поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

КАШТАНОВ НӘКЫЙП

Нәкыйп Фәсхетдин улы Каштанов 1942 елның 8 гыйнварында Чуашстан Республикасының Батыр районы Кыр-Бикшик авылында туа. Туган авылы мәктәбендә җиде сыйныф белем алгач, үзләреннән җиде чакрым ераклыктагы Шыгырдан авылы мәктәбенә йөреп, унны тәмамлый. Романтик табигатьле егет, Әстерхан якларына китеп, берникадәр вакыт балык промыселында, аннары Уфа шәһәрендәге кирпеч заводында эшләп кайта. 1961 елда армиягә алынып, дүрт ел Ак диңгез Хәрби флотында гаскәри хезмәт мөддәтен уза.

1965 елда белем алырга омтылу егетне Казанга алып килә. 1965–1971 елларда ул Казан дәүләт медицина институтында укый. Институтны тәмамлагач, табиблык эшен Чистай шәһәренең Үзәк район хастаханәсендә башлап җибәрә. Инде менә утыз елга якын ул Казанда Республика клиник хастаханәсендә үз белгечлеге буенча хезмәтен дәвам иттерә.

Н.Каштанов балачактан ук шигырьләр язу белән мавыкса да, аның исеме көндәлек матбугатта студент елларында гына күренә башлый. Баштарак ул медицина темаларын яктырткан язмалары белән катнаша. Җитмешенче еллар ахырыннан исә «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй»), «Татарстан яшьләре» газеталарында, «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналларында, «Идел» альманахы битләрендә даими басыла килгән шигырьләре, хикәяләре белән исемен таныта. Шул вакыттан бирле аның табиблык һөнәри хезмәте әдәби иҗат эше белән янәшә бара.

Н.Каштановның балалар өчен язган шигырьләре «Шәһәргә килгән Аю» дигән гомуми исем белән Татарстан китап нәшриятында 1992 елда аерым китап булып басылып чыга. Язучының 1997 елда дөнья күргән «Айгөлнең туган көне» исемле икенче шигъри җыентыгы да балалар яратып укыган китапларның берсенә әверелә.

Н.Каштанов – балалар прозасында да актив иҗат итә. Аның «Төлке» операциясе» (1995), «Ак күгәрчен күктә уйный» (1999), «Тылсымлы курай» (2001) кебек китапларындагы повестьлар, хикәяләр, әкиятләр, мәзәкләр укучылар тарафыннан җылы каршы алына. Кайбер кыска хикәяләре, шигырьләре мәктәп дәреслекләренә дә кертелә.

Соңгы елларда ул лирик яңгырашлы, иҗтимагый-фәлсәфи эчтәлекле, үзенчәлекле метафораларга бай шигъри әсәрләр иҗат итү юнәлешендә дә нәтиҗәле эшли. Аларның шактый өлеше язучының төрле нәшриятларда басылып чыккан «Сәйлән», «Язмыш орчыгы», «Күкләргә кунмый тузан» кебек җыентыкларында урын ала.

Н.Каштанов республика матбугатында әдәби очерклары, публицистик язмалары белән даими катнаша килә. Туган тел, милләт язмышы, татар халкының гореф-гадәтләре, рух белән тән сәламәтлеге проблемаларына, әдәбият-сәнгатькә кагылышлы мәкаләләре аны киң кырлы каләм иясе итеп таныта. Ул шулай ук медицина өлкәсендә фәнни тикшеренүләр алып барган һәм гамәли нәтиҗәләргә ирешкән табиб-галим буларак та үз даирәсендә билгеле шәхес.

Н.Каштанов – 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Шәһәргә килгән Аю: шигырьләр, табышмаклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 32 б. – 10000 д.
«Төлке» операциясе: повесть һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 80 б. – 5000 д.
Бүрекле багана: шигырьләр. – Казан: «Салават күпере» китапханәсе, 1996. – 15 б. – 1400 д.
Айгөлнең туган көне: шигырьләр, табышмаклар, әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 55 б. – 5000 д.
Ак күгәрчен күктә уйный: повесть, хикәяләр, әкиятләр, мәзәкләр. – Казан: АБАК, 1999. – 167 б. – 1000 д.
Кикрикле гөмбә: шигырьләр. – Казан: «Салават күпере» китапханәсе, 2000. – 15 б. – 12808 д.
Тылсымлы курай: повесть, хикәяләр, әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 144 б. – 3000 д.
Язмыш орчыгы: шигырьләр. – Казан: Рухият, 2002. – 240 б. – 2000 д.
Тузганак = Одуванчик: балалар өчен шигырьләр / тәрҗ. С.Малышев. – Казан: Мәгариф, 2003. – 24 б. – 2000 д. (Татар һәм рус телләрендә.)
Канатлы чәчәкләр: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 64 б. – 5000 д.
Күкләргә кунмый тузан: шигырьләр. – Казан: Тамга, 2004. – 336 б. – 2000 д.
«Кыйссаи Йосыф»ка сәяхәт. – Казан: Матбугат йорты, 2005. – 80 б. – 2000 д.
Кайсы ай бу?: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 28 б. – 5000 д.
Читекле алмагач: нәни хикәяләр, әкиятләр. – Казан: Мәгариф, 2005. – 40 б. – 2000 д.
Күчтәнәч: хикәяләр, әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 104 б. – 3000 д.

* * *
Точечный массаж. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1993. – 64 с. – 5000 экз.
Гангрена легких. Тромбоз. Эмболия легких. Инфаркт легких: монография. – Казань: Дом печати, 2001. – 188 с. – 1000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Әшрәфҗанов Х. Учларымда яна соңгы сөю хаты... // Мәдәни җомга. – 2004. – 20 авг.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»