поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

КОРМАШИ ӘХМӘТ

(Якынча 1855—1883)

Укучылар арасьшда киң таралып, фольклор әсәрләренә әйләнә язган «Кыйссаи Бүз егет», «Кыйссаи Таһир илә Зөһрә» дастаннарының авторы Әхмәт Уразаев-Кормаши (Әхмәт Мөхәммәтзариф улы Уразаев) биографиясе турындагы материаллар әдәбиятыбыз тарихында сакланып калмаган диярлек. Булганнары беренчел чыганакларга нигезләнмәгән. Аерым кешеләрнең хәбәрләренә таянып язылган Г. Рәхим мәкаләсенә караганда, Әхмәт Уразаевның бабасы Мөхәммәтсадыйк Минзәлә кантоны (хәзер Актаныш районы) Иске Кормаш авылында мулла булган. Аның улы (шагыйрьнең әтисе) Мөхәммәтзариф, Бохарада укып кайтышлый, хәзерге Курган өлкәсе Звериноголовск шәһәрендә мулла булып кала.

«Кыйссаи Бүз егет»нең цензурага җибәрелгән кулъязмасы тышына «Әхмәт шәкерт» дип язылган. Китап азагында әсәр 1874 елның 25 апрелендә акка күчерелеп бетерелгәне күрсәтелә. Бу әсәрне язганда авторга 18—20 яшьләр булган дип уйларга нигез бар. Әхмәт Уразаевның туган елы якынча 1855 елга туры килә.

Ә. Кормаши башлангыч белемне Звериноголовск шәһәрендә ала. Соңрак әтисе аны Кызылъяр (Петропавел) шәһәренә Габделбарый ахун мәдрәсәсенә урнаштыра. Габделбарый ахун Яушев Арча районы Күшәр авылында Габбас хәзрәт гаиләсендә туган. Ул да, Бохарада укуын тәмамлап кайтышлый, Казагстанның Кызылъяр (Петропавел) шәһәрендә мулла булып калган. «Кыйссаи Бүз егет»не Әхмәт Уразаев шул Габделбарый ахун мәдрәсәсендә укыганда язган.

Кызылъяр шәһәрендә Габделбарый ахунны канәгатьләндерерлек зур мәдрәсә булмаганлыктан, ул улы Габделваһабны Казан ягына, мәшһүр Кышкар мәдрәсәсенә укырга илтергә уйлый. Улына иптәш итеп (егетләрнең яшь булуына тагын бер дәлил), аның сабакташы Әхмәт Уразаевны да Кышкар мәдрәсәсенә урнаштыра. Әхмәт һәм Габделваһаб Кышкарда алты-җиде ел чамасы укыганнар. Җәй көннәрен Күшәр авылында Габдел-ваһабның кардәше Галибшаһ хәзрәт ! өендә генә үткәрә торган булганнар. Ә. Кормаши үзе язганча, «Кыйссаи Таһир илә Зөһрә» дә 1879 елда шунда яшәгәндә иҗат ителгән.

1880 еллар тирәсендә Әхмәт Уразаев укуын тәмамлап, Кышкардан Кызылъярга кайтып китә. Анда берничә ел укыта да, 1883 елда бик яшьли вафат була.

Г. Сәгъди Кормашиның тагын ниндидер әсәрләре бар дип әйткән булса да, әлегә аларның табылганы юк.

Ә. Уразаевның беренче әсәре — «Кыйссаи Бүз егет». Китапның беренче басмасына цензура рөхсәте 1874 елның 5 декабрендә, ягъни яшь авторның Кышкарга укырга килгән елында алынган. Цензурага җибәрелгән кулъязманың азагында «Кятиб һазә әл-китаб— талибелгыйлем, исмаэ мелла Әхмәт бине мелла Мөхәммәтзариф әл-Минзәләви... фи сәнә 1874, 25 апрель вә фи кальгаи Петрпавел», дип язылган. («Бу китапны язучы — шәкерт, исеме Әхмәт, Мөхәммәтзариф мулла улы, Минзәләле, 1874 елның 25 апрелендә, Петропавел каласында».) Шунда ук әсәрнең Мөхәммәдрәхим суфи өчен язылганлыгы да күрсәтелә. Бу язу әсәрнең бер басмасына да кертелмәгән. Әсәрнең авторы шул цензура нөсхәсе һәм «Кыйссаи Таһир илә Зөһрә» азагындагы авторлык язмасы буенча гына билгеләнә.

