поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

КӘРИМ ФАТИХ

(1909–1945)

Совет чоры татар поэзиясенең күренекле вәкиле Фатих Кәрим (Фатих Әхмәтвәли улы Кәримов) 1909 елның 9 гыйнварында Россиянең элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Бишбүләк районы) Ает авылында мулла гаиләсендә туа. Мәктәпкә кергәнче үк укырга-язарга өйрәнә, аннан авыл мәктәбенең ике сыйныфын тәмамлый. 1922 елда абыйсы Габдулла Кәримов (шагыйрь Ярлы Кәрим, 1901–1937) аны үзе белән Бәләбәй шәһәренә алып китә һәм педагогия техникумының әзерлек сыйныфына укырга урнаштыра. Монда ике ел укып, әзерлек курсын тәмамлагач (1924), шул ук абыйсы ярдәмендә Казанга килеп, бер ел яшүсмер балалар йортында тәрбияләнә. 1925–1929 елларда Казан җир төзелеше техникумында укый. Әдәби иҗат эше белән җитди шөгыльләнә башлавы да шушы студентлык елларына карый. 1926 елдан республика газеталарында яшь каләм тибрәтүченең көндәлек яшьләр тормышына багышланган мәкаләләре, фельетоннары, соңга таба балалар өчен хикәяләре һәм шигырьләре күренә башлый. 1928 елдан Казанда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») дигән махсус газета чыгарыла башлагач, унтугыз яшьлек студент-әдипне газетаның редколлегиясе составына кертәләр һәм идарәнең җаваплы секретаре итеп билгелиләр. Техникумдагы укуын дәвам иткән хәлдә, Ф.Кәрим бу газетада бер ел эшли, аннары, 1929 елда техникумны тәмамлагач, «Крәстиян гәзите» идарәсенә әдәби хезмәткәр булып күчә. 1930–1931 елларда ул «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә»), «Атака» (татар пролетар язучылары оешмасының басмасы) журналларында җаваплы секретарь хезмәтендә була. 1931 елның көзендә армиягә алынып, 1933 елның гыйнварына кадәр Идел буе хәрби округының Казанда татар телендә чыга торган «Кызылармияче» дигән газетада хәбәрче-корреспондент булып хезмәт итә.

Армия хезмәтеннән кайткач, Ф.Кәримне Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты бүлегенә җитәкче итеп билгелиләр. Монда ул 1937 елның маена кадәр эшли. Бу – Ф.Кәримнең иҗат һәм җәмәгать эшендә кайнап, әдип буларак үсү һәм формалашу еллары. 1929 елдан хәвефле 1937 елга кадәрге чагыштырмача кыска вакыт эчендә аның ун китабы басылып чыга (икесе – проза, сигезе – шигъри җыентыклар). Иҗатта туктаусыз эзләнү, уку һәм тормышны өйрәнү аңа, беренче әсәрләрендә әле нык сизелгән декларативлыктан арынып, уй-хисләрен шигырьдә торган саен үтемлерәк, табигыйрәк яңгырашта, камилрәк формада чагылдыру юнәлешендә осталыгын үстерергә юл ача. Утызынчы еллардагы күмәк хезмәт, яшьлек һәм мәхәббәт романтикасын ихлас садәлек, эмоциональ күтәренкелек белән гәүдәләндергән лирик шигырьләре, «Яшен яктысы» (1932), «Җиденче мич» (1932), «Тавышлы таң» (1933), «Илле егет» (1934), «Аучылар» (1934), «Аникин» (1936) кебек поэмалары белән ул үзен татар поэзиясенең үзенчәлекле шигъри моң-авазга ия булган талантлы бер вәкиле итеп таныта.

