поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

КАМАЛ ГАЛИӘСГАР

(1879–1933)

Татар әдәбиятының классик язучысы, драматург, шагыйрь, журналист, әдәбият тәнкыйтьчесе, җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Камал (Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдинов) 1879 елның 6 гыйнварында (искечә 1878 елның 25 декабрендә) Казан шәһәрендә һөнәрче-мехчы гаиләсендә дөньяга килә. Сабый вакыты әнисе Мәүгыйзәнең туган җире Түбән Масра дигән авылда (Татарстанның хәзерге Арча районы) әби-бабалары тәрбиясендә уза. Алты яшьләренә җиткәч, шунда мәктәпкә йөри башлый, аннары, Казанга кайтарылып, укуын әүвәл «Госмания» һәм «Халидия» мәдрәсәләрендә, соңра, 1893–1900 елларда, шул заманның алдынгы мәдрәсәләреннән саналган «Мөхәммәдия»дә дәвам иттерә. Бер үк вакытта «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе янындагы өч сыйныфлы русча мәктәптә дә башлангыч белем ала. Мәдрәсәдә укыган елларында әдәбият һәм театр сәнгате белән кызыксына башлый: рус театрында барган спектакльләргә яратып йөри, сәхнә өчен язылган төрекчә, русча китапларны мавыгып укый. Ниһаять, үзендә дә иҗат дәрте уянып, 1898 елда «Бәхетсез егет» дип исемләнгән тәүге драмасын яза. Күп тә үтми, икенчесе дә языла («Өч бәдбәхет»). Бу ике оригиналь әсәр һәм Г.Камал тарафыннан тәрҗемә ителгән төрек драматургы Нәмык Кәмалның «Кызганыч бала» («Заваллы чуҗык») драмасы 1900 елда Казанда аерым китаплар булып басылып чыгалар. Бер үк вакытта яшь автор шигырьләр, хикәяләр яза, тәрҗемә өлкәсендә эшчәнлеген җәелдереп җибәрә.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлагач, Г.Камал халык арасында аң-белем, мәгърифәт тарату эшенә үзеннән өлеш кертү максаты белән 1901 елда «Мәгариф көтебханәсе» исемендә китап бастыру һәм сату ширкәте оештыра һәм 1905 елларга кадәр бу ширкәтнең эшенә җитәкчелек итә, аннан соң да пайчы сыйфатында ширкәтнең эш-гамәлләренә якыннан катнашуын дәвам иттерә. Бу елларда ул берничә тапкыр Төркиягә сәяхәт ясый, һәр барган саен аннан Казанда сатып тарату өчен күпләп төрекчә китаплар алып кайта.

Русиядәге 1905–1907 еллардагы инкыйлаб Г.Камалның мәдәният өлкәсендәге иҗтимагый эшчәнлеге һәм әдәби иҗаты киңәюгә тагы да зур этәргеч була. 1905 елның октябреннән ул Казанда чыга башлаган татарча беренче газета «Казан мөхбире»ндә эшләргә керешә, ә бераздан, 1906 елның февралендә, милли-демократик юнәлештәге «Азат» газетасына күчә, аның фактик мөхәррире була. Шул ук елның июнендә бу газетаның исеме «Азат халык» дип үзгәртелеп, ул бөтенләй Г.Камал наширлеге һәм мөхәррирлегендә чыга башлый. Ләкин «Азат халык»ның да гомере озын булмый: унбиш саны чыккач, милли һәм социалистик эчтәлектәге мәкаләләр бастырганы өчен, газета урындагы хакимият тарафыннан туктатыла.

Әдипнең шуннан соңгы газетачылык хезмәте башлыча педагог һәм тел галиме Әхмәтһади Максуди (Садри Максуди-Арсалның абыйсы) мөхәррирлегендә чыккан «Йолдыз» газетасы белән бәйле, ул анда 1917 елның октябренә кадәр эшли. 1908–1909 елларда Г.Тукай белән бергә милли-демократик эчтәлектәге «Яшен» исемле көлке журналы чыгара. Г.Камал, бу журналның нашире, рәсми мөхәррире булуы белән беррәттән, анда күпсанлы мәкалә, шигырьләре һәм үзе ясаган карикатуралары белән дә актив катнаша.

