поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

КОРБАН РАФИС

Балалар шагыйре һәм драматург Рафис Корбан (Рафис Харис улы Корбанов) 1957 елның 1 гыйнварында Татарстанның Дөбъяз (хәзерге Биектау) районы Кече Битаман авылында крәстиян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне туган авылында ала, аннары күршедәге Зур Битаман авылында урта мәктәпне тәмамлагач, 1974 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга килә. 1977 елда университетның өч курсын тәмамлап, «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә, аннан, Буага китеп, ике елга якын «Байрак» исемле төбәк газетасында эшләп ала. 1980 елдан ул янәдән Казанда: шәһәрнең автозаправкалар идарәсендә рәссам, 1962 елдан 1989 елга кадәр Татарстан радиосында әүвәл музыкаль тапшырулар, аннан балалар һәм әдәби тапшырулар редакцияләрендә эшли. 1989 елдан соң төрле газета-журнал редакцияләрендә – «Салават күпере»ндә, «Идел»дә, «Мәдәни җомга» газетасында, Татарстан язучыларының Әдәби фонды идарәсендә, төрек-татар газетасы «Заман»да, «Шәһри Казан»да төрле вазифаларны башкара, Казан дәүләт курчак театрының әдәби бүлек мөдире, «Мәгариф» китап нәшрияты мөхәррире, Татарстан китап нәшриятының китап тарату бүлеген, матур әдәбият һәм балалар әдәбияты редакцияләрен җитәкли. 2007–2008 елларда Р.Корбан Татарстан китап нәшриятында баш мөхәррир вазифасын башкара.

Ул башлангыч мәктәптә укыганда, тугыз яшьләрендә чакта, каләм тибрәтә башлый. Җиденче сыйныфта укыганда (1971) «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында аның шагыйрь Мәхмүт Хөсәен фатихасы белән «Таң көтеп» дигән беренче шигыре басылып чыга. Шуннан соң «Яшь ленинчы»да, «Ялкын» журналында, Биектауда чыга торган район газетасында бер-бер артлы шигырьләре, хәбәрләре, рәсемнәре басыла башлый. Студент елларында әдәби мохиттә кайнаучы яшь каләмдәшләре киңәше белән ул тулысынча диярлек балалар өчен язуга күчә. Ниһаять, 1987 елда аның кече яшьтәге балалар өчен «Буран кайда йоклый?» исемле беренче шигырьләр китабы дөнья күрә. Шуннан соң ике елдан «Җиде төстә кунакта» исемле икенче китабы, аннары «Сөзгәк болыт» (1991), «Капкорсак» (1992), «Капкорсак һәм Бавырсак» (1993) һәм башка шигъри җыентыклары нәшер ителә. «Капкорсак» китабы өчен автор 1993 елда Ш.Маннур исемендәге әдәби бүләккә лаек була, шулай ук ул Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге бүләк иясе (2003).

Р.Корбанның балалар драматургиясе, бигрәк тә курчак театрлары репертуарын баету юнәлешендәге иҗади эшчәнлеге дә игътибарга лаеклы. Казан курчак театры аның «Куркуын җиңгән Куян» (1994), «Бардым күлгә, салдым кармак» (1995), «Ак күлмәктә кара елан» (1996) исемле пьесаларын сәхнәләштерә. «Керпе малае дуслар эзли» дигән пьесасы 1995 елда Татар дәүләт яшьләр театры сәхнәсендә куела, Чаллы курчак театрында «Куркуын җиңгән Куян» (1998), Уфадагы «Нур» татар театры һәм Чаллы татар драма театры сәхнәләрендә «Патша кызы һәм җырчы» (2001) исемле пьесалары уңыш казана. Язучының сәхнә әсәрләре 2000 елда Татарстан китап нәшриятында «Куркуын җиңгән Куян» исеме белән чыккан җыентыгында урын ала.

Ул лирик һәм публицистик шигырьләр, җыр текстлары авторы буларак та билгеле («Уян, татар!», 1999). Аның күп кенә лирик шигырьләренә профессиональ һәм үзешчән композиторлар тарафыннан көйләр языла.

Р.Корбан – 1990 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Буран кайда йоклый?: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 32 б. – 11800 д.
Җиде төстә кунакта: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 32 б. – 20000 д.
Сөзгәк болыт: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 64 б. – 10000 д.
Капкорсак: шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 1992. – 16 б. – 20000 д.
Мин бәйрәмнәр яратам: шигырь. – Казан: Мәгариф, 1992. – 10 б. – 30000 д.
Сөйләшергә өйрәтәм: шигырь. – Казан: Мәгариф, 1992. – 10 б. – 30000 д.
Капкорсак һәм Бавырсак: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 32 б. – 20000 д.
Уян, татар!: шигырьләр. – Казан: Новая идея, 1999. – 200 б.
Куркуын җиңгән Куян: пьесалар, шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 190 б. – 5000 д.
Болыт суны болгаткан = Рыбки в облаках: шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 2000. – 24 б. – 2000 д. (Татар һәм рус телләрендә.)
Алмалы төн: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 95 б. – 5000 д.
Бәхет телим: шигырьләр. – Казан: Раннур, 2002. – 126 б.
Тапкырларга табышмак. – Казан: Мәгариф, 2003. – 15 б. – 10000 д.
Яра: шигырьләр, пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 287 б. – 2000 д.
Минем туган көнемдә: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 96 б. – 5000 д.
* * *
Куда уходит ночь?: стихи. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2007. – 239 с. – 3000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Баттал Ф. Игелек әлифбасы // Яшь ленинчы. – 1988. – 5 март.
Гыйльманов Г. Гөллә шигърият // Г.Гыйльманов. Заман сүз сорый: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит.нәшр.,1991.– 133–138 б.
Миңнуллин Р. Каләмдәшләрем // Р.Миңнуллин. Шагыйрь генә булып калалмадым. – Казан: Матбугат йорты, 1998. – 336–337 б.
Яһудин Э. Уянырга, уйланырга вакыт // Мәдәни җомга. – 2000. – 2 июнь.
Галиев Ш. Хуш киләләр, буш килмиләр // Ш.Галиев. Сайланма әсәрләр. – 4 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 359–360 б.
Минһаҗева Л. Балалар күңеленә юл // Идел. – 2004. – № 1. – 58–59 б.
Вәли-Барҗылы М. «Мәңгелек дип гүя пышылдый...» // Казан утлары. – 2004. – № 11. – 180–183 б.
Зарипова Р. Яраларга дәва бар // Мәдәни җомга. – 2005. – 4 нояб.
Миңнуллин Р. Дөрес яшисең, Рафис Корбан // Р.Миңнуллин. Әсәрләр. – 5 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 255–261 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»