Шагыйрә Гөлнур Равил кызы Корбанова (Хәсәншина) 1979 елның 19 мартында Татарстанның Актаныш районы Пучы авылында укытучы гаиләсендә туа. Татарстанның Минзәлә районы мәктәбендә башлангыч белем алып, 1996 елда Пучы урта мәктәбен тәмамлый.
Мәктәп елларыннан ук Г.Корбанова әсәрләре белән вакытлы матбугат битләрендә күренә башлый. Аның беренче шигырьләре, мәкалә, хикәяләре «Сабантуй», «Ялкын», «Мәгърифәт» кебек газета-журналларда басыла.
Әдәбиятка булган мәхәббәт Гөлнурны Казанга алып килә. 1996–2001 елларда ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Шагыйрәнең студентлык еллары да иҗади активлык белән уза: бер-бер артлы «Казан утлары», «Сөембикә», «Идел» журналларында шигъри цикллары дөнья күрә.
Г.Корбанова үзенең хезмәт юлын Казанның үзәкләштерелгән китапханә системасы филиалында эшләүдән башлап җибәрә.
2006 елда Татарстан китап нәшриятында шагыйрәнең «Уемның куены» исемле беренче китабы дөнья күрә. Анда шагыйрәнең лирик-фәлсәфи шигырьләре, поэмасы һәм балладалары урын ала.
2007 елда нәшер ителгән «Утлы яшеннәргә кагылсаң» исемле шигырьләр җыентыгы тыйнак, хәтта яшерен җан халәтен чагылдыра.
Шагыйрә, үз туган теленең мәгънәсен, кадерен, тәмен белеп, сүз белән мөкәммәл дәрәҗәдә идарә итә, үзенең уй-хисләрен төрле шәкелгә сала белә, кызыклы темаларга мөрәҗәгать итә, образлы фикерләргә омтыла.
Г.Корбанова – 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Уемның куены: шигырьләр, поэма, балладалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 111 б. – 1000 д.
Утлы яшеннәргә кагылсаң: шигырьләр. – Казан: РИЦ Школа, 2007. – 56 б. – 500 д.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Гаташ Р. Матурлык иленә юл // Казан утлары. – 1996. – № 9. – 150 б.
Юзеев И. Хуш киләсез, кыр кызлары // Казан утлары. – 1997. – № 3. – 103 б.
Гаташ Р. Яшьлектән җырга күчкән хисләр // Заман-Татарстан. – 1997. – 17 апр.
Гаташ Р. Казаннан бер шигъри сәлам бу // Өмет. – 1997. – 29 апр.
Гаташ Р. Яңа гасырга – яшь шагыйрьләр сүзе // Р.Гаташ. Шигърият, синең хакка! – Казан: Мәгариф, 2003. – 155–156 б.
Галиев М. Агыйделнең ак җилкәне // Мәдәни җомга. – 2004. – 30 июль.
Шәех Л. Уйлар куены – күңел тоемы // Мәдәни җомга. – 2007. – 14 сент.
Ситдыйкова Ә. Утлы яшеннәргә орынган ул // Мәдәни җомга. – 2008. – 1 авг.