|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Виртуаль дөнья«Виртуаль дөнья». «Малайларга-кызларга» сериясе. Д.Н. Сәфәров, Л. Р. Хафизова.— Казан: Мәгариф, 2006.Компьютер һәм югары технологияләр дөньясы тиз алга бара. Китапта компьютер һәм аның җиһазлары, интернет, виртуаль аралашу турында җентекләп язылган. Югары технологияләр һәрвакыт үсештә булу сәбәпле, китапта бирелгән кайбер саннарның, фактларның заман белән бергә атлап үзгәргән булуы ихтимал. Китап балалар өчен аңлаешлы телдә язылган. КЛАВИАТУРАКомпьютер белән идарә итүче тагын бер җиһаз — клавиатура. Ул бик күп төймәләрдән тора. Беренче карашка ул элеккеге басу машинкасын хәтерләтә. Әмма төймәгә басу күпкә җиңелрәк. Төрле хәрефләрне белдергән төймәләр зур урынны алып тора. Гадәттә, Россиядә чыгарылган клавиатуралар латин һәм рус шрифтлары өчен эшләнгән. Ягъни бер үк төймәдә латиница һәм кириллица хәрефләре була. Кириллица хәрефләре күп очракта кызыл төс белән языла. |
Иң күп укылган
|