поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

КРЫЙМОВ МАНСУР

(1898–1938)

Мансур Кәрим улы Крыймов 1898 елда элекке Казан губернасының Тәтеш өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Апас районы) Чүри-Бураш авылында крәстиян гаиләсендә туа. Сабый чагында ук ятим калып, авылның мәзине Кәрим гаиләсендә тәрбияләнеп үсә, башлангыч мәдрәсә белеме ала. 1915 елда яшүсмер егет, үги ата-ана йортын калдырып, Кавказ якларына үз көнен үзе күрергә чыгып китә, 1917 елның гыйнварына чаклы Грозный нефть чыгару урыннарында, Әстерхан байларында һәм балык тоту әртилләрендә төрле яллы эшләрдә эшләп йөри. 1917 елның гыйнварында патша армиясенә алынып, Октябрь вакыйгаларын солдат булып каршылый һәм тиздән, Кызыл Гаскәр сафына күчеп, Гражданнар сугышы чорында Колчакка, Врангельгә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша.

Гражданнар сугышы тәмамланганнан соң, М.Крыймов Мәскәү төбәгендәге Люберцы шәһәрендә заводта эшли башлый, ә 1923 елда Мәскәүнең үзенә күчеп, «Кызыл Шәрекъ» типографиясендә хәреф җыючы, соңга таба корректор хезмәтләрен башкара. Заводта, типографиядә эшләү, татар журналистлары һәм әдәбият-сәнгать әһелләре белән даими очрашу-аралашу инде 1918 елларда ук каләм тибрәтә башлаган яшь шагыйрьне канатландырып җибәрә: 1921 елдан Мәскәүдә һәм Казанда чыга торган татар матбугат басмаларында Мансур Крыймов имзасы белән агитацион-публицистик характердагы шигырьләр, мәкаләләр, рецензияләр басыла башлый. Озакламый, 1925 елда, Мәскәү һәм Казан нәшриятларында шагыйрьнең берьюлы өч җыентыгы дөнья күрә («Комсомол җырлары», «Чүкеч җырлары», «Кызыл Бәдәвам»).

Алга таба М.Крыймов аеруча зур иҗади активлык күрсәтә, классик шигырь формаларына яңа эчтәлек салып, авыл һәм шәһәр тормышы темаларына бик күп тезмә агиткалар, такмаклар, шигъри өндәмәләр, сәяси юнәлешле публицистик поэмалар, шигырьләр, җырлар, маршлар, декламацияләр иҗат итә. Балалар өчен дә җырлар, хикәяләр яза.

Узган гасырның егерменче елларның ахыры – утызынчы елларның беренче яртысында Мансур Крыймов иҗатында эшчеләр, производство темасы үзәк урынны ала. Шагыйрьнең бу темага язган әсәрләрендә («Җырларымны бирдем күмергә» җыентыгы, 1931) тормыш материалын тирәнрәк үзләштерүгә, коры риторикадан, декларативлыктан качарга омтылыш сизелә, лирик геройның рухи дөньясына игътибар беркадәр көчәя төшә.

Ул – күпсанлы поэмалар авторы. «Кызыл Бәдәвам», «Яңа көннәр алдында», «Кызыл лачыннар», «Онытылган җырлар», «Фатыйма», «Провокатор», «Партизаннар» кебек поэмаларында шагыйрь, үзенең иҗат принцибына тугры калган хәлдә, тормыш күренешләрен, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, конфликтларны, психологик яктан артык мотивлаштырып тормыйча, фәкать социаль-сәяси эчтәлегенә генә игътибар биреп, тормыш чынлыгын берьяклырак гәүдәләндерә.

1925–1934 еллар арасында, ягъни нибары ун ел эчендә, М.Крыймовның Казанда һәм Мәскәүнең СССР халыклары үзәк нәшриятында шигырьләре, поэмалары һәм хикәяләре тупланган егерме ике китабы басылып чыга.

Утызынчы елларның икенче яртысында, сәламәтлеге начараю һәм матбугатта шәхесенә, иҗатына карата тәнкыйть сүзләре ишәю сәбәпле, Мансур Крыймов күренекле язучы, Башкортстан үзәк башкарма комитеты (БашЦИК) рәисе Афзал Таһировның шәхси чакыруы белән Мәскәүдән Уфага күчеп килә. Репрессияләр чорында А.Таһиров кулга алынганнан соң, М.Крыймовка да чират җитә, ул да, кулга алынып, 1938 елның 1 августында Уфа төрмәсендә атып үтерелә.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Хикәяләр бәйләме. – М.: СССР халыклары үзәк нәшр., 1928. – 75 б. – 3000 д.
Нәниләр бүләге: балалар өчен шигырьләр. – М.: СССР халыклары үзәк нәшр., 1929. – 43 б. – 3000 д.
М.Крыймов әсәрләре: 4 томда: 1 т. – Казан: Яңалиф, 1930. – 107 б. – 300 д.
М.Крыймов әсәрләре: 4 томда: 3 т. – Мәскәү: Центриздат, 1931. – 205 б. – 5000 д.
М.Крыймов әсәрләре: 4 томда: 2 т. – Казан-Мәскәү: Татиздат, 1932. – 216 б. – 5000 д.
М.Крыймов әсәрләре: 4 томда: 4 т. – Казан-Мәскәү: Татиздат, 1932. – 192 б. – 5000 д.
Сайланма поэмалар һәм шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1935. – 175 б. – 3000 д.
Шигырьләр. Поэмалар / кереш сүз авт. Р.Башкуров. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 192 б. – 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Беляев Г. Шагыйрь-агитатор // Соц. Татарстан. – 1962. – 28 февр.
Шакир С. Мансур Крыймов әсәрләре // Сов. әдәбияты. – 1962. – № 5. – 145–147 б.
Сәйдәшева Ш. Шагыйрь Мансур Крыймовка – 100 яшь // Татар иле. – 1998. – № 37–38 (окт.).

* * *
Валеев Н. Из истории татарской поэзии // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2004. – № 1. – С. 93–95.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»