поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

КУДАШ СӘЙФИ

(1894–1993)

Шагыйрь-прозаик, тәнкыйтьче, мемуарчы, җәмәгать эшлеклесе Сәйфи Кудаш (Сәйфетдин Фәттахетдин улы Кудашев) 1894 елның 3 октябрендә элекке Уфа губернасы Өфө өязендәге (1936 елдан Башкортстанның Чишмә районы) Келәш дигән татар авылында урта хәлле игенче гаиләсендә туа. 1904–1913 елларда туган авылы мәдрәсәсендә укый, аннары ике ел чамасы Казакъстанның Кустанай төбәкләрендә мөгаллимлектә йөреп кайткач, укуын Уфа шәһәрендәге «Галия» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Большевиклар инкыйлабыннан соң биш-алты еллап туган төбәгендә балалар укыта, аннары 1925 елда Уфа шәһәренә күчеп килеп, «Шәрекъ ярлылары», «Башкортстан», «Яңа авыл» газеталары редакцияләрендә, 1930–1931 елларда Башкортстан язучыларының матбугат басмасы «Октябрь» журналында җаваплы мөхәррир, 1932–1936 елларда Башкортстан китап нәшриятында әдәби мөхәррир вазифаларын башкара.

С.Кудашның әдәби иҗат эшчәнлеге Г.Тукай поэзиясенең көчле йогынтысы астында башланып китә. Тукай сатирасы алымнары һәм тематикасына ияреп язган беренче шигырьләре 1913–1914 елларда Уфада «Тормыш» газетасы һәм Оренбургтагы «Кармак» журналы битләрендә басыла. 1917–1918 елларда Уфа нәшриятларында яшь шагыйрьнең революцион рухтагы, милли азатлык, социаль тигезлек идеяләре пафосы белән сугарылган шигырьләрен эченә алган кечкенә-кечкенә өч җыентыгы дөнья күрә. Әдипнең шуннан соңгы иҗат эшчәнлеге үзе яшәгән катлаулы, каршылыклы чор чынбарлыгын сәнгатьчә чагылдыру юнәлешендә үсә, төрлеләнә баруы белән характерлы. Егерменче-утызынчы елларда язган һәм күпсанлы җыентыкларының эчтәлеген тәшкил иткән лирик, публицистик, сатирик шигырьләрендә, мәсәлләрендә, шигъри фельетоннарында, күләмле әсәрләреннән «Тугайда» (1920), «Тимерлектә» (1920), «Яз көткәндә» (1928), «Хат» (1930), «Бәхет законын тыңлаганда» (1937), «Салават» (1938), «Кавышу» (1939) кебек поэмаларында һәм татар әдәбияты тарихында шигъри роман жанрының беренче үрнәге булган «Кушкаен»да (1937) әдип Гражданнар сугышы чорыннан алып Ватан сугышына кадәрге дәвер эчендә татар, башкорт халыклары тормышына, бигрәк тә авыл җирендә хосусый хуҗалыкларны күмәкләштерү кампаниясенә бәйле катлаулы вакыйгаларны үз заманының идея-эстетик карашлары һәм таләпләре нигезендә шактый реаль чынбарлык күренешләре һәм гыйбрәтле кеше образлары аша гәүдәләндереп бирүгә ирешә.

Ватан сугышы чорында С.Кудаш Башкортстан Язучылар берлеге идарәсенә җитәкчелек итә; язучы-журналист буларак, сугыш афәтен кичергән җирләрдә дә булып кайта, анда алган тәэсирләрен «Дон далаларында» исемле очерк китабында (1943) язып чыга. Сугыш чоры аның ватандарлык хисләре белән сугарылган шигъри әсәрләрендә дә киң чагылыш таба.

Шагыйрьнең сугыштан соңгы бай иҗат мирасында сәнгатьле проза һәм драматургия жанрларына караган әсәрләр дә бар. Ул – берничә сәхнә әсәре авторы, шулардан «Мәҗит Гафури» дигән тарихи-биографик драмасы үз вакытында Башкорт академия театры сәхнәсендә уңыш белән бара.

Ике олы шәхес – Г.Тукай белән М.Гафуриның 1912 елны Уфа шәһәрендәге тарихи очрашулары фактына нигезләнеп язылган «Язны каршылаганда» повесте (1946–1947) һәм әдипнең яшьлек хатирәләренә багышланып, М.Гафури, Г.Ибраһимов, Ш.Бабич, С.Рәмиев, Ш.Камал, Ф.Әмирхан һ.б. тарихи шәхесләрнең җанлы образларын гәүдәләндергән «Хәтердә калган минутлар» исемле документаль китабы (1957) башкорт әдәбиятында мемуар жанрындагы беренче үрнәкләр буларак тәкъдир ителәләр.

