поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

КӘРАМИ РӘФКАТЬ

Язучы Рәфкать Кәрами (Рәфкать Кәраметдин улы Кәрамиев) 1942 елның 18 февралендә Татарстанның Сарман районы Рангазар авылында крәстиян гаиләсендә туа. Авылда җидееллык мәктәпне, 1959 елда Алабуга мәдәният-агарту техникумын тәмамлагач, берникадәр вакыт район Мәдәният йортында баянчы, аннан Түбән Әхмәт авылында клуб мөдире булып эшли.

Әлмәт яклары Рәфкатьне үзенә тартып китерә. Ул производствода, Чупай таш карьерында әүвәл рәссам-бизәүче, гади эшче, электрик һәм машинист ярдәмчесе булып эшли, аннары «Әлмәтбурнефть» трестының 1 нче энергохуҗалыгы конторасында (КЭХ-1) хезмәтен дәвам иттерә. Шул эшеннән армия сафларына алынып, өч ел Хәрби диңгез флотының яр буе гаскәрләрендә хезмәт итә.

1964–1977 елларда Р.Кәрами Казанда «Оргсинтез» заводын коруда катнаша, анда әүвәл электрик булып эшли, соңыннан «Казанхимстрой» трестының 5 нче төзү идарәсендә профком председателе була. 1970 елда ул, төп хезмәтеннән аерылмыйча укып, Казан дәүләт университетының тарих бүлеген тәмамлый.

Шушы елларда республика көндәлек матбугатында Р.Кәраминең эшче яшьләр тормышына бәйле очерклары, публицистик язмалары, соңга таба хикәяләре күренә башлый. 1967 елда ул үзенең «Дүрт кешелек каюта» исемле беренче повестен яза. Яшь язучының беренче әдәби әсәрләрен укучылар да, әдәби тәнкыйть тә яратып кабул итә. Үзен генә кайгыртып, дөнья малы артыннан куучыларны тәнкыйть объекты итеп алган «Кичке уйлар» (1968), шул заман гаскәри кешесенең уңай образын гәүдәләндерүне максат итеп куйган «Капитан Хәкимов» (1972) повестьлары да язучының иҗади үсеш юлындагы бер уңышы итеп бәяләнә.

1977–1979 елларда Рәфкать Кәрами Мәскәүдә элеккеге СССР Язучылар союзы каршындагы икееллык Югары әдәби курсларда укып кайта. Мәскәүдә уку, әдәби хәрәкәткә якыннан катнашу, каләмдәшләре белән даими аралашу аның иҗат офыкларын киңәйтеп җибәрә. 1978 елда ул «Очар кошлар белән янәшә» исемле күләмле әсәрен матбугатта бастыра («Казан утлары», № 9, 10). Төзүчеләр турындагы бу әсәр автор язарга уйлаган трилогиянең беренче кисәге була. Анда тормыш юлына әле генә аяк баскан яшьләрнең хезмәт эчендә, тәҗрибәле эшче-ветераннар кул астында чыныга, мөстәкыйль шәхес булып формалаша барулары тасвирлана. Трилогиянең икенче кисәге – «Ашкыну» – 1982 елда, өченче китабы – «Чыныгу» – 1985 елда, ә трилогия булып 1999 елда «Очар кошлар белән янәшә» исеме астында басылып чыга.

Р.Кәраминең прозасында кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, рухи һәм әхлакый каршылыкларны, яшәүнең мәгънәсе, матди байлык, мәхәббәт, гаилә, бәхет кебек фәлсәфи категорияләр яктылыгында тасвирлаган әсәрләр дә байтак. «Сагышлы кояш» (1983), «Ындыр тулы кибән» (1983), «Мәхәббәт бураннары» (1985), «Йөрәгемне ут алган» (1987) повестьлары шундыйлардан. 1992 елда язучының «Ындыр тулы кибән» дигән зур җыентыгы басылып чыга. Татарстан Республикасының Милли китапханәсе уздыра торган «Ел китабы» конкурсында бу җыентык III дәрәҗә диплом белән бүләкләнә.

