поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

КОЛ ГАЛИ

Шагыйрьнең шәхесенә карата

Урта гасыр авторлары турында белешмәләр сакланмаган, булганнары бик аз, «Кыйссаи Йосыф» авторы хакында да, поэмасында китерелгән аерым фактларга һәм халык телендә сакланган риваятьләргә таянып, билгеле бер картинаны күз алдына бастырырга мөмкин. Чөнки тормыш материалы белән бергә, әсәрдә язучының үз дөньясы да чагылыш таба. «Кыйссаи Йосыф» ахырында:

Буны дөзән зәгыйфь бәндә ады Гали,
Йикерме дүрт рәкым эчрә салды йули
Рәхмәт кылгыл, йа рәхим сәи, Кол Галийә,
Соң нәфәсдә мөфәррәх кылгыл имди,—

диелә. Шушы юлларда без «Кыйссаи Йосыф» авторының исеме белән танышабыз. Ул — Гали. «Кол Галигә» дигәндә (икенче мисал), «Кол» шагыйрьнең исем компоненты булуы бик мөмкин. (Әйтик, Кол Шәриф, Колмөхәммәд, Коләхмәд, Рәхманкол, Сөбханкол исемнәрендәге кебек.)

Әсәр башында һәм азагында шагыйрь үзенең карашларын, кичереш һәм теләкләрен бәян итә. Язарга керешү алдыннан ул, гадәт буенча, илаһияткә мөрәҗәгать итеп, үзенә илһам ялкыны һәм көч-куәт бирүне үтенә.

Бән зәгыйфи хикмәт таба сән йандыргыл,
Пәнд вә хикмәт айытмага сән кандыргыл;
Садрым эчрә мәдәд шәмгын сән йандыргыл,
Хатереми сән мөнәүвәр кылгыл имди.

Рәкым — сан билгесе. Бер-бер артлы тезелеп язылган бәет бер юл булып хисапланганда, шагыйрьнең юлда «йикерме дүрт рәкым» дигәне 24 иҗеккә туры килә. Нәфәс — сулыш. Мөфәррәх — шат, сөенечле.

Шагыйрьнең максаты башына килгәнне язу гына түгел:
Тәүфикъ виргел хикмәт таба кайытмага,
Гакыйль коллар хатерене байытмага;
Йосыф сәүчи әхвалене айытмага,
Гыйлмем кямил, телем фәсыйх кылгыл имди.

(4)

Йосыф сәүчи кыйссасыны гакыйль укыр,
Дыңладыкча, күңле ирүр, йәше акар,—

ди ул. Авторның теләге шул: әсәр кешеләрнең хәтерен баетсын, аңын уятсын, күңелен йомшартсын. XIII йөз башы шагыйре шигъри әсәрнең сәнгатьчә Вазыйфасы хакында бик уяу фикер йөртә. Шагыйрь тирән чагыштыру ясый: әсәрләр сәнгатьчә эшләнешләре ягыннан бер югарылыкта булмаган кебек, аларны аңлап, ләззәтләнүчеләр дә бер дәрәҗәдә түгел.

Гәүһәри даш, вәликин даш гәүһәр улмаз,
Дикмә кемсә гәүһәр кадрен кыйас белмәз;
Ушбу нәзым кыйммәтени ахмак белмәз,
Гакыйль буны дыңлар, аңлар, белүр имди.

Шагыйрь уенча, сәнгатьчә нәфислеккә ия булган әсәрне һәркем иҗат итә алмый:

И дәрига, дикмә кемсә дөзүмәде,
Фәһме иксүк кемисәләр йазумады,
Бу зәгыйфең ушбу нәзмы азумады,
Робагыйе вәзен эчрә дорсын имди.

Кол Гали үз әсәренең поэзия кануннары нигезендә язылганлыгын, строфаларының робагый, ягъни дүрт юллык рәвешендә эшләнгәнлеген аңлатып үтә.

Автор үзенең шагыйрьлек көченә ышанып эш итә:

Мондин соңра хикмәт таба кәчисәрмән,
Гөл вә рәйхан, дөррү-мәрҗан сачисәрмән,
Йосыф нәби әхүвалене ачисәрмән,—
Мөэминләрә нафигъдыр ул, аңлаң имди,—
Әсәрнең сюжет, композиция, шигырь техникасы, сурәтле тел һәм идея тотнаклылыгы ягыннан сәнгатьчә югары дәрәҗәдә-эшләнеше Кол Галинең зур талант көчен күрсәтә.

Табигый ки, шагыйрьнең әсәр турындагы тирән кичерешле сүзләре аның үзе турында да сөйлиләр.

