поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

КАЛЬМЕТОВ СӘЕТ

(1918–1992)

Драматург Сәет Гани улы Кальметов 1918 елның 20 апрелендә хәзерге Башкортстан Республикасының Яңавыл эшчеләр бистәсендә хезмәткәр гаиләсендә туа. Яшүсмер чагында ул Ташкентка туганнары янына китә, шунда җидееллык мәктәпне һәм Сәнгать студиясен тәмамлап, 1937–1938 елларда – Ташкент, 1939–1941 елларда Чиләбе татар театрларында сәхнә бизәүче булып эшли. Ватан сугышы башланып, Чиләбе татар театры яшәүдән туктагач, С.Кальметов хәрби заводта агитплакатлар чыгаручы рәссам хезмәтендә. 1943 елның җәендә үзе теләп фронтка китә һәм Беренче Украина фронты гаскәрләре составында Берлинга кадәр сугышчан юл уза.

Сугыш бетеп, армиядән кайткач, С.Кальметов 1958 елга кадәр Ютазы, Буа колхоз-совхоз театрларында сәхнә рәссамы, актер, режиссер булып эшли. Буа театрында эшләгәндә, 1947 елда, үзенең беренче сәхнә әсәрен – «Безнең кияү» исемле бер пәрдәле комедиясен яза. Пьеса Буа, Мамадыш театрларында куела. Драматургның икенче әсәре – «Тын алан шаулый» пьесасы (1951) – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелып, тамашачыларның игътибарын җәлеп итә. Шул ук театр сәхнәсендә драматургның 1953 елда «Нуриянең дуслары» исемле комедиясе куела. Шуннан соң ул Әлмәт драма театры белән иҗади хезмәттәшлектә 1954–1960 елларда «Соңгы очрашу», «Йолдызлар балкый», «Ышанычлы юлдаш», «Уйланырсың, кодагый», «Зәкия», «Сөенеч һәм көенеч» исемле драма һәм комедияләрен иҗат итә.

С.Кальметов дистәдән артык драма әсәрләре төрле елларда «Үсү юлы», «Күңелле сәхнә» кебек күмәк җыентыкларда һәм авторның үз китапларында басыла. Драматургның иҗат мирасында бер пәрдәле пьесалар, скетчлар, юмор-сатира әсәрләре, хикәяләр, фельетоннар да бар.

Ул 1992 елның 4 маенда Әлмәт шәһәрендә вафат була.

С.Кальметов – 1965 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Шулай да була: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 140 б. – 11000 д.
Ялгышны төзәтү: пьесалар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 104 б. – 15000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ахунов Г. Усал телле драматург // Казан утлары. – 1968. – № 5. – 143 б.
Әминов Ю. Тормыш белән күзгә-күз // Соц. Татарстан. – 1978. – 20 апр.
С.Кальметовның тууына 80 ел // Казан утлары. – 1998. – № 4. – 190 б.

* * *
Ишмуратов Р. Расскажу о моем друге // Сов. Татария. – 1968. – 30 мая.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»