Бу чорда Г.Камалның драматургия өлкәсендәге иҗади уңышлары, татар театры сәнгатен тудыру юлындагы иҗтимагый һәм гамәли эшчәнлеге аеруча игътибарга лаек. 1906 елның 22 декабрендә «Гыйшык бәласе» (төрекчәдән Г.Кәрам тәрҗемәсе) һәм «Кызганыч бала» (Нәмык Кәмал әсәре, Г.Камал тәрҗемәсе) пьесалары буенча Казанда беренче мәртәбә ачык спектакль уйнала. Әдипнең якыннан катнашуы һәм матди, гамәли ярдәме белән оештырылган шушы ачык спектакль уйналу көне татар мәдәнияте, сәнгате тарихына милли профессиональ театрның туу датасы булып теркәлә. Профессиональ милли театр барлыкка килү Г.Камалның иҗади дәртен бермә-бер арттырып җибәрә. 1907–1912 еллар арасында ул үзенең иң көчле, сәнгатьчә иң камил сәхнә әсәрләрен яза. «Бәхетсез егет» (икенче варианты, 1907), «Беренче театр» (1908), «Бүләк өчен» (1909), «Уйнаш» («Өч бәдбәхет»нең камилләштерелгән варианты, 1910), «Банкрот» (1911), «Безнең шәһәрнең серләре» (1911), «Дәҗҗал» (1912), «Каениш» (1912) – инкыйлабкача татар тормышының төрле якларын чагылдырган һәм үткен-үтемле, юмор катыш сатира чаралары белән искелекне, иҗтимагый торгынлыкны, мещанлыкны тәнкыйть иткән драма һәм комедияләр – әдипнең үз иҗатында гына түгел, гомумән, татар драматургиясе тарихында иң биек нокталарны билгеләүче әсәрләрдән саналалар.

Г.Камалның бу чор әдәби тәнкыйть һәм публицистика өлкәсендә иҗаты да бай эчтәлек һәм заманча актуальлеге белән аерылып тора. 1905–1915 еллар арасында әдип «Казан мөхбире», «Азат», «Азат халык», «Әлислах» һәм бигрәк тә «Йолдыз» газеталары битләрендә татар иҗтимагый тормышының һәм әдәби хәрәкәтенең, театр сәнгатенең төрле мәсьәләләренә багышланган йөзләрчә публицистик, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, яңа чыккан китапларга, сәхнәдә уйналган яңа спектакль премьераларына рецензияләр бастыра. Аларда да драматург, сәхнә әсәрләрендәге кебек үк, үткен күзле сәясәтче, тынгысыз тәнкыйтьче һәм туган халкының мәнфәгатьләрен яклаучы, милли мәдәният үсешен кайгыртучы ватандар шәхес булып күз алдына килеп баса.

1912 елның көзендә Балкан берлеге дәүләтләре (Болгария, Греция, Сербия, Черногория) белән Төркия арасында тарихта Икенче Балкан сугышы дип йөртелгән низаг башлангач, «Йолдыз» газетасы идарәсе Г.Камалны Төркиягә үзенең махсус мөхбире итеп җибәрә. Русиядән 1912 елның ноябрь урталарында китеп, 1913 елның гыйнвар ахырларына кадәр Истанбул шәһәрендә яши һәм Төркиядәге сугыш чоры вазгыяте, халкының тормышы-көнкүреше, сугышка мөнәсәбәте, хөкүмәт даирәләренең эчке һәм тышкы сәясәте, төрле сәяси фиркаләр арасындагы көрәш һәм башкалар турында «Йолдыз» газетасына озын-озын мәкаләләр язып тора (җәмгысы унбишләп мәкалә, шулардан күпчелеге – «Йолдыз»да, берничәсе Оренбургтагы «Вакыт» газетасында басылган).

1914–1917 еллар дәвамында Г.Камал газетадагы журналистлык эшеннән тыш рус һәм дөнья әдәбиятыннан татар теленә шактый күп сәхнә әсәрләре тәрҗемә итә. Алар арасында рус драматургларыннан А.Островскийның «Яшенле яңгыр» («Гроза», 1914), Н.Гогольнең «Ревизор» (1916), француз драматургы Ж.Мольерның төрек теле аша тәрҗемә ителгән «Саран» (1914) һәм «Ирексездән табиб» (1916), төрек драматургы Габделхак Хәмиднең «Дөхтәре һинд» («Һинд кызы», 1917), Нәмык Кәмалның «Ватан» (1917) пьесаларын күрсәтеп үтәргә мөмкин. Бу тәрҗемә әсәрләр, шул еллардагы театр сәхнәләрендә кат-кат уйналып, татар милли театр сәнгате үсешенә уңай йогынты ясаганнар.

1923 елда әдәби эшчәнлегенең егерме биш еллык бәйрәме уңае белән аңа «Хезмәт батыры» дигән, ә 1926 елда, татар профессиональ театрының егерме еллыгында, «Татарстанның халык драматургы» дигән шәрәфле исемнәр бирелә. 1939 елдан исә татарның төп театры – Татар академия театры да драматургның абруйлы исемен йөртә башлый.

Үзе исән чагында Г.Камалның ике томнан торган әсәрләр җыелмасы нәшер ителә. 1978–1981 елларда исә тууына йөз ел тулу уңае белән өч томлык әсәрләр тупланмасы басыла.

