поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

КАЛЬМЕТОВ СӘЕТ

(1918-1992)

Драматург Сәет Гани улы Кальметов 1918 елның 20 апрелендә Башкортстан АССРның Яңавыл эшчеләр роселогында хезмәткәр гаиләсендә туган. Яшүсмер малай чагында ул Ташкентка туганнары янына китә, шунда җидееллык мәктәпне һәм сәнгать студиясен тәмамлап, 1937—1938 елларда — Ташкент, 1939—1941 елларда Чиләбе татар театрларында художник-декоратор, ә Ватан сугышы башлангач, производствода агитплакатлар чыгаручы художник булып эшли. 1943 елның җәендә ул үз теләге белән фронтка китә һәм Беренче Украина фронты гаскәрләре составында Берлинга кадәр сугышчан юл уза.

Сугыш бетеп, армиядән кайткач, С. Кальметов 1959 елга кадәр Ютазы, Буа колхоз-совхоз театрларында режиссер, художник булып эшли. Буа театрында эшләгәндә, 1947 елда, үзенең беренче сәхнә әсәрен — «Безнең кияү» исемле бер пәрдәле комедиясен яза. Пьеса Буа, Мамадыш театрларында куела. Драматургның икенче әсәре —«Тын алан шаулый» (1951) пьесасы да, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелып, тамашачыларда кызыксыну уята. Шуннан соң С. Кальметов, Әлмәт драма театры белән иҗади элемтәгә кереп, илленче һәм алтмышынчы елларда үзенең «Нуриянең дуслары», «Соңгы очрашу», «Йолдызлар балкый», «Ышанычлы юлдаш», «Уйланырсың, кодагый», «Зәкия», «Сөенеч һәм көенеч» исемле драма һәм комедияләрен иҗат итә.

Сәет Кальметовның дистәдән артык драма әсәрләре төрле елларда «Үсү юлы», «Күңелле сәхнә» кебек күмәк җыентыкларда һәм авторның үз китапларында басылып чыкты. Драматург бер пәрдәле пьесалар, скетчлар, юмор-сатира әсәрләре, хикәяләр, фельетоннар авторы буларак та билгеле.

Сәет Кальметов —1965 елдан СССР Язучылар союзы члены.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986) 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»