поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Виртуаль дөнья

Виртуаль дөнья

«Виртуаль дөнья». «Малайларга-кызларга» сериясе. Д.Н. Сәфәров, Л. Р. Хафизова.— Казан: Мәгариф, 2006.

Компьютер һәм югары технологияләр дөньясы тиз алга бара. Китапта компьютер һәм аның җиһазлары, интернет, виртуаль аралашу турында җентекләп язылган. Югары технологияләр һәрвакыт үсештә булу сәбәпле, китапта бирелгән кайбер саннарның, фактларның заман белән бергә атлап үзгәргән булуы ихтимал.

Китап балалар өчен аңлаешлы телдә язылган.

КОМПЬЮТЕР ЧИКЛӘҮЛӘРЕ

Компьютер белән нишләргә ярамый?

Компьютеры булган һәркем аны файдалану кагыйдәләрен белергә тиеш. Кагыйдәләрне җиренә җиткереп үтәү компьютер хуҗасын кирәк-кирәкмәгән сорауларга җавап эзләп баш ватудан, төзәтү эшләреннән коткара. Менә шул кагыйдәләрнең иң мөһим дигәннәрен тәкъдим итәбез.

Җайланмалар (принтер, тычкан, клавиатура, модем) белән система блогы арасындагы тоташтыргыч кабельләрне токтан өзелгән халәттә, ягъни сүнгән килеш һәм артык каты басым ясамыйча гына тоташтырырга кирәк. Әгәр тоташтыргыч ояларда беркеткеч-фиксаторлар (винтлар, кыскычлар) булса, аларны, һичшиксез, файдаланырга кирәк. Беркеткечләр компьютерның һәм тышкы җайланмаларның кереш портларын ватылудан саклый. USB-портлары булган җайланмаларны гына «кайнар» килеш, ягъни токтан өзмичә генә тоташтырырга ярый.

Компьютерның җайланмаларын токка челтәр фильтры аша гына тоташтырырга кирәк. (Челтәр фильтры белән гап-гади озынайткычны (удлинитель) бутамагыз!) Болай тоташтыру җайланмаларны туену челтәрендәге югары вольтлы көчәнеш сикерешләреннән ватылудан саклый. Мондый комачаулар электр чыбыклары тирәсендә яшен яшьнәгәндә дә килеп чыгарга мөмкин. Челтәр фильтрын тоташтыргыч кабельләр янына урнаштырырга ярамый. Фильтр нурландыра торган югары ешлыклы комачаулар тышкы җайланмаларның эшен боза. Мәсәлән, челтәр фильтры янына урнаштырылган принтер, кирәк-кирәкмәгән тамгалар рәвешендәге чүп бастырып, юньләп эшләмәскә дә мөмкин.

Компьютерны челтәргә тоташтырганчы, аның уңайлы урында торамы икәнен тикшерегез. Өстәлдә урнаштырылган шәхси компьютерны челтәргә тоташтырылган килеш күчереп йөртергә ярамый. Бары тик күчмә компьютер — ноутбукны гына теләгән вакытта урыныннан күчерергә ярый.

Программаны башкарып бетермәгән килеш компьютерны сүндерү дөрес түгел. Программа башкарылып беткәч, винчестер яки дискйөрткеч индикаторы сүнә. Ашыгып сүндергән очракта, программаны яңадан эшләтеп җибәргәндә кирәк була торган мәгълүмат югалырга мөмкин.

Компьютерда эшләүдән бүленергә кирәк булган очракта, аны сүндереп торырга кирәкми. Сүндергәндә схема төеннәрендә бара торган күчеш процесслары компьютер өчен бик зарарлы. Шул сәбәпле тәҗрибәле кулланучыларның күбесе, хәтта төнгә дә, мониторны гына сүндереп торалар.

Сүндергәннән соң компьютерны бары 15—30 с тан соң гына яндырырга ярый. Болай эшләү туендыру чыганагындагы һәм тышкы җайланмалардагы күчеш процессларына төгәлләнергә мөмкинлек бирә.

Монитор яки компьютер өстенә әйберләр (мәсәлән, чәй салынган чокыр) куярга, шулай ук клавиатура өстендә ашарга киңәш ителми. Азык валчыклары яки ябышкак матдәләр эләгергә, җайланмаларның ватылуын китереп чыгарырга мөмкин.

Монитор һәм компьютерның үзәк блогы тартмасындагы җилләткеч тишемнәрне капларга ярамый. Барлык җайланмаларга да һава җитәрлек үтеп керергә тиеш.

Мониторны, экранына кояш нурлары яки лампадан төшкән яктылык турыдан-туры чагылмаслык итеп, урнаштырырга кирәк. Яктылык мәгълүматны укырга комачаулый һәм күзләрне арыта.

Принтерны система блогы өстенә урнаштырырга ярамый, чөнки принтер эшләгәндә компьютерның кайсыбер төеннәре өчен зарарлы булган вибрация барлыкка килә.

Телевизор белән мониторны якын урнаштырырга ярамый, чөнки монитор бик зәгыйфь булган тышкы магнит кырларын да тоя. Шул сәбәпле монитор янына компьютер белән эшләү өчен тәкъдим ителмәгән көчле тавыш колонкаларын да куярга ярамый.

Даими рәвештә монитор экранын һәм компьютер составына кергән җиһазларның тартмаларын 15%лы спиртлы эремәдә чылатылган йомшак тукыма белән сөртергә кирәк. Чиста спирт яки ацетон, шулай ук башка эреткечләрне кулланырга ярамый.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»