С.Кудаш – татар-башкорт әдәби-мәдәни мирасын өйрәнүгә зур әһәмият биргән галим-тикшерүче, тәнкыйтьче, киң эрудицияле публицист та. Сигез дистә елга сузылган озын иҗат гомерендә аның татар, башкорт телләрендә, рус һәм башка милли телләргә тәрҗемәдә йөздән артык китабы басылып чыга. Аның әдәби мирасы – татар һәм башкорт халыкларының уртак мәдәни хәзинәсе.

Әдәбият һәм мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен Сәйфи Кудаш Ленин ордены, өч мәртәбә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Халыклар дуслыгы һәм «Почет Билгесе» орденнары белән бүләкләнә, Башкортстанның С.Юлаев исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

С.Кудаш 1993 елда Уфа шәһәрендә вафат була.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Татар теләге: шигырьләр. – Уфа: Вәрәсәи Хөсәения, 1918. – 16 б. – 10000 д.
Азатлык җырлары. – Уфа: Вәрәсәи Хөсәения, 1918. – 12 б.
Сабан җырлары: шигырьләр. – Уфа: Башкнига, 1926. – 53 б. – 3000 д.
Сәйфи Кудаш шигырьләре. – Казан: Татиздат, 1927. – 24 б. – 3000 д.
Утауда: шигырьләр. – Казан: Татиздат, 1927. – 23 б. – 3000 д.
Боярлар бар чакта. – Казан: Татиздат, 1928. – 48 б. – 3000 д.
Көрәш батыры: шигырьләр. – М.: Нәшрият, 1928. – 63 б. – 3000 д.
Кушкаен: шигъри роман. – 1 китап. – Уфа: Башгиз, 1936. – 331 б. – 5200 д.
Урман әкияте. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 28 б. – 3000 д.
Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар / кереш сүз авт. М.Бикбулат. – Уфа: Башгосиздат, 1940. – 246 б. – 3125 д.
Шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 263 б. – 3000 д.
Хәтердә калган минутлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 286 б. – 7000 д.
Яшьлек эзләре буйлап. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 184 б. – 5000 д.

* * *
Әсәрләр: 4 томда. – Өфө: Китап, 1946–1953. (Башкорт телендә.)
1 т.: шигырьләр, поэмалар. – 1946. – 336 б.
2 т.: шигырьләр, поэмалар. – 1948. – 483 б.
3 т.: хикәяләр, очерклар, повесть. – 1951. – 414 б.
4 т.: шигырьләр, мәсәлләр, җырлар, поэмалар һәм пьесалар. – 1953. – 295 б.
Сайланма әсәрләр: 3 томда. – Өфө: Китап, 1965–1967. (Башкорт телендә.)
1 т.: шигырьләр, поэмалар / кереш сүз. авт. Г.Хөсәен. – 1965. – 522 б
2 т.: повесть һәм истәлекләр. – 1966. – 360 б.
3 т.: хәтердә калган минутлар. – 1967. – 337 б.
* * *
Избранные произведения: в 2-х томах. – Уфа, 1970.
Т. 1.: стихи. – 368 с.
Т. 2.: повести. – 416 с.
Навстречу весне: повесть, воспоминания. – М.: Сов. писатель, 1974. – 560 с.
Стихи и поэмы. – Уфа, 1984. – 527 с.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Сөләйманова С. Хатирәләр // Татарстан. – 1996. – № 1. – 27–30 б.
Минский Г. Бирерлек бәя таба алмыйм // Аргамак. – 1996. – № 8. – 86–88 б.
Урманче Б. Сәйфи Кудаш янында // Татарстан. – 1996. – № 11. – 49–57 б.
Ибраһимова Ф. Сәйфи Кудашның өч хаты // Мирас. – 1998. – № 3. – 7–11 б.
Юматаудан мәктүб // Мәдәни җомга. – 2003. – 17 гыйнв.
Арслан А. Шагыйрь белән соңгы очрашу // Шәһри Казан. – 2003. – 23 май.

* * *
Хөсәенов Г. Сәйфи Кудаш иҗаты. – Өфө (?), 1959. – 228 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»