поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

КАСЫЙМОВ ЭДУАРД

(1930–1986)

Прозаик, фольклорчы Эдуард Салихҗан улы Касыймов 1930 елның 7 ноябрендә хәзерге Киров өлкәсенең Слободский районы Карино авылында укытучы гаиләсендә туа. Ишле гаиләдә үсеп, 1937 елда әтисе репрессиягә дучар булу сәбәпле, җиде яшеннән ярым ятим кала. 1943 елда бишенче сыйныфны тәмамлауга, әнисе, балаларын ияртеп, үзенең туган каласы Малмыжга кайтып урнаша. Эдуард шунда әүвәл җидееллык татар мәктәбен, аннан соң кичке эшче яшьләр мәктәбендә сигезне тәмамлап, тугызынчы-унынчы сыйныф белемен шәһәрдәге рус урта мәктәбендә ала.

1948–1953 елларда Э.Касыймов Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Студент елларында көндәлек матбугатта беренче иҗат тәҗрибәләре – кыска-кыска хикәяләре, очерк язмалары белән катнаша башлый. Университетны тәмамлагач, 1957 елга кадәр башта Татарстанның Азнакай район үзәгендә, аннары Киров өлкәсендәге Түбән Шөн дигән татар авылы урта мәктәбендә укытучы булып эшли.

1957–1960 елларда Э.Касыймов – СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты аспиранты. Аспирантураны тәмамлагач, институтның татар фольклоры бүлегендә кече гыйльми хезмәткәр булып эшли башлый, татар халык иҗаты әсәрләренең төр һәм жанрларын өйрәнә, диссертация яза. «Татар халык әкиятләрендә сатира һәм юмор» дип аталган бу диссертациясен ул 1966 елда яклый һәм «филология фәннәре кандидаты» дигән гыйльми дәрәҗә ала. Фәнни эш белән җитди шөгыльләнү өстенә Э.Касыймов бу елларда әдәби иҗатын да онытмый: 1959 елда балалар өчен «Кызыл маяклар» исемле хикәяләр җыентыгын һәм 1962 елда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Мәгариф») журналы битләрендә сәнгать кешеләре, галимнәр тормышыннан алып язылган беренче күләмле әсәрен – «Кояш көн дә чыга» дигән повестен бастыра. Тагын ике елдан аның үз биографиясе һәм әтисенең фаҗигасе мотивлары белән өретелгән, утызынчы еллар чынбарлыгын шактый реалистик планда, психологик тирәнлек белән сурәтләгән «Гомер ике килми» романы дөнья күрә. 1965–1967 елларда Э.Касыймов Татарстанның Алабуга шәһәрендәге педагогия институтында татар фольклоры һәм татар әдәбияты фәннәрен укыта.

Алабугада яшәгән ун ел аның иҗат мирасын яңа әсәрләр белән баета: Кама буендагы Бондюг химия заводы тарихына бәйле вакыйгаларны яктырткан «Чулман – оныклар дәрьясы» дилогиясе («Томан аша» һәм «Һаваларда тургай» исемле романнар), төрле чор һәм төрле даирә кешеләре тормышыннан катлаулы язмышларны гәүдәләндергән «Бир кулыңны, дустым!», «Көмеш язулы кылыч», «Сорбонна профессоры һәм без» исемле повестьлары языла һәм басылып чыга. «Чулман – оныклар дәрьясы»ның Мәскәүдә «Современник» нәшриятында русча тәрҗемәдә басылып чыккан дилогиясе өчен Э.Касыймов 1978 елда ВЦСПС һәм СССР Язучылар берлегенең махсус премиясенә лаек була.

1972 елда әдип Алабугадан Чаллы шәһәренә күчә һәм 1980–1981 елларда Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы оешмасына җитәкчелек итә. Бу елларда ул Кама буйларына автомобиль гиганты төзелеше алып килгән зур үзгәрешләр турында байтак очерклар, хикәяләр һәм публицистик мәкаләләр бастыра, шәһәр яны авыл халкы тормышында шул икътисади һәм рухи үзгәрешләр нәтиҗәсендә туган катлаулы хәлләрне әхлакый һәм фәлсәфи күзлектән анализлаган «Җир балкышы» исемле оптимистик рухтагы романын яза. Бу аның күләмле соңгы әдәби әсәре була.

Әдәбият мәйданында ирешкән иҗат уңышлары өчен һәм илле яше тулу уңае белән Э.Касыймов 1980 елда «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Ул 1986 елның 21 мартында Чаллы шәһәрендә йөрәк авыруыннан кинәт вафат була.

Э.Касыймов – 1964 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Кызыл маяклар: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 8000 д.
Кояш көн дә чыга: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 199 б. – 12000 д.
Гомер ике килми: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 303 б. – 15000 д.
Күл малае: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 107 б. – 15000 д.
Томан аша: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 251 б. – 15000 д.
Бир кулыңны, дустым!: повесть һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 219 б. – 13000 д.
Сорбонна профессоры һәм без: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 112 б. – 14000 д.
Һаваларда тургай: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 327 б. – 15000 д.
Повестьлар / ахыргы мәкалә авт. Р.Мостафин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 368 б. – 15000 д.
Чулман – оныклар дәрьясы: роман-дилогия. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 496 б. – 15000 д.
Шиңмәсен гөлләрең: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 479 б. – 13300 д.
Гомер ике килми: роман, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 352 б. – 15000 д.
* * *
На Каме-реке: очерки о нефтяниках. – М.: Сов. Россия, 1979. – 77 с. – 30000 экз.
Чулман – река внуков: в 2-х кн. / пер. с татар. О.Саракташ, Г.Свиридова. – М.: Современник.
Кн. 1.: роман / предисл. В.Попова. – 1976. – 396 с. – 100000 экз.
Кн. 2.: роман. – 1980. – 400 с. – 50000 экз.
Живой памятник: рассказы для детей / составл. и пер. с татар. М.Сафина. – Наб. Челны: КамАЗ, 1995. – 32 с. – 1500 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Юзиев Н. Чулман буенда завод бар // Соц. Татарстан. – 1978. – 20 апр.
Сафин Ф. Еллар яктысы // Казан утлары. – 1980. – № 11. – 161–162 б.
Мөхәммәтшин Х. Чаллы тәмугында ул янды // Шәһри Казан. – 1996. – 29 июнь.
Сафин М. Эдуард Касыймов // Фән һәм мәктәп. – Наука и школа. – 1997. – № 3. – 109–113 б.
Вәли Р. Гомер ике килми // Шәһри Казан. – 2000. – 1 нояб.
Миңлебаев К. Гуманистлык үрнәге // Казан утлары. – 2000. – № 11. – 184–185 б.
Сибат Р. Нократның чын татары // Ватаным Татарстан. – 2000. – 15 нояб.
Гыйззәтуллин Н. Эдуард дустым хатлары // Мәдәни җомга. – 2001. – № 13 (март).
Салихов Р. Кояш томанны тарата. – Алабуга: Алабуга дәүл. пед. ин-ты, 2003. – 173 б.
Харисова Г. Җир язмышы, кеше язмышы // Милли мәдәният. – 2004. – № 5. – 33–35 б.
Харисова Г. Үткәннәргә илтифат // Мәйдан. – 2004. – № 9. – 94–102 б.
Бәшәр Р. Гомер ике килми шул // Мәдәни җомга. – 2005. – 11 нояб.
Низамов И. Эдуард Касыймов – публицист // Мәйдан. – 2005. – № 11. – 137–146 б.
Низамов И. Иҗатта үрнәк көче // Мәдәни җомга. – 2005. – 23 дек.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»