршы килә, яшьләргә динсез карашларын «йоктыра» дип Диния нәзарәтенә донослар язалар.
Эзәрлекләүләргә түзә алмыйча, дошманнарының күзеннән вакытлыча югалып тору максаты белән Курсави 1812 елда Гарәбстанга хаҗ сәфәренә чыгарга мәҗбүр була һәм Төркиянең Искедәр шәһәрендә ваба авыруыннан үлә.
©CCCР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгарган "Татар әдәбияты тарихы" китабы, 2нче том.