Ә. Уразаев бу әсәрне язганда Баһавиның «Бүз егет»ен файдалана. Аңа ул әсәрне Мөхәммәдрәхим суфи биргән булуы ихтимал. Автор шул әсәрнең проза аралаш дастан вариантын яза. Бу фикерне «Кыйссаи Таһир илә Зөһрә» азагында язылган сүзләр дә раслый: «Җиңелрәк телемез — нугай вә казакъ лөгатенчә чыгарып, «Бүз егет» нам нөсхәмез кеби, мин әүвәлиһи ила ахириһи, тасхих вә мокабәлә кыйлып, иҗаз тарикынча, бу ике телгә тасниф кылдым». («Җиңелрәк телебез — нугай һәм казакъ телендә иҗат итеп, «Бүз егет» исемле әсәребез кебек, баштан ахырынача төзәтеп һәм чагыштырып, кыскартып, бу ике телдә яздым».) «Бүз егет»тә дә төзәтү, чагыштыру һәм кыскарту булганын, моңарчы билгеле сюжетны иҗади файдаланганын, әсәр ике халыкка адреслануын автор үзе шулай искәртеп уза.

Татар әдәбиятындагы бу ике «Бүз егет» арасында дөрестән дә зур охшашлыклар, төрле тәрҗемәдә очрау ихтималы шикле булган сүзгә-сүз диярлек туры килгән урыннар бар. Мәсәлән, дусты Кәмәннең Бүз егеткә җавабы:

Баһави «Бүз егет»ендә:

Мәгъкуль сүздер, барырмыз,
Хак язганын күрермез.
Без — юлыңда корбанлык,
Хезмәт итеп барырмын.
Тәкъдир итсә Aлласы,
Чарасы юк бәндәсе.
Дуска бер эш киз килсә,
Корбанлыгы — юлдашы.
...
Дусым, сездән калмасмын,
Ярны эзләп бармасмын,
Мин юлыңда — корбанлык —
Ялганчы дус булмасмын.
Ә. Кормаши «Кыйссаи Бүз егет»емдә:

Мәгъкуль сүздер, баргаймыз,
Хак язганын күргәймез.
Без — юлыңда корбанлык,
Хезмәт итеп йөргәймез.
Тәкъдир язса Aллаһмыз,
Чарасы юк бәндәсе,
Дуска кайгы киз булса,
Үлсә кирәк җан дусты,
Тәкъдир булса — үлгәймез,
Хак язганын күргәймез.
Бүленеп сездән калмасмын,
Башкага бар дип әйтмәсмен,
Мин юлыңда — корбанлык —
Ялганчы дус булмасмын.

Мондый тәңгәл диярлек өзекләр байтак. Димәк, Ә. Кормаиш 1842 елгы вариантны бераз үзгәртеп, «Бүз егет»нең яңа редакциясен барлыкка китергән. Җ. Вәлиди дә бу әсәрләр арасындагы уртаклыкларга, охшашлыкларга игътибар иткән.

«Бүз егет» кыйссасының бу ике варианты арасындагы аерымлыклар, беренче чиратта, проза белән шигъри сөйләм үзенчәлекләренә кайтып кала. Нәкъ төрки фольклор дастаннарын-дагыдай, киеренке хис-кичерешләрне сурәтләү моментларында хикәяләү шигъри сөйләмгә әйләнеп китә.

