поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

КОЛ ГАЛИ

(якынча 1183–1236)

Кол Галинең тормышы хакында чыганаклар юк дәрәҗәсендә. Әмма аерым мәгълүматлар шагыйрьнең тәрҗемәи хәле турында фараз кылырга мөмкинлек бирә.

Шагыйрьнең туган җире дип Чулман (Кама) буе санала. Кайберәүләр аны Зәй тамагына, икенчеләре исә Кашан (Кышан) каласына нисбәт итәләр. Кашан шәһәре хәзерге Саескан Тавы тирәсендә булган дип уйланыла.

Кол Галинең туган елы итеп шартлы рәвештә 1183 ел алына. Ә инде шагыйрьнең үлү вакыты ХIII гасырның 30 нчы еллар азагына – 40 нчы еллар башына, ягъни монголлар һөҗүме чорына туры килә.

Кол Гали әүвәл Болгар мәмләкәтендә укый, аннан Харәземдә һәм мөселман дөньясының кайбер башка төбәкләрендә дә белемен күтәрә, галимнәр, әдипләр белән аралаша. Кол Галинең бары бер әсәре – «Кыйссаи Йосыф» дастаны гына билгеле.

Шагыйрь аны Тәүрат һәм Корьәндә бәян ителгән кыйссалардан алып иҗат итә. Борынгы әдәбиятыбызның кыйммәтле ядкәрләреннән берсе булган бу поэма гасырлар буена кулъязма хәлендә укылып, сакланып килгән. Алты гасыр буена кулдан күчерелә-күчерелә буыннарга тапшырылган әсәрнең текстында кайбер хәттатлар хатасы буларак киткән ялгышлар күбәйгәч, шагыйрь Габдерәхим Утыз Имәни 1824 елны, поэманың күп кенә борынгырак кулъязмаларын җыеп, чагыштырып, төзәтеп-дөресләп чыга. Әсәрнең 1839 елны чыккан беренче басмасы Утыз Имәни төзәткән шул нөсхәдән нәшер ителгән дип уйланыла. Нашире – Рәхмәтулла Әмирхан.

Татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә әсәрнең ике йөздән артык кулъязма нөсхәләре һәм күчермәләре табыла.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Кыйссаи Йосыф / кереш сүз, искәрмә һәм аңлатмалар, кулъязмалар тасвирламасы авт. Ф.Фасиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 543 б. – 10000 д. (Иске татар, татар, рус телләрендә.)
Кыйссаи Йосыф / хәзерге татар әдәби теленә Н.Хисамов күчермәсе. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 221 б. – 100000 д.
Йосыф китабы / хәзерге татар әдәби теленә Ә.Исхак күчермәсе. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 223 б. – 5000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Хисамов Н. Бөек язмышлы әсәр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 335 б.
* * *
Хисамов Н. Поэма «Кыйссаи Йусуф» и Кул Али: анализ источников сюжета и авторского творчества. – М.: Наука. – 1979. – 253 с.
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»