поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

КӘБИРОВ МАРАТ

Марат Кәбиров: Үзем хакында сүзем

Туган якны әйтеп таныштыру кирәк булган урыннарда, мине, гадәттә: «1970 елда (23 август) Башкортстанның Илеш районы Сеңрән авылында туган» — диләр. Үзем дә шулай дим. Ләкин бу дөрес тә, дөрес түгел дә. Дөрес — чөнки Сеңрән җирендә тәпи эзләрем, күгендә канатлы хыялларым калган. Шул җирдә бала чагым үткән, күңелемдә мәхәббәт яралган, бөтен булмышым шушы җирдә әвәләнгән. Дөрес түгел — чөнки мин Казан каласында туганмын. Бу дөньяга килү белән Казан һавасын сулаганмын. «Тукай урамында туды балаң. Шагыйрь булыр әле…» — дип юатканнар авыру әниемне…

Паспортымда туган җирем Актаныш районының Чуракай авылы дип билгеләнгән. Монсы әтием Ханнанов Рәфил Кәбир улының туган-үскән җире. Бу авылда да гөнаһсыз чакларым үткән, Ата йортының матчага эленгән бишегендә тибрәнгәнмен, беренче кат әтием куенына кереп иркәләнгәнмен (мин яшь ярымлык чакта ул үлеп киткән), күрше әбиләреннән: «Собханалла, собханалла!» — дип әйттергәнмен. Чуракайда хәзер ул карчыклар да, туган йортым да юк инде. Анда әтиемнең кабере генә бар. Язмыш мине әллә ничә туган авыллы иткән.

Әнием Солтанова Әнүзә Әмирҗан кызы бөтен гомерен колхоз эшенә биргән кеше. Савымчы иде. Шуңадырмы, малай чагым фермада, маллар арасында үтте. Шуларны уйласам, әдәбиятнең нигезендә яткан МОҢ миңа ана сөте белән дә, тана сөте белән дә кергәндер сыман…

Илеш районының Сеңрән авылында сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Үрге Яркәйдәге һөнәрчелек училищесына киттем. «Училищега «өчлегә» укыганнар гына бара. Аннан соң вузга керү авыр булыр» — дип, әнинең күрше авылдагы урта мәктәпкә җибәрәсе килгән иде. Тракторчы булсам, аңа ярдәмем тияр, утын-печәнгә дә башкасына да мохтаҗлык кичермәбез, дип уйладым. Ләкин мин ялгышканмын. Тракторчы булып бер генә көн дә эшләргә туры килмәде. Ничек кенә сәер тоелмасын, СПТУ миннән шагыйрь ясады. Монда көчле эстрада ансамбле эшләп килә, укытучыларым да, мастерлар да әдәбият-сәнгатькә мөкиббән киткән кешеләр иде. Өстәвенә, районның “Маяк” гәзитендә танылган шагыйрь Ринат Хәйри эшли. Аның белән көн саен диярлек очрашып аралашып торабыз. Ул минем бертуган абыем кебек иде.

Исемемнең республика укучысына азмы-күпме ишетелә башлавын сиксән җиденче елдан дип исәплим. Шул чорда балалар матбугатында күрендем, язучылар белән ныклап аралашуым да шул тирәдә башланды. Күренекле шагыйрь Әнгам Атнабаевның баш сүзе белән “Кызыл таң” гәзитендә бер шәлкем шигырьләрем басылды. Шуннан бирле без Әнгам абый белән бик якын аралашып яшәдек, ул минем беренче һәм берәгәйле остазым булды.

Училищены тәмамлау белән вузга кереп булмады, бал җитмәде һәм рабфакта бер кыш шөгылләнгәннән соң гына Башкорт дәүләт университетының журналистика факультеты студенты булдым. Ул вакытта башкорт-рус бүлеге генә ачылган иде әле, мин шунда укыдым. Уку авыр да күңелле дә иде. Ләкин җәйге каникуллардан соң икенче курска килүгә, минем университеттан куылуым турында приказ көтеп тора иде. Мин, әлбәттә, шыр надан да, төзәлмәс хулиган да түгел идем. “Койрык”лар да калмаган иде. Әмма деканатта минем белән килешергә теләмәделәр:”Кустым, син, давай, права качать итеп йөрмә, берәр ел мәктәптә эшлә дә кабат килерсең” – дип акыллы киңәш бирделәр. Мин матбугат йортын аркылыга-буйга урап чыккач, “Башкортстан пионере” гәзитендә урын таптым. Анда бер ел эшләгәннән соң, 1991 елда, яңа ачылачак “Өмет” гәзитенә күчтем. Гәзит эше миңа бик күңелле булып тоелды һәм кабат БДУ-га бару теләген бөтенләй юкка чыгарды. “Өмет”тә биш ел эшләгәннән соң гына читтән торып Башкорт дәүләт педагогия институтының татар филологиясе бүлегенә укырга кердем һәм аны маҗарасыз гына тәмамлап чыктым.

Бер үк вакытта, 1991 елдан алып, композиторлар Нәфисә һәм Ризван Хакимовларның концерт төркемендә конферасье дип аталган тел бистәсе булып эшләдем. Шулай ук, бер ел Айдар Галимов төркемендә, өч ел Хәния Фәрхи җитәкчелегендәге “Бәйрәм” ансамблендә мәзәкче булдым. Нәтиҗәдә, бик күп тамашаларга сценарийлар, көлкеле монологлар, җыр шигырьләре язылды. Аларны Башкортстанның һәм Татарстанның күренекле сәнгать әһелләре башкара.

“Онытма таңнарыңны”(1993), “Серләшик әле бер”(1994), “Күңелле табын”(2000-2002), “Өзәңгегә баскан чак”(2002) дип аталган шигырь китаплары дөнья күрде. 1995 елдан Башкортстан язучылар берлеге әгъзасы.

Хикәяләр һәм повестьлар да язам. Алар матбугатта дөнья күреп тора. Юмористик әсәрләрдән торган “Иң күңелле китап” (2003) һәм “Мәхәббәт яңгыры” (2006) дип аталган повестьлар җыентыгы нәшер ителде. “Мәйдан” журналында басылып чыккан “Акбабайның туган көне” дигән повесть өчен Илдар Юзеев исемендәге премия бирделәр.

Бүгенге көндә Казанда яшим. Әдәби иҗат белән шөгылләнәм. 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»