Р.Кәрами хикәяләр авторы буларак та укучыларга яхшы таныш. Аның үз заманы кешеләренең күңел талпынышларын тасвирлаган дистәләрчә кече күләмле, җыйнак лирик хикәяләре һәм юмор-сатира әсәрләре бар. Арада балаларга атап язган хикәяләр дә байтак. Хикәяләренең байтагы аның «Өзелгән чәчәк» исемле җыентыгында (2002) урын ала. Аерым хикәяләре рус, әзәрбайҗан, кыргыз, хакас, казакъ, мари, мордва, чуаш һәм башка телләргә дә тәрҗемә ителә.

1982 елда Минзәлә татар дәүләт драма театры Р.Кәраминең «Яратуың чынмы?» исемле драмасын сәхнәгә куя.

1989 елда Р.Кәрами, репрессия елларында хаксызга рәнҗетелгән якташлары истәлегенә багышлап, «Каргышлы этаплар» исемле романын язып төгәлли. Әсәр әүвәл «Казан утлары» журналында (1993), аннары аерым китап булып 1995 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыга. 1998 елда роман буенча Татарстан радиосында радиопостановка эшләнә һәм кат-кат тапшырыла. «Каргышлы этаплар» романы өчен ул 1999 елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге бүләгенә лаек була.

1979–1993 елларда Р.Кәрами Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант булып тора, аннары озак еллар Матур әдәбиятны пропагандалау бюросына җитәкчелек итә, ә 1994–2002 елларда Татар интеллектуаль милек агентлыгының (ТАИС) директоры булып эшли. Татарстан язучылары корылтайларында ул берничә мәртәбә (1989, 1994, 1999, 2002) Берлек идарәсенә әгъза итеп сайлана, 1987–1989 елларда Казан шәһәренең Бауман район советы депутаты булып тора.

Аңа 1989 елда – Татарстанның, 2005 елда «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән исемнәр бирелә.

Р.Кәрами – 1972 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Дүрт кешелек каюта: повесть һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 98 б. – 14000 д.
Кичке уйлар: повесть һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 127 б. – 5000 д.
Капитан Хәкимов: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 141 б. – 12000 д.
Очар кошлар белән янәшә: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 152 б. – 13000 д.
Ашкыну: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 184 б. – 10000 д.
Сагышлы кояш: повесть һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 128 б. – 13000 д.
Чыныгу чоры: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 160 б. – 8500 д.
Йөрәгемне ут алган: повесть һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 272 б. – 11000 д.
Ындыр тулы кибән: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 400 б. – 7000 д.
Каргышлы этаплар: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 264 б. – 6000 д.
Очар кошлар белән янәшә: роман-трилогия. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 376 б. – 3000 д.
Өзелгән чәчәк: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 223 б. – 3000 д.
Олы юл да сикәлтәле: роман. – 1 кисәк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 366 б. – 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Әпсәләмов Г. Өстәлемдә ике китап // Татарстан яшьләре. – 1975. – 5 май.
Илялова И . Яратуың чын булгач // Соц. Татарстан. – 1982. – 26 дек.
Галимуллин Ф. Өч китапта бер язмыш // Татарстан яшьләре. – 1985. – 12 сент.
Камалов Б. Биеклек // Казан утлары. – 1986. – № 1. – 178–180 б.
Вәлиев Г. Һәр чагыштыру да урынлымы? // Казан утлары. – 1991. – № 6. – 186–188 б.
Галимуллин Ф. Яшьтәшләр // Шәһри Казан. – 1992. – 14 февр.
Гәрәева С. Каргышлы язмышлар кабатланмасын // Мәдәни җомга. – 1995. – 5 апр.
Сверигин Р. Мотаһирның каргышлы язмышы // Ватаным Татарстан. – 1996. – 9 авг.
Вәли М. Каргышлы еллар // Казан утлары. – 1996. – № 8. – 168–174 б.
Нурмөхәммәтов Т. Кәрами дәресләре // Шәһри Казан. – 1999. – 6 авг.
Вәли-Барҗылы М. Чынлык көче // Казан утлары. – 2002. – № 2. – 136–139 б.
Гадел Ә. Язучы – кеше булып калуы белән бөек // Татарстан хәбәрләре. – 2002. – 13–19 март.
Әшрәфҗанов Х. Чәчәкләр өзелмәсен, чәчәкләр сулмасын // Мәдәни җомга. – 2005. – 11 февр.
Вәли-Барҗылы М. Чын хикәяләр // Казан утлары. – 2005. – № 6. – 168–172 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»