«Кыйссаи Бүз егет» — олы мәхәббәт, турылыклы дуслык дастаны. Әсәр эзлекле рәвештә фольклор поэтикасы нигезенә корылган. Хәйләсез, беркатлы фантастика (төштә танышу, башны гадәти кылыч кисмәү һ, б.), гиперболалаштырып сурәтләүләр (128, 280, 300 дошманны бер батыр кырып салу, үзе исән калу), бер дәрт белән яшәп, шул дәрт белән үлүләр — болар һәммәсе халык иҗаты поэтикасыннан килә торган мотивлар, детальләр, алымнар. Алар әсәрне гади укучыга якынайталар, аны халыкның үз идеалы, үз дәртләре итеп таныталар. Кыйсса, халык иҗатына гына түгел, язма әдәбиятның да бай традицияләренә таянып иҗат ителгән. Аңарда язма әдәбият әсәрләре «тыгызлыгы», төгәллеге, публицистик кайнарлыгы бар. Ул иң гомуми идеалларны — гаделлек, гуманизм, тапкырлык, батырлык, вәгъдәгә турылыклылык идеяләрен укучыга язма әдәбиятча җиткерә. Менә шул гомумилек аны ике кардәш халыкның, уртак классик әсәре булу югарылыгына күтәрә. Казакъ укучылары да аны үз итә. Димәк, казакъларның язма әдәбиятка күчү процессында Ә. Кормашиның да өлеше бар. Моны «Кыйссаи Бүз егет», «Кыйссаи Таһир илә Зөһрә» ләргә ияреп иҗат иткән Иосыфбик Шәйхелислам улы кебек казакъ дастанчы» шагыйрьләренең мәйданга чыгуы исбатлап тора.

«Кыйссаи Бүз егет» әсәренең татар әдәбиятына керткән өлеше зур. Аның идеясе һәм поэтик үзенчәлекләре татар тормышы, татар әдәбияты белән тыгыз бәйләнештә. Уяну чоры әдәбиятның кеше хис-кичерешләренә якын торган мотивларны җырлавын сорый. 1842 елгы «Бүз егет» китабы белән көчәеп киткән бу яңару дәвамлы процесс булды. Ә. Кормаши әсәрләре шул процесс җимешләре иде. Бу әдип тә кеше хис-кичерешләрен кузгатырга омтылды. Олы мәхәббәтне сюжет нигезенә алу үзе үк шул тенденцияне сиздерә. Язучы гуманистик идеяләрне чорга аваздаш җәфада интегүче герой образы аша куәтли. Аның гаебен гафу итү, җәзаламау (кыз — Бүз егетне дошманнарга тотып биргән карчыкның, ә егетнең әти-әнисе улларын үтерткән патшаның гаебен кичерәләр, гафу итәләр) кебек мотивлар белән язучы гади кеше кичерешләренә тагын да якын килә. Тел, сөйләм дә укучы күңеленә көчле тәэсир итәрлек. Ялгызлык, ата-анадан аерылу зары, сөйгән ярны юксыну, «моңлы башым» кебек кичерешләр әсәрнең лейтмотивы булып яңгырый:

Кайгы баскан күңелемне, ачылыр көн булырмы?..
Сәхибҗамал гашыйкым, кушылыр көн булырмы?..
Бу хәсрәтле көннәрем онытылыр көн булырмы?..

Шундый үзенчәлекләре белән «Кыйссаи Бүз егет» халыкньш иң сөеп укыган әсәрләреннән берсе булып кала, революциягә кадәр егерме тапкыр басыла.

Баһавиның кулъязма «Бүз егет»ен «онытып», Ә. Корманш вариантын укуның сәбәбе, өлешчә, әдәбияттагы әлеге яңару үзенчәлекләренә кайтып кала. Бу чорда шигырь белән языл ган әсәргә, үткән әдәбият традицияләре нигезендә, күбрәк иң мөһим мәсьәләләрне кинаяле символик гәүдәләндерү дип карау яши. Укучы әдәбиятның яңа поэтик функциясен үзләштерсен өчен, әсәрне гадәти әкият, дастан элементлары белән баетырга кирәк була. Язма әдәбиятның, шигырь белән язылган әсәрләр. нең дә, әкият кебек/күңелне дәртләндерү өчен яши алуын халыкка җиткерү зарурлыгы туа. Үз чоры өчен мөһим булган бу бурычны үтәүгә дә Ә. Кормаши әсәрләре зур өлеш кертәләр: аларда шигырь һәм проза, әкият һәм хикәя арасындагы чикләр юкка чыгарыла.

Ә. Кормашиның икенче әсәре — «Кыйссаи Таһир илә Зөһрә» дә шул ук дастан стилендә шигырь аралаш проза белән языла. Автор аны 1879 елда Күшәр авылында госманлы теленнән татар һәм казакъ теленә күчерү рәвешендә яза, ирекле тәрҗемә итә. Әсәр беренче мәртәбә 1882 елда басылып чыга. Халык иҗатына якынрак торган бу кыйсса да гаять популяр була, тагын да күп мәртәбә басыла.

