(1898—1938)
Егерменче-утызынчы еллар татар совет поэзиясендә актив эшләгән Мансур Крыймов 1898 елда хәзерге Татарстан АССРның Апаc районы Чүри-Бураш авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Сабый чагында ук ятим калып, авылның мәзине Кәрим гаиләсендә тәрбияләнеп үсә, мәдрәсә белеме ала. 1915 елда яшүсмер егет, үги ата-ана йортын ташлап, Кавказ якларына чыгып китә, 1917 елның январена кадәр Грозный нефть промыселларында, Әстерхан байларында һәм балык промыселларында төрле яллы эшләрдә эшли. 1917 елның январенда патша армиясенә алынып, Бөек Октябрь революциясен солдат булып каршылый һәм тиздән, Кызыл гаскәр сафына күчеп, Гражданнар сугышы чорында Колчакка9 Врангельгә каршы көрәшләрдә актив катнаша.
Гражданнар сугышы тәмамланганнан соң, Мансур Крыймов Мәскәү янындагы Люберцы шәһәрендә заводта эшли башлый, ә 1923 елда Мәскәү-гә күчеп, «Кызыл Шәрекъ» типографиясендә хәреф җыючы, соңыннан корректор була. Заводта, типографиядә эшләү, әдәбият-культура әһелләре белән якыннан аралашу инде 1918 елда ук каләм тибрәтә башлаган яшь шагыйрьне илһамландырып җибәрә: 1921 елдан Мәскәүдә һәм Казанда чыга торган татар көндәлек матбугатында Мансур Крыймов имзасы белән агита-щион-публицистик характердагы шигырьләр, мәкаләләр, рецензияләр басыла =башлый. Озакламый, 1925 елда, Мәскәү һәм Казан нәшриятларында шагыйрьнең берьюлы өч җыентыгы дөнья күрә («Комсомол җырлары», «Чүкеч җырлары», «Кызыл «Бәдәвам»).
Бу чорда Мансур Крыймов зур иҗади активлык күрсәтә, классик шигырь формаларына яңа эчтәлек салып, авыл һәм шәһәр тормышы темасына бик күп тезмә агиткалар, такмаклар, шигъри өндәмәләр, политик юнәлешле публицистик поэмалар, шигырьләр, җырлар, маршлар, декламацияләр иҗат итә. Балаларны да онытмый, алар өчен дә җырлар, хикәяләр яза.
Егерменче елларның ахыры, утызынчы елларның беренче яртысында Мансур Крыймов иҗатында үзәк урынны эшчеләр һәм промышленность темасы ала. Шагыйрьнең бу темага язган әсәрләрендә (мәсәлән, «Җырларымны ^бирдем күмергә» җыентыгы, 1931) тормыш материалын тирәнрәк үзләштерүгә, коры риторикадан, декларативлыктан качарга омтылыш сизелә, лирик геройның рухи дөньясына игътибар көчәя төшә.
Мансур Крыймов — күп кенә поэмалар авторы. «Кызыл «Бәдәвам», «Яңа көннәр алдында», «Кызыл лачыннар», «Онытылган җырлар», «Фатыйма», «Провокатор», «Партизаннар» кебек поэмаларында шагыйрь, үзенең иҗат принцибына тугры калган хәлдә, тормыш күренешләрен, вакыйгаларны, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, бәрелешләрне, психологик яктан артык мотивлаштырып тормыйча, фәкать социаль эчтәлегенә генә игътибар биреп, -берьяклырак хәл итә.
Шулай да, сәнгатьчелек ягыннан күп кенә җитешсезлекләре булуына да карамастан, Мансур Крыймовның поэтик иҗаты актуаль яңгырашы һәм революцион пафосы белән егерменче-утызынчы еллар татар поэзиясенең үсеш тарихында үзенчәлекле урын алып тора.
Утызынчы елларның икенче яртысында, сәламәтлеге начараю сәбәпле, Мансур Крыймовның иҗат активлыгы шактый сүлпәнләнә. Ул 1938 елның 1 августында вафат була.
Мансур Крыймов 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)