|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Виртуаль дөнья«Виртуаль дөнья». «Малайларга-кызларга» сериясе. Д.Н. Сәфәров, Л. Р. Хафизова.— Казан: Мәгариф, 2006.Компьютер һәм югары технологияләр дөньясы тиз алга бара. Китапта компьютер һәм аның җиһазлары, интернет, виртуаль аралашу турында җентекләп язылган. Югары технологияләр һәрвакыт үсештә булу сәбәпле, китапта бирелгән кайбер саннарның, фактларның заман белән бергә атлап үзгәргән булуы ихтимал. Китап балалар өчен аңлаешлы телдә язылган. КОМПЬЮТЕРКомпьютер — ул бик күп җиһазлар җыелмасы. Автомобиль тиз һәм яхшы йөрсен өчен ни кирәк? Дөрес, бик күп нәрсәләр: көпчәкләрендә һава булсын, моторы эшләсен, бензины сыйфатлы булсын һ. б. Компьютер да шулай ук. Һәр җиһаз үз эшен башкара. Иң мөһиме — алар үзара яраштырылган булырга тиеш. Бу ни дигән сүз? Әйтик, мондый мисал. Трактор пычракта яхшы йөри, әмма аның көпчәкләрен «Жигули»га алып куйсак, машинабыз ерак китә алмаячак. «Жигули»ның моторын тракторга куйсаң да, ул җиңел машина кебек чаба алмас. Компьютерда да нәкъ шулай. Җиһазлар системасында бер элемент дөрес куелмаса яки начар эшләсә, компьютер яхшы эшләр димә. |
Иң күп укылган
|