|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Виртуаль дөнья«Виртуаль дөнья». «Малайларга-кызларга» сериясе. Д.Н. Сәфәров, Л. Р. Хафизова.— Казан: Мәгариф, 2006.Компьютер һәм югары технологияләр дөньясы тиз алга бара. Китапта компьютер һәм аның җиһазлары, интернет, виртуаль аралашу турында җентекләп язылган. Югары технологияләр һәрвакыт үсештә булу сәбәпле, китапта бирелгән кайбер саннарның, фактларның заман белән бергә атлап үзгәргән булуы ихтимал. Китап балалар өчен аңлаешлы телдә язылган. КОМПЬЮТЕРДАН ЯЛКомпьютер артында озаклап эшләргә киңәш ителми. Моны сезгә теләсә кайсы табиб әйтә ала. Ә инде эшегез бик күп икән, вакыт-вакыт ял итеп алырга кирәк. Медицина фәннәре кандидаты Леонид Биттерлих компьютерчыларга түбәндәге күнегүләрне эшләргә киңәш итәбез: Күзләрне ял иттерү өчен, бүлмәдән чыгып китәргә кирәк. Сез кергән бүлмәдә ут яктырак яки сүрәнрәк булсын. Күзләргә контраст кирәк. Күзлек яки линза киюче кешегә аларны салырга һәм күзләрне куллар белән ярты минут чамасы каплап торырга киңәш ителә. Шуннан соң күзләрне җайлап кына ачарга кирәк. Кинәт кенә ачканда, яктылык организмны стресска китерәчәк. |
Иң күп укылган
|