|
Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.
КОЛӘХМӘТОВ ГАФУР
(1881—1918)
Татар совет әдәбиятына нигез салучыларның берсе» күренекле язучы-драматург, публицист һәм революционер Гафур Коләхметов (Габделгафур Юныс улы Коләхметов) 1881 елның 22 апрелендә (яңа стиль беләң 5 майда) Пенза шәһәрендә сабын-шәм заводы хуҗасы гаиләсендә туа. Гафурга җиде яшь чагында Юныс Коләхметовның завод эшләре бөтенләй таркала, һәм ул, гаиләсе белән Саратов губернасына күченеп, 1897 елга кадәр алпавыт утарларында управляющий, бакчачы булып тора, соңыннан, Казанга килеп, Үтәмишевләрнең сабын заводына баш мастер булып урнаша.
Гафур башта Пенза губернасының Түбән Ломов өязе Ятмис авылында мәдрәсә белеме ала, аннары Казан шәһәрендәге У чительская школада (Укытучылар мәктәбендә) укый. Мәктәптә укыган елларында (1898—1902) марксистик яшерен түгәрәккә йөреп, революцион әдәбият белән таныша, беренче татар большевигы X. Ямашев, социал-демократ Г. Сәйфетдинов кебек революционерлар белән якыннан аралаша.
1902 елда Укытучылар мәктәбен тәмамлаганнан соң, Г. Коләхметовны Казанның Пороховой бистәсендәге өч класслы рус-татар училищесына мөдир һәм укытучы итеп билгелиләр. Анда ул 1911 елның җәенә кадәр эшли. 1911 елның сентябрендә Казандагы «Касыймия» (Апанай) мәдрәсәсе каршында оештырылган рус классларына укытучы һәм мөдир булып күчә һәм бу хезмәтен 1916 елның ноябренә кадәр дәвам иттерә.
Мәктәптә укыту белән бергә, Г. Коләхметов халык арасында күп төрле иҗтимагый, культура-агарту һәм революцион пропаганда эшләре алып бара. 1905 елгы беренче буржуаз-демократик революциягә кадәр үк ул политик хәзерлекле, марксизм теориясе белән таныш һәм аны эшчеләр арасында актив пропагандалаучы партия агитаторы буларак таныла. 1905 елның тарихи октябрь көннәрендә, кулына корал тотып, Казан урамнарында патша гаскәрләренә һәм карагруһчыларга каршы сугыша һәм шуның өчен төрмәдә утырып чыга.
Даими полиция күзәтүе астында яшәвенә карамастан, Г. Коләхметов реакция чорында да революцион эшчәнлеген киметми, бөтен легаль һәм яшерен мөмкинлекләрдән файдаланып, халык арасында марксизм идеяләрен пропагандалау буенча армый-талмый эшли: революцион прокламацияләр тәрҗемә итә, яшерен түгәрәкләрдә рефератлар, докладлар белән чыгышлар ясый, Пороховой бистәсе эшчеләре арасында большевистик «Урал» газетасын таратуда, татарча спектакльләр куюны оештыруда актив катнаша, публицистик мәкаләләр, русча басма материалларга таянып, тарих, хокук һәм политэкономия фәннәре буенча брошюралар, мәкаләләр яза. 1909 елда аның «Тарих сәхифәләре» исемле өч кисәктән торган китабы басылып чыга. Ул шулай ук арифметика укыту алымнарына өйрәткән «Ысулы тәгълиме хисап» (1911) исемле методик кулланма китабы бастырып чыгара.
Г. Коләхметов, язучы-драматург буларак, «Ике фикер» һәм «Яшь гомер» драмалары белән данлыклы. 1906 еллар тирәсендә язылган «Ике фикер» драмасында Кара фикер, Кызыл фикер дип исемләнгән аллегорик образлар аша сыйнфый җәмгыятьтәге ике төрле идея карашының — динчелек, искелек, мещанлык, индивидуализм фәлсәфәсен алга сөргән буржуаз караш (Кара фикер) белән халык мәнфәгате өчен, аның бәхетле киләчәге өчен кайгыртуны төп максат итеп куйган һәм коллективизм принцибын, сыйнфый бердәмлекне яклаган революцион караш (Кызыл фикер) арасындагы үзара көрәшне, бәхәсне тасвир итә.
«Ике фикер» пьесасы революциягә кадәр матбугатта басылмыйча кала,, шулай ук сәхнәдә дә куелмый. Беренче мәртәбә ул 1925 елда «Г. Коләхметов мәҗмугасе»ндә дөнья күрә.
Г. Коләхметовның 1907 елда язылып беткән һәм 1908 елда басылган икенче сәхнә әсәре — «Яшьләр» драмасы исә татар әдәбияты тарихында эшче-революционер образларын һәм пролетариат идеяләрен сәнгатьчә гәүдәндерүнең беренче уңышлы үрнәге буларак әһәмиятле.
Коләхметовның 1902—1912 еллар арасында иҗат иткән кайбер әдәби әрләре—дүрт пәрдәле «Әбүҗәһел» исемле тарихи һәм биш пәрдәле «Кем гаепле?» дип аталган драмалары, татар һөнәрчеләре тормышыннан алып язылган «Талак» исемле хикәясе, шигъри әсәрләре, вакытында матбугатта басылмау сәбәпле, сакланып калмаган. Ләкин «Ике фикер», «Яшь гомер» драмалары белән дә әдип татар әдәбияты тарихында иң мөхтәрәм урыннарның берсен били. Аның бу ике әсәре, әдәби иҗатта яңа бер юнәлеш ярып, Октябрьдән соңгы татар әдәбиятының социалистик реализм нигезендә формалашуына зур уңай йогынты ясады.
Озак еллар үпкә авыруыннан җәфаланган Гафур Коләхметов 1918 елның 1 апрелендә Пенза губернасындагы Краснослободск өяз больницасында вафат була. Аның гәүдәсе Мордва АССРның Торбеево районы Юнә авылы зиратына күмелә.
Аның турында
Б.Гыйззәт. Гафур Коләхмәтов. Татар әдәбияты тарихы, 3 том. 402-421 б. Казан, 1986.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)
|
|