Ильмира (1992) Азнакай районы Урманай авылында туа, шунда ук урта мәктәпне тәмамлый. Бүген ул – Казан федераль университеты карамагындагы Филология һәм сәнгать институтының татар бүлеге студенты, «Әллүки» әдәби түгәрәге әгъзасы, аның иң актив иҗатчыларының берсе.
* * *
Мин – кеше.
Күкләргә омтылам бүген дә.
Нур итеп, бәхетем кояшын
Кабызам күңелем түрендә.
Мин – чиксез...
Галәмнең түренә омтылам.
Ышаныч канатым сынганда,
Фәрештә иңенә тотынам.
Мин – үҗәт:
Тырышам күкләрне иңләргә,
Миңа бу Җир шары, Җир шары! –
Гүя, кеп-кечкенә биләмә.
Мин – горур...
Милләтнең бер уйчан баласы.
Вакытлар үтсә дә, мәңгегә
Килә үз җиремдә каласым!
Сүнгән өмет
Мин язлардан берни өмет итмим:
Язлар миннән сине урлады.
Бәхет көттем гөрләвекле чактан,
Тик бәхетем тулы булмады.
Аяз көннәр, сихри айлы кичләр...
Истә ләса алар барсы да!
Күзем йомсам, төшләремдә хәтта
Син киләсең кебек каршыма.
Мин язлардан берни өмет итмим:
Язлар миннән сине урлады.
Исемеңне генә йөрәгемнән
(Кичер инде...) сызып булмады...
Балачагым
Тулпар атка атланды да, никтер:
«Китә-әм!» – диеп миңа кул изи...
Әй сабый чак, тагы бераз гына
Туктал инде әйдә, түз, димен.
Эх, балачак, синең белән бергә
Атлар идем басу юлыннан.
Йә, карышма инде, кысыбрак тот,
Кулларыңны алма кулымнан.
Телисеңме, әйдә, тауга меник,
Чана шуыйк аннан кичләрен.
Бер шаярып качыш уйнап алыйк –
Син тапмасаң, үзем эзләрмен.
Сабый булып тагын бераз гына
Бер ял итим синең кочакта:
Бер иркәлә, уйна минем белән,
Битемнән үп, назла, кочакла!
Бик сагындым, кире кил, дисәм дә,
Кайтмас өчен китеп бара ул:
Шәһәр-авылларны үтеп, әнә
Балачагым изи миңа кул...
Безнең уртак...
Бәхет дисең... Нәрсә соң ул бәхет?
Зур төшенчә, әйе, килешәм.
Мин, мәсәлән, юк-бар бәхетемне
Һәр кешегә өеп өләшәм...
Елмаямын яңа туган көнгә,
Сәлам бирәм күргән кешегә –
Хәтта үзен миннән артык куеп
Йөри торган синең ишегә.
Тәкәбберләр – горур: эндәшмиләр,
Изге күңеллеләр – сәламли.
Кайберләре хәлне сорашалар:
Кәефләрең ничек, фәлән, ди.
Җавап әзер: миндә бәхет ташый,
Әнә кара – бүлмә тутырган.
Бәхетемне саклый фәрештәләр –
Иңнәремә менеп утырган.
Син көнләшмә әмма. Соклан гына.
Һәм шулвакыт үзе киләчәк,
Киләчәк тә бәхет... җаныңдагы
Хисләр белән уйнап йөриәчәк.
Тотып ал да аны, җәһәт кенә
Салып куй да кәчтүм кесәңә,
Номерымны жыеп бер шалтырат...
Күкләр күкрәп, җилләр иссә дә...
Ә урамда буран тынган инде:
Тыныч, кеше-кара күренми.
Бәхет кенә – икебезгә уртак,
Бездән калганнарга сизелми.
* * *
Таныш урамнардан атлап барам.
Күңел – гүя хәтер йомгагы.
Хатирәләр җебен шул йомгакка
Синең белән бергә урадым.
Бүген менә шуны сүтәр булып,
Төшерер өчен барысын исемә,
Чыктым кабат таныш урамыма –
Хәтер яңа. Хәтер иске дә...
Күңел чоңгылында тыныч кына
Яткырырга аны базмадым,
Шуңа күрә таныш сукмагымнан
Хисләр белән бергә атладым.
Бусы менә тәүге күрешүләр...
Безне хәзер еллар аерган...
Аерган да еллар, күптән инде
Яңа мавыгулар табылган.
Без бәхетле бүген икебез дә:
Синең – ярың, минем – парым бар.
Юллар да үзгәргән... Җанга таныш
Сукмакларда ята бары кар...
Идел, №3 (2012)