Күңле ирүр — күңеле эрер, күңеле булыр. Пәнд —үгет. Айтмага — сөйләргә, әйтергә. Садр — күкрәк. Мәдәд шәмгы — ярдәм чырасы, шәме. Сәүчи —- пәйгамбәр. Фәсыйх — матур. Кыяс (кыйас) —бу урында: тиңләштереп аңлау, белү. Дәрига — үкенеч.
Әсәрнең ахырында шагыйрь аны тәмам итү вакытын да күрсәткән. Әмма кулъязмаларда ике төрле дата йөри: һиҗри 630 һәм 609 ел рәҗәб аеның 30 нчы көне. Моның беренчесе — 1233 елның 13 апреленә, икенчесе 1212 елның 9 декабренә туры килә. Ике кулъязмада (ЛОИВАН, В 2737 һәм ТӘТИ архивы К 39140) мөхәррәм ае язылган. 3 кулъязмада — 630/1233, нөсхәләрнең күпчелегендә 609/1212 ел күрсәтелгән Борынгы күчермәләрнең байтагында язылу вакытын күрсәткән битләр таушалып юкка чыккан. Аерым нөсхәләрдә әсәрнең күчерелү еллары аның язылу вакыты буларак ялгыш аңлатыла (К 2082 — тарих мең дә йөз дә илле түрттән; К 39137,— тарих бең дә алты йөз йөзендән?); 174—175 санлы КДУ нөсхәсендәге: «Тарихның алты йөз дөзәнендән»,— дип язылуның шулай ук хата икәнлеген Җ. Алмаз да күрсәтеп уза.

Шунысы ачык: әсәр Идел буенда, монголлар килгәнче, бөек Болгар дәүләтенең чәчәк аткан вакытында иҗат ителгән. Бераздан соң бу өлкә яулап алынгач, әсәр шул төбәктән читкә чыга алмаган. Әгәр дә «Кыйссаи Йосыф» 1212 елда монголларга кадәр, яисә 1230 елда инде монголлар хакимлеге вакытында Урта Азиянең берәр төбәгендә язылган булса, шул якларда таралган булыр иде. Монгол баскыннары тарафыннан культура үзәкләре тар-мар китерелгән бер өлкәдә «Кыйссаи Йосыф» кебек әсәрнең тиз генә иҗат ителә алуы мөмкин дә булмаган. Болгар дәүләтенә монголлар тиз бәреп керә алмыйлар, шунлыктан иҗат өчен монда әле шартлар була.

Әсәрнең тууы өчен мөһим булган шушындый шартларны читләтеп үтү «Кыйссаи Иосыф»ның язылу урыны хакында төрлечә фараз итүләргә юл калдыра.

А. Крымский һәм Рье «Кыйссаи Иосыф»ный, ихтимал ватаны дип Бохараны яисә Урта Азиянең бүтән бер төбәген фараз итәләр Ч К. Броккельман Кече Азияне күздә тота. Г. Рәхим һәм Г. Газиз Урта Азиянең Мәвараэннәһер тышындагы башка бер төрки мәркәз булыр дип уйлыйлар. М. Ф. Күпрелезадә исә «диндар һәм заһид Харәзем» дип саный. А. Самойлович нинди дә булса өлкәне атамаса да, тел ягыннан сүз йөртеп, угыз-төрекмәннәр мохитында барлыкка килү ихтймалын әйтә. А. Боровков та Урта Азия дигән фикердә торды.

Ә. Нәҗип язганча, «1212 елда, күрәсең, кайдадыр Иделнең түбән агымында төрки телле беренче оригиналь поэтик әсәр — Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы барлыкка килгән». Икенче бер мәкаләсендә галим: «Ул (ягъни Кол Гали — автор) Болгардан булуы да ихтимал»,— ди.

Җ, Алмаз шагыйрь Кол Галинең болгар кешесе булганлыгын бәхәссез санады. X. Мөхәммәтов та «Кыйссаи Йосыф»ны җентекләп өйрәнүчеләрдән булды.

«Кыйссаи Йосыф» белән кызыксынган барлык әдәбиятчы галимнәр шигырь техникасы ягыннан да әсәрнең иҗат ителү урынын Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакыргани традицияләре көчле булган әдәби мохитка бәйләп карыйлар. Галимнәрнең бердәм икърар итүенчә, Ясәви һәм Бакыргани әсәрләренең киң тара-лыш алган урыны — Идел һәм Урал буе өлкәләре.

Болгар күп шәһәрле дәүләт булып, халкы утраклыкта яшәгән. Идел буенда Ясәви, Бакыргани әсәрләренең киң таралыш алу сәбәбе дә шушы тарихи-социаль шартларга бәйләнгән.