«Таһир илә Зөһрә» сюжеты татар халкына элек-электән билгеле. Бу дастанда Бабахан илен һәрвакыт «татар йорты» дип атау әсәрнең сюжеты, Алтын Урдага протест рәвешендә, башта Болгар җирендә туган булу ихтималын искәртә. Башка романтик мәхәббәт кыйссаларына караганда, татар халкы арасында бу дастанның, «Кыйссаи Йосыф» кебек үк, аеруча үз ителүе дә бу фикерне куәтли. Сәйядинең «Дастаны Бабахан»ында әсәрне татар җирлеге белән бәйли торган байтак мотивлар табып була. «Таһир илә Зөһрә» бик тиз арада, башка төрки халыклар арасында иң популяр дастан сюжетына әйләнеп китә.

Ә. Кормаши әсәрендә, халык иҗатындагы кебек, традицион романтик мәхәббәт сюжетының иң гомуми схемасын күрәбез... Патша белән вәзирнең балалары юк. Серле дәрвиш аларга бер алманы бүлеп бирә, балалары буласын, үскәч, аларны бер-бер-сенә өйләндерү тиешлеген әйтә. Вәзирнең — ир баласы, патшаның кызы туа. Балалар яшьтән үк бер-берсен яраталар. Вәзир үлеп китә. Кыз анасы вәзирнең улын тиң күрми. Шуннан конфликт туа. Әсәрдә сюжет сызыгын тармакландыруга, катлауландыруга, көтелмәгән төрле детальләр кертүгә киң урын бирелә; очраклы хәлләргә, хорафатларның вакыйгаларга бәйләнешенә, тәэсиренә кабат-кабат басым ясала.

Яшьләр вәгъдәләшәләр. Патшаның бер бозык колы була, Ул, яшьләрнең очрашуларын сизеп, патша хатынына хәбәр итә. Хатыны ханга ишеттерә. Патша яшьләрне өйләндерергә уйлый, ләкин хатыны, сихерче карчык ярдәмендә, аның күңелен Таһирдән биздерә. Яшьләрнең очрашуына чик куела. Зөһрә олы кәрван юлы янына гүзәл сарай салдыра да, әнисенең бертуган апасын иптәш итеп, шунда тора башлый. Апасына серен ача,. Апасы аны күзәтүчеләр саклап торуын сөйли. Бер көн Таһир шул сарай яныннан гыйшык шигырьләрен җырлап үтә, Зөһрә тәрәзәне ача. Күзәтүчеләр моны патшага хәбәр итәләр. Гаскәр җибәреп, Таһирне кулга алалар. Патша Таһирне бу шәһәрдә тотмаска, Мәрдин шәһәренә илтеп, төрмәгә ябарга боера. Төрмәдә Таһир зар елап, шигыръләр, назымнар яза. Ал арны зиндан тәрәзәсеннән тышка ташлый. Гашыйклар аларны табып, башка Җирләргә дә тараталар. Ул шигырьләр Зөһрәгә дә барып җитә.

Бу дастанда сәнгать темасына зур урын бирелә: Таһирнең берничә ай эчендә «саз вә сорнай тартмакны» өйрәнүе, Таһирнең Зөһрә белән һәм Гөл патшасының кызлары белән шигъри ярышлары, әйтешләре һ. б.

