поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

КАМАЛ ӘНӘС

(1908–1978)

Драматург һәм театр эшлеклесе Әнәс Камал (Әнәс Галиәсгар улы Камалетдинов) 1908 елның 20 февралендә (яңа стиль белән 5 мартта) Казан шәһәрендә татар драматургиясе классигы Галиәсгар Камал гаиләсендә дөньяга килә. Бала вакытыннан ук әдәбият-сәнгать дөньясында кайнап, язучылар, артистлар, музыкантлар белән якыннан аралашып, аларның көчле рухи йогынтысы астында тәрбияләнеп үсә. Җиде-сигез яшьләрендә ул инде сәхнәдә: «Шәрекъ клубы»нда уздырыла торган әдәби-музыкаль кичәләрдә нәфис сүз, җыр номерлары белән катнаша башлый, соңга таба «Сәйяр» театр труппасы куйган спектакльләрдә балалар рольләрен башкаручы артист булып таныла.

1924 елны Татар дәүләт театры каршында Касыйм Шамил җитәкчелегендә балалар труппасы оештырылгач, уналты яшьлек Әнәс әлеге труппаның даими артистларыннан берсе булып китә һәм театрның өч еллык яшәү дәверендә дистәләрчә спектакльләрдә уйный.

Әнәстә язучылык һәвәсе бик иртә уяна. Унөч-ундүрт яшьләрендә ул, Хуҗа Насретдин турындагы халык мәзәкләреннән файдаланып, беренче сәхнә әсәрен яза, ә 1924 елда иҗат иткән «Чегән егете белән качкан мулла кызы Хәмидә» исемле пьесасы исә Казандагы Кызыл Октябрь исемендәге театр сәхнәсендә куела. «Яшьлек дәрте зур иде, – дип искә ала әдип үзе бу еллардагы әдәби мавыгулары турында. – Г.Кутуй «Балдызкай»ны язгач, «Җизнәкәе» дә кирәктер дип, шул исемдәге музыкаль комедия язып ташладым. Аны Габдулла абый Камал I гә укырга биргән идем, Әгерҗедә, Уфада, тагын кайсыдыр бер шәһәрдә сәхнәгә куелганын ишетеп белдем, әмма үземә ул «шедеврым»ны артистлар уйнавында күрергә туры килмәде».

Матбугатта басылмаганлыктан һәм кулъязмалары да сакланмаганлыктан, әлеге әсәрләрнең сәнгатьчәлек дәрәҗәсе турында сүз йөртеп булмый, билгеле. Һәрхәлдә, автор үзе аларны «өйрәнчек тәҗрибәләрем» дип бәяли һәм үзенең беренче җитди әсәре итеп 1927 елда язылып, 1928 елда аерым китап булып басылып чыккан «Биш меңле Гайнетдин» комедиясен саный. Авыл тормышы фонында батрак егет Гайнетдин белән аның биш мең сум отыш чыккан облигациясен һәм сөйгән кызын кулга төшерергә хәйлә корып йөргән кулак малае Сафи арасындагы конфликтлы мөнәсәбәтләрне шактый кызыклы сәхнә чаралары, көлкеле ситуацияләр ярдәмендә хәл иткән бу комедия чыннан да яшь авторга уңыш китерә.

Театрга, әдәбият-сәнгатькә мәхәббәт 1928 елда Ә.Камалны Казан сәнгать техникумына китерә. Студентлык чорында да ул театрдан аерылмый – Казан эшче театрында әдәби бүлек мөдире вазифаларын башкара һәм бу театр репертуары өчен сәхнә әсәрләре яза. 1930 елда техникумның театр бүлеген тәмамлаганнан соң, Ә.Камалны яңа төзелеп килгән колхоз-совхоз театрына эшкә җибәрәләр. Заманында «Шоңкар театры» дип халык арасында популярлык казанган әлеге коллективта биш елга якын эшләү дәверендә яшь язучы юмор-сатира һәм эстрада сәнгатенең күп кенә нечкәлекләрен, серләрен үзләштерә. Әдипнең «Давыл» (1930), «Ике көч» (1931) исемле пьесалары да әлеге театрда эшләү дәверендә иҗат ителә.

