|
Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.
КӘРИМУЛЛИН ӘБРАР
(1925-2000)
Китап белеме галиме һәм тәнкыйтьче Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин 1925 елның 29 маенда Татарстан АССРның Саба районы Чәбия-Чүрчи авылында крестьян гаиләсендә туган. 1941 елда Саба урта мәктәбен тәмамлаганнан соң хезмәт юлын башлый: әүвәл туган авылында колхозчы, аннан Завод-Нырты больницасында—хисапчы, 1942 елның июленнән алып 1943 елның январена кадәр шул ук районның Олы Арташ авылы башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшли. 1943—1947 елларда Ә. Кәримуллин Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, солдат-автоматчы, разведчик һәм 82 миллиметрлы миномет наводчигы сыйфатында Бөек Ватан сугышы фронтлары буйлап сугышчан юл уза, Курск дугасындагы сугышларда, Украинаны, Румыния, Венгрия, Чехословакияне азат итүдә, Ерак Көнчыгышта япон империалистларына каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, өч тапкыр яралана, контузия ала, шәхси батырлыгы өчен Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, ике тапкыр «Батырлык өчен» медале һәм башка медальләр белән бүләкләнә. Фронтта чагында, 1944 елда, КПСС сафларына кабул ителә.
Армиядән кайткач, Ә. Кәримуллин берникадәр вакыт Саба районының Икшермә МТСында тракторчылар бригадасы учетчигы, аннан шул ук районның «Ильич истәлеге» исемендәге колхозда (Чәбия-Чүрчи авылы) хисапчы вазифаларын башкара.
1948—1953 елларда Ә. Кәримуллин — В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты студенты. Тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген уңышлы тәмамлаганнан соң, ул университетның Фәнни китапханәсендә эшләргә калдырыла һәм ун елдан артык анда башта өлкән китапханәче, соңыннан фән буенча директор урынбасары һәм сектор мөдире булып эшли.
1964 елның декабреннән бирле Ә. Кәримуллин СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында башта кече, соңыннан өлкән фәнни хезмәткәр вазифаларын башкара. Ул 1968 елда «Татарларда матбагачылык туу һәм татар филологиясе буенча яңа чыганаклар» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый, ә 1978 елда «XX гасыр башы татар китабы» дигән хезмәте нигезендә докторлык диссертациясе яклап, филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә ала.
Ә. Кәримуллинның әдәбият белеменә, лингвистикага, библиографиягә бәйле беренче мәкаләләре көндәлек матбугатта илленче еллар башыннан күренә башлый. Ул — шушы мәсьәләләргә багышланган өч йөзгә якын мәкалә, күләмле алты китап — монография һәм дистәдән артык библиографик Җыентыклар авторы. Ул, татар филологиясендә беренчеләрдән булып, татар китап белеменең принципларын билгеләп, үзенең хезмәтләрендә татар матбугаты һәм китабының унҗиденче йөздән алып бүгенге көнгә кадәр булган үсеш юлларын һәм тенденцияләрен җентекләп тикшерә, аларның халык тормышында уйнаган ролен һәм интернациональ функцияләрен, ә революциядән соң социализм өчен көрәш коралына әверелүләрен бай фактик материалга нигезләп күрсәтә. Гыйльми яктан тирән дәлилләнгән булуы өстенә, бу хезмәтләр үзләренең публицистик пафосы белән дә укучыны җәлеп итәләр.
Ә. Кәримуллин — В. И. Ленин исемендәге СССР Дәүләт китапханәсе (Мәскәү) каршындагы докторлык диссертациясе яклау буенча специальләштерелгән Совет, СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы кандидатлык диссертациясе яклау буенча специальләштерелгән Совет члены, СССР Фәннәр академиясенең Дөнья культурасы тарихы буенча Гыйльми советының китапны комплекслап өйрәнү комиссиясе члены иде. Ә. Кәримуллин — 1974 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)
|
|