|
Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.
Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.
Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.
Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.
КАЮМОВ ГАФУР
Драматург Гафур Шәкүр улы Каюмов 1959 елның 2 мартында Татарстанның Арча районы Яңа Сәрдә авылында крәстиян гаиләсендә туа. Авылда гомуми белем бирү мәктәбен һәм 1983 елда Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң, 1990 елга кадәр К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында актер булып эшли. 1990 елның сентябреннән 1997 елга кадәр ул – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты. М.Фәйзинең «Галиябану», «Асылъяр», Ә.Рахманкуловның «Боз астында дулкын», Г.Исхакыйның «Зөләйха» һәм «Җан Баевич» кебек пьесалары буенча куелган спектакльләрдә төп рольләрне уйнап тамашачыга таныла.
Сәхнә законнарын тирән үзләштергән артист сиксәненче елларда үзе дә каләм тибрәтә башлый – беренче драма әсәрләрен яза. 1990 елда аның Татар академия театрында «Мирас» дигән трагифарсы, 1991 елда тинчуринлылар театрында «Язмышлар ярында» исемле драмасы куела. Соңгысы төрле елларда Түбән Кама яшьләр театры, Уфадагы «Нур» татар театры, Әлмәт драма театры сәхнәләрендә дә тамашачыга күрсәтелә. 1992 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган «Һинд кызы» музыкаль комедиясе аеруча уңыш казана, пьеса туксанынчы еллар дәвамында Чаллы татар драма театры, Уфаның башкорт яшьләр театры, Туймазы татар театры коллективлары тарафыннан да сәхнәләштерелә. Татар академия театрының кече залында балаларга атап сәхнәләштерелгән «Сарык Арыслан» әкияти пьесасы, борынгы кыргый заманны хыялый гәүдәләндергән «Ыру» оптимистик трагедиясе, «Кабан күле серләре» музыкаль сатирасы һәм башка пьесалары да хис-фикергә бай булулары, тормыш күренешләрен фәлсәфи аспектта хәл итәргә омтылуы белән театр режиссерларының даими игътибар үзәгендә тора.
1997–2000 елларда ул Мәдәният министрлыгында, 2000–2004 елларда Татарстан телевидениесендә эшләп ала. 2004 елдан башлап Гафур Каюмов – Әлмәт дәүләт театрында баш режиссер.
Г.Каюмов – 1998 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАБЫ
Упкын өстендә уен: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 383 б. – 2000 д.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Аймәт Р. Мирас кемгә тиеш? // Татарстан яшьләре. – 1990. – 12 нояб.
Миңнуллин Т. Хәерле юл, егетләр! // Соц. Татарстан. – 1991. – 15 март.
Сәгъди Р. «Ач күзеңне – монда мин...» // Шәһри Казан. – 1993. – 15 июль.
Гыймранова Д. Тагын мәхәббәт турында // Татарстан яшьләре. – 1999. – 7 окт.
Закирҗанов Ә. Ышанычсыз ничек яшәргә? // Ә.Закирҗанов. Заман белән бергә: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 91–94 б.
* * *
Габаши А. В Казани поселилась «Индианка» // Известия Татарстана. – 1993. – 2 марта.
|
|