1935 елда, Беренче районара колхоз-совхоз театры нигезендә Минзәлә татар дәүләт драма театры төзелгәннән соң, Ә.Камал Казанга кайта һәм 1955 елга кадәр республиканың төрле матбугат идарәләрендә техник секретарь, техник редактор, әдәби хезмәткәр, Татарстан Язучылар берлегендә консультант һәм Татарстан китап нәшриятында мөхәррир вазифаларын башкара. Бу елларда драматургның иҗат активлыгы тагы да арта: «Туй» (1937–1939), «Буран» (1943), «Сәлам хат» (1947), «Юллар» (Г.-Х.Садри белән берлектә, 1950), «Март бураннары» (1955) кебек зур күләмле комедия, драмалары һәм клуб сәхнәләре өчен берәр пәрдәле пьесалары («Авыл кызы», «Беренче апрель», «Юлдашлар», «Паркта», «Көтүченең көтелмәгән кунагы», «Каршылау», «Җан көекләре» һ.б.) языла. Дүрт пәрдәле «Буран» лирик комедиясе һәм Г.Камал, Г.Тукай әсәрләре нигезендә язылган «Иске Казанда» исемле сатирик инсценировкасы исә (1951) илленче елларда Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә дә күренеп ала.

Гомумән, Ә.Камал кырыклап сәхнә әсәре яза, унөч китап бастырып чыгара, күмәк җыентык һәм альманахларда аның эстрада өчен язылган күпсанлы чәчмә һәм тезмә әсәрләре дөнья күрә. Әдипнең балалар өчен язылган хезмәтләре дә бар. Ул Татар дәүләт курчак театры өчен, Г.Тукайның мәшһүр поэмасы сюжетына таянып, «Кисекбаш» (1950) комедиясен яза, А.Гайдарның «Школа» («Мәктәп», 1956) дигән повестен һ.б. язучыларның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Шулай да Ә.Камал калдырган мул иҗади мирасның тарихи-әдәби яктан иң кыйммәтле өлеше әтисе турында язылган пьесадыр, мөгаен. Галиәсгар Камал турында унлап хикәяне үз эченә алган «Гүзәл тормыш сәхифәләре» китабы һәм «Межасыз кырларда беренче тургайлар» исемле истәлекләр тупланмасы тормыш материалының кызыклыгы, ышандыргыч көче, сәнгатьчә нәфислеге белән һәр буын укучысының рухи зәвыгын канәгатьләндерерлек.

Әтисе турындагы мәкалә һәм истәлек язмалары белән Ә.Камал матбугатта әле сугышка кадәр үк күренә башлый. 1950 елда аның «Халык драматургы Г.Камал», 1958 елда «Гүзәл тормыш сәхифәләре» исемле китаплары басылып чыга. Узган гасырның алтмышынчы елларыннан башлап ул классик драматургның тормышы һәм иҗаты турында туплаган материаллар һәм үзенең шәхси истәлекләре нигезендә аерым хикәя-новеллалардан торган китап язарга керешә. Ләкин, кызганычка каршы, 1978 елның 18 мартында кинәт вафат була, үзенең башлаган эшен ахырына кадәр җиткерә алмый. Язылган кадәресе (тугыз хикәя) әдипнең 1988 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан «Март бураннары» исемле сайланма әсәрләре җыентыгында урын ала.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Биш меңле Гайнетдин: пьеса. – Казан: Татиздат, 1928. – 40 б. – 3000 д.
Давыл: пьеса. – Казан: Татиздат, 1931. – 62 б. – 5000 д.
Ике көч: драма. – Казан: Татиздат, 1931. – 38 б. – 5000 д.
Клуб һәм колхоз сәхнәсе. – Казан: Татиздат, 1932. – 61 б. – 5000 д.
Туй: муз. комедия. – Казан: Татгосиздат, 1940. – 77 б. – 6000 д.
Халык драматургы Г.Камал: биогр. очерк. – Казан: Татгосиздат, 1950. – 64 б. – 5000 д.
Бер пәрдәлек пьесалар. – Казан: Татгосиздат, 1951. – 39 б. – 3065 д.
Комедияләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1955. – 79 б. – 5000 д.
Сайланма пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 207 б. – 6000 д.
Гүзәл тормыш сәхифәләре: Галиәсгар Камал турында хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 80 б. – 6000 д.
Кисекбаш: балалар сәхнәсе өчен сатирик комедия. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 58 б. – 6000 д.
Комедияләр һәм скетчлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 122 б. – 14000 д.
Беренче тургайлар: пьесалар, истәлекләр / төз. Р.Даутов; кереш сүз авт. Р.Ишморат. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 240 б. – 8000 д.
Март бураннары: пьесалар, хикәяләр, истәлекләр / төз. һәм кереш сүз авт. Р.Даутов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 272 б. – 13000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Зәйни Ш. Драматург үткән юл // Казан утлары. – 1968. – № 3. – 154–156 б.
Зәйни Ш. Театр кешесе, әдәбият кешесе // Соц. Татарстан. – 1968. – 6 март.
Әнәс Камалга – 70 яшь // Казан утлары. – 1978. – № 2. – 181 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»