XVII йөз татар шагыйре Мәүла Колый үзенең күп хикмәтләрен Ясәви һәм Бакыргани шигъри традицияләрендә иҗат итә. Галимнәр «Кыйссаи Йосыф» Ясәви һәм Бакыргани шигъри мәктәбе тамыр җәйгән җирдә язылган булырга тиеш диләр икән, бу шартлар да Идел буена туры килә.

Шагыйрьнең иҗатын күп еллар өйрәнгән Ф. Фасеев: «Күп кенә детальләр буенча «Кыйссаи Иосыф»ның шигый мәзһәбе хөкем сөргән регионда языла алмавы, сөнниләрнең дә бары тик ортодоксаль Әбу Хәнифә (Ногман бине Сабит) мәзһәбе кабул штелгән ареалга каравы һәм аннан да төрле билгеләрдән (тел, әсәрнең таралышы, кулъязмалары һ. б. һ. б.) чыгып, бары тик Идел буе регионы белән чикләнүе турында нәтиҗә ясап «була»,— дип яза.

Ф. Күпрелезадәнең: монголлар вакытында шагыйрь башка берәр җиргә күчеп китеп, әсәрен шунда үзенең элекке телендә язгандыр, дигән фикере дә бар. Бу кызыклы.

Ф. Күпрелезадә фикере татар легендаларындагы мәгълүматларга да туры килә.

Тарихи легендалар буенча, Болгарда асыл шаһзадәләрдән олуг дүрт бәкнең берсе — Габдулла ханның оныгы Мирхаҗи угълы Кол Гали. Ул белемен камилләштерер өчен Харәземгә барып чыккан, анда укып, күп еллар дәрес биргән. Соңыннан «Кытай йортыннан чирү —гаскәр килеп, Харәземгә, Үргәнечкә һөҗүм иткәндә», Кол Гали кыргыз даласына качып, аннан атасы йорты Зәй тамагына килә, Биләрдә вафат була.

Легендада тарихи вакыйгалар хронологик яктан буталган. Анда Болгарның Батый гаскәрләре тарафыннан җимерелеп зур түрәләре һәм галимнәренең һәлак ителүләре Аксак Тимер һөҗүмнәре нәтиҗәсе буларак аңлатыла. Әмма «Кытай йорты гаскәренең басып керүе» дигәндә Чыңгыз гаскәрләренең басып керүе ачык аңлашыла.

Ә. Нәҗип бу тарихи легенданы Т. Ялчыгол төзегән «Болгар тарихы» китабыннан гына килә дип ялгыша. Т. Ялчыгол аны «Тәварихы Фәрһәнгнамә», «Чингизнамә», «Раузаи Сафа», «Дәваир» («Тәварихы дәваир» — Автор.) исемле китаплардан алганын күрсәтә. Бу легенда «Чингизнамә» (Яисә «Дәфтәре Чингиз») җыентыгының һәр нөсхәсендә бар. Ә җыентыкның аерым күчермәләре XVI йөзнең ахырларына ук карый. Димәк, бу легенда XVIII йөз ахырында—XIX йөз башында яшәгән язучы Т. Ялчыгол тарафыннан уйлап чыгарылган нәрсә түгел. 1835 елда татарча «Коръән тәфсире»н күчерүче Мөхәммәд Садыйк бине Габидулла китапның соңгы 140—142 нче кәгазьләренә Болгарга һәм аерым билгеле шәхесләренә бәйләнешле тарихи легенда, риваятьләрне теркәгән һәм аларны алган чыганаклардан «Тәрҗемәи Фәрһәнгнамә», «Тәварихы дәваир»ны күрсәткән. Анда Кол Гали турындагы тарихи легенда да бар.

Легенда, әлбәттә, документ түгел. Т. Ялчыгол Кол Галине үзенең нәсел шәҗәрәсе башында торган болгар дәверендәге «бабасы» итеп үк күрсәтә. Шуңа Сократ хәкимне дә өстәвен искә алганда, бу, әлбәттә, нибары хыял җимеше.

Кол Гали татар әдәбияты тарихында үзе сәнгать образына әверелде. Скульптор Б. Урманче аның мәрмәр сынын эшләде, язучылардан К. Әмири «Йосыф һәм Зөләйха» драмасын, Н, Фәттах «Кол Гали» трагедиясен иҗат иттеләр. Кол Гали образы С. Хәкимнең «Дуга» поэмасына да килеп керә.

©CCCР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгарган "Татар әдәбияты тарихы" китабы, 1нче том
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»