Гашыйк егет зинданда җиде ел була. Таһир алладан ярдәм ялвара. Теләге кабул булып, Хозыр, Ильяс аны азат итәләр, Таһир апасының өенә кайта. Кырык көн кичләрен Зөһрә белән очрашалар. Зөһрә ефәк аркан төшереп, Таһирне сарайга кертә. Бу хәлне кол сизә, патшага җиткерә. Патша Таһирне тотарга гаскәр җибәрә. Таһирнең янында хәнҗәре була, ул бер сәгатьтә кырык-илле сугышчыны һәлак итә. Гаскәр башлыгы моны патшага сөйли, тагын гаскәр сорый. Патша биш йөз кешелек гаскәр җибәрә... Патша бер мең кешелек гаскәр алып килә. Таһир сигез йөз кешене һәлак итә. Зөһрә падишаһка буйсынырга киңәш итә. Патша кулга төшкән егетнең башын кистермәкче була, галимнәре, вәзирләре үтенече буенча, Таһирне сандыкка салып, Шат суына агызып җибәрәләр. Шат суының түбәнге агымында Гөл падишаһы дигән бер патша бар, имеш, Зөһрә шуның кызына Таһирне коткаруны үтенеп хат яза. Кызлар егетне коткаралар һәм Зөһрәгә хат җибәрәләр. Гөл патшасының өч кызы да Таһиргә гашыйк була. Таһир бу кызлар мәхәббәтеннән качып китә, Хозыр ярдәмендә, шул мизгелдә үк Зөһрә сарае янында була. Анда Зөһрәне бер патша улына кияүгә биреп туй үткәреп яталар икән. Таһир, апасыннан карчыклар киеме алып киеп, Зөһрә сараена килә. Кыз кан-яшь түгеп утыра. Очрашалар. Мунчага барырга дип алып чыкканда, бүтән илгә качып китәргә сөйләшәләр. Таһир качарга дөяләр әзерләтә. Ләкин мунчага киткәндә, хезмәтче кол хатын-кыз киеме киенгән егетне танып кала. Моны сизгән Зөһрә егеткә ялгыз качарга киңәш бирә. Таһир риза булмый. Патша аларны урап алырга биш мең сугышчы җибәрә. Таһир кулына кылыч төшерә, бер сәгать эчендә йөз кешене җиргә сала. Патша тагын биш мең кешелек гаскәр җибәрә... Таһирнең шулай көрәшүләрен гиперболалаштырып, кабат-кабат тәфсилләү авторга, бер яктан, батырлыкны, тапкырлыкны идеал итеп күтәрү өчен, явызлыкны җәзалау өчен, икенче яктан, шул елларда киң таралган Гали, Салсал кебек традицион образларның, төрле «газый»ларның батырлыкларын искә төшереп, фольклор сюжетлы романтик әсәрнең эмоциональ көчен арттыру өчен кирәк булган. Ниһаять, Таһирне тотып, патша алдына илтәләр. Вәзирләр мондый баһадир егетне юкка әрәм итмәскә киңәш бирәләр. Таһир мәҗлестә өч шигырь әйтергә, әмма анда патша һәм Зөһрә исемен кушмаска тиеш дип шарт куела. Егет шигырь әйтә башлый. Моны Зөһрәгә сөйлиләр. Ул аның шигырьләрен ишетергә теләп тәрәзәне ача, егетнең үлеменә сәбәпче була: кызны күргән егет Зөһрә исемен җырга куша. Таһирне мәйданга алып чыгып, башын чабалар. Бу хәбәрне ишеткәч, Зөһрә акылдан яза. Табибләр аңа ярдәм итә алмый. Шул чак берәү Таһир итеннән бер-кисәк кисеп ашатканда Зөһрәнең акылы кайтачагын әйтә. Апасы моны Зөһрәгә хәбәр итә. Кыз:

И татар сез, татар сез, бер-берегезгә ук атарсыз,
Базарда ит беткәнме? Таһир итен сатарсыз, —

дип шигырь әйтә дә, Таһирне кочаклап җан бирә. Кол да Зөһрәгә гашыйк. Кызның һәлак булуын күреп, ул үзен чәнчеп үтерә. Егет белән кызны — икесен бергә, колны аларның баш очъь на күмәләр. Зөһрә кабере өстендә — ак гөл, Таһир кабере өстендә — кызыл гөл, кол гарәп кабере өстендә кара тигәнәк үсеп чыга: «һәркайчан ул ике нәфис гөлләр бер-берсенә кавышма» теләсәләр, кара тигәнәк араларына төшеп, кавыштырмас икән...»

