поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ИСМӘГЫЙЛЕВА ФӘЙРҮЗӘ

Фәйрүзә Вәгыйз кызы Исмәгыйлева1963 елның 18 мартында Татарстанның Азнакай районы Чуар Абдул авылында туган.


ЧЫНЫГА ТОР...

Моннан 1-8 ел элек Фәйрүзә Исмәгыйлева кем ул? дип сорасалар, мөгаен, шигырьдәгечә «таныйм да, танымыйм да» дип әйткән булыр идем. Үзен юньләп күреп белмим (беренче күрешеп-сөйләшү 1991 елның көзендә дип хәтердә калган. «Казан утлары» редакциясенең корректорлар бүлмәсендә какча гәудәле, дымсу кузле, өлкән курс студенткасы кебек тере, шул ук вакытта сәер оялчан кызчык-ханымны кургәч, «бу күбәләк җан иясенең дә сагыш-моңы, нужа-хәсрәте бардыр инде, юкса шигырьгә ябышмас иде» диебрәк уйлап та куйган идем), язганнарын да матбугатта бик сирәк очратам. Шулай да, Р. Зәйдулла, Г. Морат, Л. Зөлкарнәйләр белән бер ук чорда Шигърияткә килучеләр арасында Исмәгыйлева дигән өметле ка/гәм иясе барлыгын белә идем, әмма аның хакында ачык, тулы фикерем юк иде. Хәзер Фәйрүзә ханым иҗаты турында беркадәр беләм дип исәплим. Бу китапка кергән шигырьләрне кулъязма хәлендә кат-кат укырга туры килде. Йөз иллеләп шигырь биредә. Нигездә кыска шигырьләр. 1991 елда ук Татарстан китап нәшриятына тапшырылган, соңрак темплата да кергән булган. Ә китап булып чыкмый калган. Заманаларның узгәруе дә йогынты ясагандыр, авторның да максатчан уҗәтлеге җитмәгән, курәсең... Кулъязмада «шигырьгә кемнеңдер килуе, ә минем китуем хәерле...» кебек юлларның булуы очраклы тугелдер. Кызганыч, бер яхшы шигырь китабы уз вакытында укучыларга барып ирешмәгән. Ә ун еллап вакыт—һәр заман өчен дә байтак вакыт.

Әдәбиятчыга—башлап язучымы ул, классикмы—төп критерий бер: нәрсә турында язасың, ничек язасың? Әлбәттә, белгәнне язарга; әлбәттә, узеңчә, шул ук вакытта, кешеләргә дә ирешерлек халыкчан итеп язарга тиешсең. Бу таләпләргә Фәйрүзә шигырьләре, нигездә, җавап бирә дип уйлыйм. Ф. Исмәгыйлева—дипломы буенча журналист саналса да, асылы белән педагог-тәрбияче. Университет тәмамлагач, дистә еллар буе балалар бакчасында— нәниләр арасында (Миңа калса, хатын-кыз шагыйрә өчен, илһам өчен менә дигән җирлек!). Авылның әнә шул нәниләр дөньясында узенең дә алма кебек өч баласы тернәкләнеп үсеп килә.

Ни әвәләсәм—шул пешәр:
сигезле итсәм—сигезле,
кабартма итсәм—кабартма,
мөгезле итсәм—мөгезле.

Шундый уйлар белән бүген
юдым да онлы кулымны,
әвәли-әвәли сөйдем елмаеп яткан улымны!

Бәхәсләшмәсләр дип уйлыйм: мондый юлларны язу өчен белу генә җитми, кичеру кирәк, әйту генә җитми, куңел кардиограммасын ачып салу кирәк. Мисалга тагын берничә юл:

Алны-ялны белми елыйсың—
шулай җиңәм мин, дисең.
Чыныга тор: үскәч хәсрәтләрне
җылап та җиңә алмыйсың.

Ярый, Фәйрүзә белгәнен белеп яза дидек, ә «ничек яза?»ны ничек дәлиллибез? «Үзенчә яза» дип әйту бик абстракт суз. Шулай да әнә шул «узенчә»гә керә торган, минемчә, бик әһәмиятле бер сыйфат—чама хисе. Без заманында шигырь-поэма дип аталган су буе фикерсез язмалар укып устек. Ялыктырды алар безне. Кыска формаларның соңгы дистә елларда лаеклы урын даулавы әнә шул мәгънәсез (мәнсез) озынлыкка бер протест-гамәл булгандыр, курәсең. Егет сузе—кыска булыр. Шигырьдә кызларның егет булуы ошый миңа. Фәйрүзә дә озынга сузмый шигырьләрен. Суз—эпик колач җитмәудә түгел, хикмәт—үз (суз) кадереңне белудә, фикер җегәрен анык белудә, әдәп-тактта, һәм, ниһаять, укучыны хөрмәтләүдә.