Галиәсгар Камал 1933 елның 16 июнендә 54 яшендә Казанда вафат була.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Галиәсгар Камал әсәрләре / кереш сүз авт. Г.Рәхим. – Казан: Татар. матбугат-нәшр. комбинаты, 1925. – 132 б. – 5000 д. (Гарәп графикасында.)
Г.Камал әсәрләре: 2 томда / кереш сүз авт. Ф.Сәйфи. – Казан: Яңалиф, 1929–1930. – 5000 д. (Латин графикасында.)
1 т.: пьесалар. – 1929. – 178 б.
2 т.: пьесалар. – 1930. – 159 б.
Галиәсгар Камал әсәрләре / кереш сүз авт. Г.Нигъмәти. – Казан: Татгосиздат, 1935. – 574 б. – 5000 д. (Латин графикасында.)
Сайланма әсәрләр / кереш сүз авт. Х.Җәмил. – Казан: Татгосиздат, 1938. – 534 б. – 10000 д. (Латин графикасында.)
Сайланма әсәрләр. – Казан: Татгосиздат, 1942. – 388 б. – 3070 д.
Драма һәм комедияләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 299 б. – 9000 д.
Әсәрләр: 3 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978–1982. – 18000 д.
1 т.: пьесалар / төз., искәрмәләр һәм соңгы сүз авт. Б.Гыйззәт. – 1978. – 406 б.
2 т.: пьесалар, эстрада әсәрләре, шигырьләр / төз., текст һәм искәрмәләрне әзерләүче Н.Ханзафаров. – 1979. – 543 б.
3 т.: хикәяләр, мәкаләләр, рецензияләр, истәлекләр / төз., текст һәм искәрмәләрне әзерләүчеләр: З.Рәмиев, Ф.Ибраһимова, Ә.Алиева. – 1981. – 325 б.
Сайланма әсәрләр: пьесалар, хикәяләр, истәлекләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 302 б. – 3000 д.

* * *

Первое представление: комедия / пер. с татар. Э.Ходжаевой. – Казань: Татгосиздат, 1938. – 32 с. – 3000 экз.
Пьесы / пер. с татар. Э.Ходжаевой. – Казань: Татгосиздат, 1940. – 66 с. – 12000 экз.
Первое представление: комедия / предисл. А.Ахмадуллина. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1978. – 187 с. – 10000 экз. (На татарском и русском языках. Сувенирное издание.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гали М. Г.Камал: тормышы, иҗаты. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 156 б.
Г.Камал: альбом. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 112 б.
Камал Ә. Халык драматургы Г.Камал. – Казан: Татгосиздат, 1950. – 64 б.
Камал Ә. Гүзәл тормыш сәхифәләре: Г.Камал турында хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 80 б.
Абдуллин И. Г.Камал драмаларының теле. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 198 б.
Хисмәтуллин Х. Галиәсгар Камал: критик-биогр. очерк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 114 б.
Галиәсгар Камал турында истәлекләр / төз., кереш сүз, искәрмә һәм аңлатмалар авт. Р.Даутов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 192 б.
Галиәсгар Камал: мәкаләләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 224 б.
Камал-Даутова Д. Ул минем дәү әтием иде // Мәдәни җомга. – 1999. – 8 гыйнв.
Гарипова Г. Татар театр сәнгатенә нигез салучы // Татар иле. – 2004. – № 3 (гыйнв.).
Хәбибуллина Л. Театр Камал исеме белән яши // Шәһри Казан. – 2004. – 9 гыйнв.
Ханзафаров Н. Г.Камал драматургиясендә милли байлык һәм мәдәни үсеш проблемалары // Фәнни Татарстан. – 2003. – № 3–4. – 99–105 б.
Арсланов Г. Галиәсгар Камал һәм татар театры // Мәдәни җомга. – 2004. – 9 гыйнв.
Гыйлаҗев Т. Яңарыш чоры әдәбиятында традицияләр һәм бәйләнешләр // Фәнни Татарстан. – 2004. – № 4. – 67–71 б.

* * *

Зарипов И. К 125-летию со дня рождения Галиасгара Камала // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2004. – № 1. – С. 147–149.
Ахунов А. Неизвестный Камал // Татарстан. – 2004. – № 1. – С. 68–69.
Рамиев Э. Жажда перемен // Казань. – 2004. – № 1. – С. 74–75.
Рахман Р. Путь к вершинам мастерства // Казань. – 2004. – № 1 – С. 79.
Махмут Х. Язык и дух народный // Казань. – 2004. – № 1. – С. 6–77.
Султанова Р. Бесценный опыт первых профессионалов // Казань. – 2004. – № 1. – С. 81–85.
Вагапова Ф. Мастер смеха // Казань. – 2004. – № 1. – С. 86–88.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»