Иҗат дәрте белән шулай илһамланып, совет хакимияте төзегән тормыш тәртипләренә, яңа җәмгыятьнең гаделлегенә ихластан ышанган һәм үзенең шагыйрьлек талантын, бөтен иҗади көчен бөтенләе белән шул «гадел» җәмгыять хакына сарыф итәргә әзер булып яшәгән егерме тугыз яшьлек шагыйрьне 1938 елның 3 гыйнварында кинәт кулга алалар. Тентү вакытында барлык язулы дәфтәрләрен, кулъязмаларын җыеп төяп алып китәләр. Аларның күп өлеше соңыннан НКВД подвалларында юкка чыга. Әдип өстенә бернинди дәлилсез-нисез, фәкать НКВД кабинетларында махсус уйлап чыгарылган «фактлар» нигезендә «милләтче», «пантөрекче», «буржуазия ялчысы», «советка каршы коткы таратучы», әдәби әсәрләрендә «кулаклар идеологиясен үткәрүче халык дошманы» шикелле коточкыч нахак гаепләр ташлана. Шул «гаепләре» өчен тоталитар режимның урындагы мәхкәмәсе 1939 елның 14 мартындагы ябык утырышында Ф.Кәримне ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм, шуңа өстәп, тагын биш елга гражданлык хокукларыннан чикләргә дигән хөкем карарын игълан итә. Бу карар белән килешмичә, әдип, берничә тапкыр кассацион гаризалар язып, үзенең гаепсез икәнлеген исбатлап карый, ләкин аның гаризаларына игътибар итүче булмый. Нәтиҗәдә шагыйрьне озак та үтми этап белән төньякка – сәяси тоткыннар лагерена (совет концлагерена) озаталар. Бары тик шундый ук «гаепләр» белән төрмәләрдә утырып, соңыннан акланып чыккан язучы Кави Нәҗми һәм генерал Якуб Чанышевларның Ф.Кәримне гаепсез итеп күрсәткән гаризалары бер-бер артлы барып ирешкәч кенә, СССР Югары мәхкәмәсе Ф.Кәримнең «җинаять эше»н яңадан тикшерүгә куярга мәҗбүр була. Бу тикшерү барышында шагыйрьне төньяктагы ерак лагерьдан Казан төрмәсенә кире кайтаралар. Ниһаять, 1941 елның 1 декабрендә, инде Алмания белән канлы сугышлар барган көннәрдә, Ф.Кәримне иреккә чыгаралар. Ләкин бер шарт белән: ул «үз теләге белән» фронтка китәргә тиеш була. Чыннан да, бер үк вакытта сәер дә, кешелексез дә булган бу шартны үтәп, шул ук декабрь аеның 30 ында Ф.Кәрим фронтка чыгып китә.

1942 елның февраленнән 1945 елның февраленә кадәр, ягъни өч ел буена, Фатих Кәрим фронтның алгы сызыгында була, солдат һәм кече офицер, взвод командиры сыйфатында Мәскәү яныннан алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сугышчан юл уза, Украинаны, Белоруссияне, Карпат илләрен азат итүдә катнаша, ике тапкыр яралана, шәхси батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. Ә сугыш бетәргә санаулы көннәр калганда, 1945 елның 19 февралендә, Көнчыгыш Пруссиядәге соңгы сугышларның берсендә утыз алты яшьлек шагыйрь дошман пулясыннан һәлак була. Күмелгән урыны шундагы Туганнар каберлегендә.

1941–1945 еллар арасында ул тугыз поэма, ике повесть, бер драма әсәре һәм йөздән артык исемдә шигырь иҗат итә. Сан ягыннан гына түгел, сыйфат һәм идея-эчтәлек ягыннан да шагыйрьнең бу чор әсәрләре иҗатта яңа биеклеккә күтәрелү, камиллеккә ирешү мисалы булып торалар. Аның поэзиясендә сугыш чынбарлыгының катлаулы фәлсәфәсе, фашизмга каршы җанын кызганмый көрәшкә күтәрелгән гади солдатның сугыш кырындагы батырлыгы, эчке кичерешләре, ватандарлык хисләре, сөйгәненә, гаиләсенә, апа-сеңелләренә, абый-энеләренә, әти-әнисенә, туган җиренә, туган халкына булган олы мәхәббәте, тыныч тормышка сусау-җирсү сагышлары гаҗәеп тәэсирле, эмоциональ тирәнлек белән сурәтләнәләр. Ф.Кәримнең төрмә камераларында күңел дәфтәренә теркәп саклап калдырган, сугыш тынган араларда солдат землянкалары, окоп ышыкларында иҗат иткән лирик шигырьләре, «Гөлсем» (1942), «Идел егете» (1942), «Кыңгыраулы яшел гармун» (1942), «Үлем уены» (1942), «Партизан хатыны» (1943), «Өмет йолдызы» (1944) поэмалары, «Тимер һәм тимерче» кебек балладалары (1942), Муса Җәлилнең Моабит циклы шигырьләре белән бергә сугыш чоры татар поэзиясенең иң югары ноктасын тәшкил итәләр.

Фронтта Ф.Кәрим үзенең әдәби мирасын чәчмә әсәрләр белән дә баета: «Шакир Шигаев» исемле драма (1943), «Разведчик язмалары» (1942) һәм «Язгы төндә» (1943) исемле ике повестен иҗат итә. Бу әсәрләр дә, поэзиясе кебек үк, сугыш афәтенә, фашизмга, тираниягә каршы юнәлтелгән нәфрәт хисләре белән сугарылган.

