|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. КАСЫЙМОВ НАИЛНаил Васыйл улы Касыймов 1955 елның 18 августында Татарстан Республикасының Арча районы Ашытбаш авылында туа. 1970 елда Ашытбаш сигезьеллык мәктәбен һәм 1972 елда күршедәге Тукай-Кырлай урта мәктәбен тәмамлый. 1972–1977 елларда Казан төзүче-инженерлар институтында белем ала. 1992 елга кадәр төрле төзелеш һәм сәүдә оешмаларында өлкән инженер, директор булып эшли. 1992–1997 елларда ул Татарстан дәүләт телестудиясендә редактор, өлкән редактор хезмәтендә. 1997–1999 елларда Казан шәһәр хакимиятенең Мәдәният идарәсендә идарә башлыгының беренче урынбасары булып эшли. 1999 елдан хакимиятнең Юллар төзү идарәсендә идарә башлыгы урынбасары вазифаларын башкара. |
Иң күп укылган
|