«Кыйссаи Таһир илә Зөһрә» дастанында ике тенденция гармониясе яши. Бер яктан, фольклор белән әдәбиятны якынайтып, бу әсәр татар әдәбиятын яңа югарылыкка күтәрә. «Кыйссаи Бүз егет» сюжеты аскетизм, үзенчәлекле пассивлык рухы тәэсирендә дини-мистик әдәбиятны хәтерләткән булса, «Кыйссаи Таһир илә Зөһрә» фольклор әсәренең (халык дастанының) әдәбиятка керешүе булып тора. Фольклор аша халыкның үз эстетик зәвегы, поэтик фикерләү үзенчәлекләре әдәбиятка килеп керә. Сюжетны детальләштерүдә халык көнкүрешендәге хәлләр, предметлар, хорафатлар урын ала. Шул рәвешчә, фольклор романтизмы аша, фольклорның гомуми схемасы чикләреннән чыкмаган хәлдә, әдәбият халыкның үз тормышын реалистик» сурәтләүгә әзерлек этабына килеп керә. Бу үсештә Ә. Кормапш иҗаты мөһим бер казаныш булып тора.

Фольклор традицияләренә, поэтикасына таяну яңа әдәбиятның мөмкинлеген киңәйтә — әсәрләр үз укучыларын тирән дулкынландыра торган булып чыга. Матур әдәбият синкретик халәттән арыну чорында бу әсәрләр заманның рухи-эстетик таләбенә җавап бирә алганнар.

Икенче яктан, автор халык иҗаты гомумиләштерүеннән әдәби гомумиләштерүгә таба борылырга омтыла. Бүз егет һәм гүзәл һәфүзә образлары фольклорга хас гомуми планда бирелә. «Әмма әрнүче, моңланучы, эзләнүче Таһир һәм Зөһрә образларында ул схематик сызыктан котылырга омтылу бар. Таһир .башта Зөһрәне кардәше дип белә һәм кыз мәхәббәтен кире кага. Бакчада Зөһрә үпкәннән уянып, кардәшне үбү оят булуын әйтә. «Кыйссаи Йосыф»тагыдай, башта егеттән, аннары кызда я дпелтә сүзләре әйттерү, Мәҗнүннең шагыйрьлеген Таһиргә күчерү, Йосыфка охшатып, Таһирне «җиде ел зинданда тоту» Һәм «сандыкка салу» — болар барысы да күренекле әсәрләргә иярү, әдәби гомумиләштерүгә бару эзләре. Зөһрәнең әтисе образын сурәтләүдә шулай ук «Кыйссаи Бүз егет»тәге берсызыклылык юкка чыга. Таһир белән Зөһрәнең бер-берсенә гашыйк булуын ишеткәч, ул яшьләрне кавыштырырга уйлый, «хәтта туй әсбабының берничәсен» әзерләтеп тә куйган була. Әмма хатыны сихер көче белән аны бу ниятеннән кайтара. Хан хатыны, фольклордагыча, тискәре образ итеп бирелә. Аның холкы, кыланышлары шәһәр мещаннарының мәгънәсез вакчыллыклары рәвешендә гәүдәләндерелә. Фаҗигане тизләтүче кол гарәп образы — «Мең дә бер кичә» әкиятләрендәге явыз кара кол-хәбәш .образларының бер варианты. Госманлы дәүләте һәм колониаль гарәпләр арасындагы каршылыклар аны «кара хәбәш»тән «кара гарәп»кә әйләндергән.

Мавыктыргыч сюжеты, традицион романтик образлары белән генә түгел, социаль-колониаль коллыкта интеккән халык хисләренә аваздаш булганга да бу әсәр шул чор укучысы күңеленә бик якын һәм кадерле. Укучыны ул моңландыра да, ил-Һамландыра да. Шуңа ул яңа татар әдәбиятында халык китабы югарылыгына күтәрелә, һәр яңа буын татар шагыйрьләре шул кыйссаларны укып тәрбияләнә. «Кыйссаи Таһир илә Зөһрә»нең тәэсирен Г. Тукай да билгеләп үткән:

...Шул вакыт яшьләр күзендә: җан ачып, җан сызланып
Еглыпсың Җан Зөһрә берлән Җан Таһирне кызганын.
(«Сагыныр вакытлар»)

Ә. Кормаши кыйссалары иҗат ителгән еллар яңа татар әдәбиятының теле, сурәтләү чаралары, поэтикасы, стиле, юнәлешләре формалашу чоры иде. Ә. Кормаши әсәрләренә ул проблемалар һәммәсе үз билгеләрен салган. Мәсәлән, автор бу кыйссаларны язганда тел мәсьәләсен хәл итү зарурлыгын да аңлата, «җиңелрәк телемез — нугай вә казакъ лөгатенчә чыгарып...» дип яза. «Максудымыз бәлки үземездәй бүз балалар һәм олуг ага-энеләр укып, хушнуд булыр... өмидилә тасниф кылдым»,— ди шагыйрь. Бер үк әсәрне ике халыкка адреслап, татарча Һәм казакъча аралаштырып язуын да искәртә.