Ф.Кәрим – 1934 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Яшен яктысы: шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татгосиздат, 1934. – 168 б. – 3000 д.
Таныш бу күзләр: шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татгосиздат, 1936. – 163 б. – 6115 д.
Разведчик язмалары: повесть. – Казан: Татгосиздат, 1943. – 71 б. – 5000 д.
Мәхәббәт һәм нәфрәт: шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татгосиздат, 1943. – 160 б. – 3070 д.
Моң һәм көч: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1944. – 72 б. – 5116 д.
Сайланма әсәрләр / кереш сүз авт. М.Әмир. – Казан: Татгосиздат, 1947. – 268 б. – 10165 д.
Разведчик язмалары: повесть. – 3 басма. – Казан: Татгосиздат, 1951. – 80 б. – 15000 д.
Язгы төндә: повесть. – 2 басма. – Казан: Татгосиздат, 1951. – 80 б. – 5000 д.
Әсәрләр: 3 томда. – Казан: Таткнигоиздат, 1954. – 10000 д.
1 т.: шигырьләр, балладалар, җырлар / кереш сүз авт. З.Мәҗитов. – 291 б.
2 т.: поэмалар. – 167 б.
3 т.: хикәяләр, повестьлар, мәкаләләр, очерклар, драма. – 258 б.
Сайланма әсәрләр: поэмалар, шигырьләр, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 311 б. – 7000 д.
Әсәрләр: 3 томда / төз. З.Мәҗитов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979–1981. – 10000 д.
1 т.: шигырьләр (1927–1945) / кереш сүз авт. З.Мәҗитов. – 1979. – 220 б.
2 т.: поэмалар, балладалар һәм драма (1929–1945). – 1980. – 328 б.
3 т.: повестьлар, хикәяләр, мәкаләләр, очерклар, хатлар. – 1981. – 328 б.
Ант: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 127 б. – 10000 д. (Сувенир басма.)
Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл: әкият. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 16 б. – 100000 д.
Илең турында уйла: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 31 б. – 14000 д.
Идел егете: хикәя һәм поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 47 б. – 3149 д.
Кыр казы: шигырьләр, поэмалар / кереш сүз авт. З.Мәҗитов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 143 б. – 2000 д.
Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл: әкият. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 16 б. – 5000 д.

* * *
Окопная песнь: стихи / пер. с татар. – М.: Сов. писатель, 1947. – 103 с. – 5000 экз.
Стихи / пер. с татар. – Казань: Татгосиздат, 1947. – 48 с. – 10000 экз.
Избранные стихи и поэмы / пер. с татар. – Казань: Таткнигоиздат, 1957. – 220 с. – 5000 экз.
Письмо пионерке Гульчечек: стихи / пер. с татар. – Казань: Таткнигоиздат, 1957. – 24 с. – 20000 экз.
Медведь-гармонист и Обезьяна-певунья: сказка / пер. с татар. С.Малышева. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1988. – 15 с. – 50000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Мәҗитов З. Фатих Кәрим: тормыш һәм иҗат юлы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 172 б.
Хәким С. Үлем турында уйлама // С.Хәким. Үз тавышың белән. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 158–166 б.
Юзеев И. Озын гомерле шагыйрь // Казан утлары. – 1979. – № 1. – 170–172 б.
Минский Г. Шагыйрьнең яшьлеге // Казан утлары. – 1979. – № 1. – 172–176 б.
Еники Ә. Очрашу һәм аерылышу // Казан утлары. – 1982. – № 1. – 159–165 б.
Төрмәдә язылган шигырьләр // Казан утлары. – 1989. – № 1. – 134–140 б.
Зәйдуллин Р. Йөрәк каны белән // Татарстан яшьләре. – 1989. – 7 гыйнв.
Лерон Л. Тәвәккәл рух // Татарстан яшьләре. – 1989. – 7 гыйнв.
Мәҗитов З. Үлемсезлек // Соц. Татарстан. – 1989. – 11 гыйнв.
Зарипов Х. Сугыштан хатлар // Шәһри Казан. – 1995. – 24 февр.
Шәрифуллина Э. Ясмин гөле // Ватаным Татарстан. – 1996. – 17 май.
Шигаева К. Күршеләр, дуслар идек // Ватаным Татарстан. – 1997. – 25 июль.
Кәримова Л. Мәңгелек сагыш // Шәһри Казан. – 1998. – 1 май.
Мостафин Р. Сабыйлар күз яше кебек вөҗданым таза... // Шәһри Казан. – 1998. – 17 апр.
Кадрия Ишукова көндәлегеннән // Сөембикә. – 1999. – № 3. – 14–17 б.
Мостафин Р. «Өзелергә җитеп сыкрый күңел...» // Казан утлары. – 1999. – № 3. – 172–180 б.
Акмал Н. Ул һаман да үзе кебек япь-яшь // Мәдәни җомга. – 2000. – 5 май.
Кәримова Л. Әткәм урамында каштан шаулый // Мәдәни җомга. – 2000. – 7 июль.
Сәфәров Р. Фатих Кәрим фатихасы белән... // Мәдәни җомга. – 2001. – 19 окт.

* * *
Харис Р. Его сердце бьется по сей день // Веч. Казань. – 1979. – 9 янв.
Кафиятуллин А. Мой фронтовой брат Фатых Карим... // Респ. Татарстан. – 1999. – 1 мая.
Ахунова Н. «За славную Отчизну павший воин» // Татар. края. – 2000. – № 3 (янв.).
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»