поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

КОЖЕВНИКОВА-БАУБЕКОВА РОЗА

(1950–2007)

Роза Хәби кызы Кожевникова (Баубекова) 1950 елның 19 декабрендә Әстерхан өлкәсенең Красноярск районы Дельта станциясендә эшче гаиләсендә туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, комсомол путевкасы белән Түбән Кама шәһәре төзелешенә килә һәм ташчы булып эшли. 1969–1971 елларда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укый, 1972–1977 елларда Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институтының тәрҗемәчеләр бүлегендә белем ала.

Казанга кайткач, «Комсомолец Татарии», «Прогресс» (РТИ заводы), «Рабочая честь» («Татшвейбыт» берләшмәсе) газеталары, 1983–1988 елларда Казан телевидение студиясенең әдәби-драматик редакцияләрендә эшли. Р.Кожевникова 1988 елда Мәскәүдә Үзәк телевидениедә (Останкино) квалификация күтәрү курсларын тәмамлый һәм 1989 елда яңа оештырылган «Идель» әдәби-нәфис журналына бүлек редакторы булып урнаша. 1991 елдан ул әлеге журналның баш редактор урынбасары (рус телендә чыгучы вариантны җитәкли). Бу хезмәтен ул 2007 елга кадәр башкара.

Р.Кожевникова беренче шигырьләрен мәктәптә укыганда яза башлый. Аның беренче шигыре 1968 елда Әстерхан шәһәрендә нәшер ителүче «Комсомолец Каспия» газетасында дөнья күрә. Соңрак шигъри әсәрләре «Комсомолец Татарии», «Советская Татария», «Вечерняя Казань» газеталарында, «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә»), «Казан утлары» һәм башка журналларда басыла, республика радио-телевидениесеннән дә еш яңгырый.

1985 елда Татарстан китап нәшриятында «Меж светом и тьмой» дигән шигырьләр һәм тәрҗемәләр китабы басыла.

Р.Кожевникова – Татарстанда әйдәп баручы тәрҗемәчеләрнең берсе. Ул Х.Туфан, С.Хәким, И.Юзеев, Р.Харис, М.Галиев, И.Иксанова һ.б. бик күпләрнең әсәрләрен һәм татар халык әкиятләрен, бәетләр, җырлар, пьесалар тәрҗемә итә. Т.Миңнуллинның «Авыл эте Акбай», Р.Корбанның «Бардым күлгә, салдым кармак» пьесалары аның тәрҗемәсендә Яр Чаллы һәм Әстерхан курчак театры сәхнәләрендә куела.

1995 елда Р.Кожевникова Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек була.

2003 елда «Меж светом и тьмой» шигырьләр китабы өчен «Соңгы елларның әһәмиятле әсәрләре» номинациясендә М.Горький исемендәге әдәби премия белән бүләкләнә.

Ул 2007 елда Казанда вафат була.

Р.Кожевникова – 1984 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Гроздь рябины: стихи. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1985. – 80 с. – 5000 экз.
Зимний дождик: стихи для детей. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1988. – 32 с. – 100000 экз.
Два голоса: стихи. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1990. – 128 с. – 4400 экз.
Меж светом и тьмой: стихи и переводы разных лет. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2000. – 223 с. – 2000 экз.

* * *
Миңнуллин Р., Хайрутдинова Л. Будь готов!: кантата для детей. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1984. – 40 с. – 1500 экз.
Гульчечек: сказки. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1987. – 12 с. – 400000 экз.
Сабитов Г. Лесная девушка: быль. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1993. – 31 с. – 30000 экз.
Галиев М. Виноват ли Шурале?: баллада. – Казань: Рухият, 2001. – 32 с. – 7000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гыйматдинова Н. Серле шагыйрә // Сөембикә. – 2000. – № 12. – 34–35 б.
Зәйдулла Р. Роза Кожевникова 50 яшь // Казан утлары. – 2000. – № 12. – 172 б.
Акмал Н. «Син сынама, вакыт...» // Мәдәни җомга. – 2000. – 22 дек.
Сирматов И. Шигърият // Ватаным Татарстан. – 2003. – 19 дек.

* * *
Балашов Ю. Ежевичные шипы // Казань. – 2000. – № 11. – С. 79–81.
Гиматдинова Н. Таинственная поэтесса // Идель. – 2000. – № 12. – С. 35–36.
Маврина И. «Фиолетовый цвет пессимизма» // Звезда Поволжья. – 2000. – 21 дек.
Бикбаева А. Поздравляем! // Мир бизнеса. – 2001. – № 1.
Ахунова Н. «Какое сумасбродство – жечь сердца...» // Татар. края. – 2001. – Янв.
Михеева Н. Глазами сына // Казанские ведомости. – 2001. – 26 янв.
Малышев С. Три жизни Розы Кожевниковой // Татарстан. – 2002. – № 3. – С. 156–158.
Маврина И. Роза меж светом и тьмой // Казанские ведомости. – 2003. – 25 апр.
Черняева Е. Нежность на вулкане // Звезда Поволжья. – 2003. – 26 июня.
Фаизов Ф. Тайны карагашской княжны // Татар. края. – 2003. – № 51.
Мустафин Р. Женское сердце поэзии // Татарстан. – 2004. – № 3. – С. 102–109.
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»