|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Китмим әле яшьлегемнән (Вафирә Гыйззәтуллина)Луиза Батыр-Болгари көе Фирая Зыятдинова сүзләре
Бер-бер артлы еллар уза,
Көмеш өстәп чәчләремә.
Ә шулай да мин ышанам
Яшен булып яшьнәремә.
Без бит җиргә якты, җылы,
Ямь өстәргә яратылган.
Китмим әле яшьлегемнән —
Яз гөлләре арасыннан.
Уйлар әле шактый зурдан —
Язлар алып килү көздә.
Алда әле ак өметләр,
Йөрәк һаман унсигездә.
Без бит җиргә якты, җылы,
Ямь өстәргә яратылган.
Китмим әле яшьлегемнән —
Яз гөлләре арасыннан.
Якты кояш, ал гөлләргә
Килә һаман сөенәсе;
Елый-көлә, яна-көя
Яратасы, сөеләсе!
Без бит җиргә якты, җылы,
Ямь өстәргә яратылган.
Китмим әле яшьлегемнән —
Яз гөлләре арасыннан. |
Иң күп укылган
|