Әсәрләрнең поэтикасы, стиле, сурәтләү чаралары — татар әдәбиятының җитди казанышлары. Халыкның поэтик фикерләү үзенчәлекләрен яхшы белү авторга фольклор поэтикасы» нигезендә шигъри гармониягә ирешү мөмкинлеге тудыра: p>Баг-бөстаннар ясатып, кызыл гөлләр салдырдым.
Ефәк түшәү түшәтеп, сункарымны алдырдым.
Алдырганым кулыма әле дә булса килмәйде.
Килгән адәм, хәл сорап, күңлемдәген белмәйде.

Параллелизм, контрастлы параллелизм, эпик сөйләмнең традицион образ-өлгеләре, салмак эпос сөйләме хас бу әсәрләргә. Кешенең сагышлы, әрнүле рухи халәте, иң самими эчке моңы яши аларда. Билгеле, сөйләмдәге бу самимилек, мул хислелек, тәэсирчәнлек — белем, поэтик төгәллек, эстетик сизгерлек нәтиҗәсе. Бу мул бизәкле сурәтлелек, самимилек яңа әдәбиятның формалашу чорындагы зур казанышы иде.

Мәхәббәт романтикасы дастаннары материалына гына нигезләнгән булсалар да, кыйссаларда социаль мотивлар да яңгырап китә. Бу мотив патшаны сурәтләү, патшаны фаш итү эпизодларында аеруча нык ишетелә. Ике кыйссада да патшалар — гаепсезләрнең канын коючылар. «Кыйссаи Таһир илә» Зөһрә»дә Таһир ханны «кара йөрәк» дип атый, Зөһрә дә аны: «Гадил ханнар юлына төшмәдең ич, и ата!» — дип шелтәли. Автор да фаҗиганең сәбәбен: «Болар барчасы падишаһның вәгъдәсендә тормаган, сәбәпле булды», — дип аңлата.

Әсәр язылган елларда татар җәмгыяте инде тизләтелгән үсеш юлына аяк баскан иде. Шуңа күрә яңа буын мәгърифәтчеләргә бу әсәрләр, басылып чыккан елларында ук дип әйтерлек, кимчелекле булып та күренә. Риза Фәхретдинен, мәсәлән, бу хакта: ««Бүз егет», «Сәйфелмөлек» вә аларга охшаш нөсхәләр— гомер вә вакыт каракларыдыр, һөнәр вә мәгърифәткә мөтәгалликъ китаплар да бик күп, аларны карарга кирәк, ... «Таһир-Зөһрә» китапларыны — мәгариф вә әдәбият вә җуаибләр моталәга илән тәбдил итмәк мөнасибдер»,— дигән фикерләр әйтә.

Шуннан соңгы елларда мондый фикерләр тагын да көчлерәк яңгырый башлый. 1905 ел революциясеннән соң тулы көч алган яңа әдәбият бу әсәрләр исемен ирония белән генә телгә ала,, Ә. Кормаши иҗатын фәнни өйрәнү дә киләчәккә калдырыла. Октябрь революциясеннән соң гына әдәбият фәне аларны тикшерү юнәлешендә эш башлап җибәрде. Әлеге кыйссалар хакында полемик кайнарлык белән әйтелгән кайбер фикерләрне объектив бәя дип булмый, әлбәттә. Халыкның заманга хас, эстетик карашлары нигезендә мәйданга чыккан ул әсәрләр бүген дә, тарихи әһәмиятләрен генә түгел, эстетик кыйммәтләрен дә саклыйлар.

Ә. Кормаши әсәрләрендә шул чор татар әдәбияты алдында торган кайбер проблемалар сәнгатьчә гәүдәләнеш тапты. 70 нче еллар дәвамында шул юнәлештә «Кыйссаи Таһир», «Кыйссаи Сәйфелмөлек» кебек әсәрләр язылды.

М.Гайнетдинов.
©CCCР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгарган "Татар әдәбияты тарихы" китабы, 2нче том 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»