поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

КАРИ ӘНӘС

(1920–1954)

Шагыйрь Әнәс Кари (Әнәс Кари улы Кариев) 1920 елда Татарстанның Азнакай районы Уразай авылында крәстиян гаиләсендә туа. 1937 елда урта мәктәпне һәм 1939 елда Үзбәкстандагы Үргәнеч укытучылар институтын тәмамлаганнан соң, шул ук институтның әзерлек курсларында ике ел укытучы булып эшли, аннары, туган якларына кайтып, 1942 елның җәенә кадәр урта мәктәптә укыта. Шул елның көзендә Ә.Кари фронтка китә, Орлов тирәсендә барган канлы сугышларда катнаша һәм, каты яраланып, ахырда армия хезмәтеннән бөтенләй азат ителә.

Армиядән кайткач, Ә.Кари берникадәр вакыт яңадан Үргәнеч укытучылар институтында укыта, ә 1945 елдан гомеренең соңгы көненә кадәр (Ә.Кари 1954 елның 4 апрелендә вафат була) Татарстанның Арча педагогия училищесында һәм Питрәч районындагы Янсуар урта мәктәбендә укытучы булып эшли.

Ә.Кари – үзенең кыска иҗат гомерен балалар әдәбиятына багышлаган шагыйрь. Аның «Балаларга бүләк» исемле беренче җыентыгы 1947 елда дөнья күрә. Үзе исән чагында ул тагын өч-дүрт китабын чыгарырга өлгерә. Вафатыннан соң да аның китаплары әледән-әле басылып тора. Шагыйрь иҗатының иң уңышлы үрнәкләре шагыйрьнең «Сыналган мәхәббәт», «Тамчы һәм чишмә», «Гөлбакча» исемле сайланма шигырьләр, поэмалар җыентыкларында һәм «Татар балалар поэзиясе антологиясе» китабында (1980) урын ала.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Балаларга бүләк: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1947. – 34 б. – 5000 д.
Гөлбакча: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1948. – 23 б. – 5000 д.
Күңелле ел: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1951. – 59 б. – 5065 д.
Дуслык: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1953. – 36 б. – 7000 д.
Беренче адымнар: шигырьләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1954. – 16 б. – 10000 д.
Сыналган мәхәббәт: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Таткнигоиздат, 1956. – 99 б. – 5000 д.
Тамчы тамганда: шигырьләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1957. – 24 б. – 8000 д.
Хуш килдегез, кошлар!: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 13 б. – 2300 д.
Тамчы һәм чишмә: шигырьләр / төз. С.Шакир. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 128 б. – 2100 д.
Тамчы тамганда: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 32 б. – 30000 д.
Гөлбакча: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 79 б. – 5000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Нур Г. Үсү юлында // Сов. әдәбияты. – 1950. – № 2. – 110–114 б.
Безнең балачак әдипләре // Салават күпере. – 1997. – № 2–3. – 20 б.
Мозаффаров Н. Шагыйрь – пионерлар янында // Маяк. – 1998. – 10 февр.
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»