Сирәк язам шигырьләрне
алданган чакта гына,
өзелгән чакта гына,
ялганган чакта гына.

Шигырь Дөньяны үзгәртә аламы? Шагыйрьләр: (шул исәптән без дә) әйе, шигырь-илаһи сүз күпмедер дәрәҗәдә үзгәртә, яхшырта ала дип, шул ышаныч белән гомер кичкән кешеләр. Әмма ялган пафос, фалшь белән Дөньяны яхшыга үзгәртү түгел, киресенчә, бозасың гына. Карлыгач томшыгы белән балчык ташып оя сылаган, кырмыска бөек архитектура үрнәге—түмгәк-храмын корган кебек, шигырьче дә фәкать үзе күтәрә алган идея-фикерне, шуңа кешеләр алдында җавап тота алырга лаек булып, бүтәннәргә җиткереп иҗат итәргә тиеш. Бу—әле беренче китабын яңа чыгарып килә торган Фәйрүзәдән бигрәк, үзебезгә—шагыйрәдән яшь буенча күпкә өлкән каләмдәшләргә дә кагыла. Фәйрүзә бу хакта уйланамы, уйлаганмы, белмим, әмма эчке тоемы, интеллекты моны, ягъни, алда әйтелгәнне интуитив рәвештә яхшы аңлый кебек.

Мөлдерәмә күңел белән
Вакыт дәрьясында агышым.

* * *
Үзем генә каласы бар...

* * *
Ярамый икән иртәгә
язларның кичке акылы...

Фәйрүзә ханым ерак Азнакайда— әдәби хәрәкәтнең үзәгеннән (хәер, бу төбәктән дә шактый кызыклы шагыйрьләр үсеп чыкты соңгы 20- 2 5 ел эчендә: М. Галиев, Ф. Гыйззәтуллина, Н. Әхмәдиев, И. Гыйләҗев...) шактый еракта яши. Шаулы, бәхәсле мәдәни-әдәби «казанда» аралашып яшәмәү сизелә. Инде мәгълүм мотивларны кабатлаулар очрый. Техник яктан эшләнеш— рифма-ритм төгәлсезлекләре дә юк түгел. Самимилек, ихласлыгы белән алдыра да, күбесен кичерәсең. Иң мөһиме— иҗатта очу биеклекләрен бутамау. Бөркет чыпчык булып, чыпчык бөркет кебек хис итеп, очыш юлларын бутаса көлке...

... Элек әдәбиятка керү кыен иде. Күпме киртә-капкалар! Һәм... көндәлек матбугатта— ничаклы талант иясенә— кулъяулык чаклы мәйдан! Партия органнары җитәкләгән басмаларда 10- 15 юл чын шигырь чыгару үзе бер вакыйга иде. Ә хәзер хөррият! Сүз иреген тыюны юк. Ә хәзер кемнәр генә чыгармый китапны! Яз да яз! Фәйрүзәнең узе әйтмешли, әвәлә дә пешер! Юк шул! Беренче карашка гына җиңел кебек. Хәзер ул кыен чын әдәбиятка юл яру! Ни өченме? Беренчедән, моңарчы җыелган (һәм тыелган!) Бөек Мирас безгә иреште. (60 еллар башында яхшы китап таба алсаң, төлке тоткан кебек сизә идең узеңне). Икенчедән, китап укучы кимеде, гавәм китаптан бизде. Базарың булмый торып, чүлмәк ясап яшәп кара!

Өченчедән, язу-сызу эшендә (әдәбиятта дип язасы килми) бик болганчык заман. Тәҗрибәсез укучыга ориентлашу кыен. Шәп тышлы, ялтыравыклы бизәкле китаплар тулып ята. Кайсы җәуһәр дә, кайсы ком-балчык (һәммәсе буяп бизәлгән!)?.. Шуңа курә дә, хәзер Зур Әдәбиятка кереп, узеңә урын даулау бик кыен. Мондый хезмәткә алыну—сабый батырлыгына тиң.

... Сүз әйтмәгез
хис канатында
оча белүче бу хатынга.

Оча бирсен
Җирдәге тормышны
әз генә булса да
матурлап.


Равил ФӘЙЗУЛЛИН
Июль, 1999."Казан утлары" 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»