поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

КАСЫЙМОВ ХАТЫЙП

(1932–2009)

Шагыйрь Хатыйп Касыйм улы Исрафилов 1932 елның 15 ноябрендә Татарстанның Түбән Кама (ул вакытта – Ширәмәт) районы Болгар авылында крәстиян гаиләсендә туа. Балачагы һәм үсмерчагы сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килгәнлектән, мәктәптә укуларын өзеп, бик иртә колхозның төрле кара эшләренә җигелә. Бары гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач кына, ул, Чаллы шәһәрендә берьеллык курсларда укып, тракторчы-механизатор һөнәрен ала; алга таба инде тракторчы, комбайнчы, көйләүче мастер, газ хуҗалыгы җитәкчесе сыйфатында хезмәт юлын дәвам иттерә. Бер үк вакытта кичке мәктәптә укып, әүвәл сигезьеллык белем, аннары, 1963–1969 елларда, Чистай шәһәрендә техникум программасын үтеп, техник-механик дигән диплом алуга ирешә. 1969–1976 елларда Х.Касыймов совхозда куркынычсызлык техникасы буенча инженер, 1976–1982 дә совхозның партия оешмасы сәркәтибе һәм 1983–1990 елларда Түбән Кама шәһәренең йортлар идарәсендә инженер булып эшли.

Нинди генә авыр эштә эшләсә дә, шигърияткә мәхәббәт, иҗат итү дәрте Хатыйп Касыймовны бөтен тормыш юлы буенча әйдәп-озатып бара. Ул, Рахмай Хисмәтулла җитәкләгән «Кама таңнары» әдәби иҗат берләшмәсе утырышларына даими йөреп, шигърият серләрен өйрәнә, каләмен чарлый, язган шигырьләрен, проза жанрындагы парчаларын шәһәр газетасы редакциясенә юллый тора. Матбугатта басылган һәр шигырь, һәр язма аның күңеленә яңа иҗади дәрт, илһам өсти. Тора-бара шигырьләре Казан матбугатында да күренә башлый. 1990 елда инженерлык эшен бөтенләй калдырып, ул Түбән Кама шәһәрендә чыга торган «Туган як» газетасы редакциясенә әдәби хезмәткәр-хәбәрче булып эшкә күчә. Иҗат эшенең җанлануына бу янә бер этәргеч була. Ниһаять, яшь каләм тибрәтүчеләрнең, башлап язучыларның Татарстан китап нәшриятында серия рәвешендә чыгарыла торган «Беренче карлыгачлар» җыентыгының 1988 елгы басмасында Хатыйп Касыймовның да утызлап шигыре урнаштырыла, ә 1991 елда «Акчишмә» исеме белән беренче мөстәкыйль шигырь китабы басылып чыга. Алга таба шагыйрьнең «Кичке моң», «Мин җирдә калам», «Ак болытка орынам» дигән китапларын укучылар игътибарына тапшыра.

Ул 2009 елда Түбән Кама шәһәрендә вафат була.

Х.Касыймов – 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Акчишмә: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 90 б. – 3000 д.
Кичке моң: шигырьләр. – Казан: Матбугат йорты, 2001. – 208 б. – 1000 д.
Мин җирдә калам: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 142 б. – 1000 д.
Ак болытка орынам: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 111 б. – 2000 д.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»