поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ИШМОРАТ РИЗА

(1903-1996)

Татар совет драматургиясенең күренекле вәкиле Риза Ишморат (Риза Фәхретдин улы Ишморатов) 1903 елның 17 октябрендә (яңа стиль белән 1 ноябрендә) хәзерге Башкортстан АССРның Янавыл районы Бәдрәш авылында туган. Аның әтисе, чыгышы белән ярлы крестьян катлавыннан булып, малай чакларында ялчылыкта йөри, соңыннан мәдрәсә белеме алып, Бәдрәштә башта — хәлфә, аннары указлы мулла хезмәтләрең башкара. 1913 елда ул, муллалык вазифасыннан ваз кичеп, туган-үскән авылы Уразайга (Татарстанның хәзерге Актаныш районы) кайта һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда гади крестьян булып көн күрә. Булачак драматург алты яшеннән мәктәпкә йөреп укырга-язарга өйрәнә, аннары үз авылларыннан илле-алтмыш чакырым ераклыктагы Янбарыс авылы мәдрәсәсендә һәм Сараш авылының русча-татарча земство мәктәбендә башлангыч белем ала. 1916—1918 елларда укуын Минзәләдә һәм Уфаның «Госмания» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. 1920 елда Уфадагы педагогик курсларны тәмамлагач, берникадәр вакыт эчке иминлек гаскәрләренең Уфа политбүлегендә хәрби хезмәткәр, аннары 1923 елның көзенә кадәр Актаныш төбәгендә башлангыч мәктәп укытучысы һәм Минзәләдәге балалар шәһәрчегендә тәрбияче булып эшли.

1923 елның көзендә Р. Ишморат Казанга килә һәм театр техникумына укырга керә. 1926 елда техникумны тәмамлагач, Татар дәүләт академия театрында режиссер булып эшли. Шушы елларда аның драматургия өлкәсендәге иҗат эшчәнлеге башлана. Беренче иҗат тәҗрибәләреннән булган «Йокы патшалыгында» (1926), «Өтек философ» (1926) исемле сатирик комедияләрен ул, режиссер буларак, сәхнәгә үзе куя.

1927—1930 елларда Ленинград Сәнгать тарихы институты каршындагы театр сәнгате буенча Югары курсларда укый. Курслардан кайткач, Р. Ишморат башта елга якын Татарстан Мәгариф комиссариатында сәнгать эшләре буенча инспектор, аннары, 1931—1940 елларда, Татар дәүләт академия театрында режиссерлар коллегиясе җитәкчесе, режиссер-постановщик һәм әдәби бүлек мөдире булып эшли. Сугыш башланыр алдыннан әдип Татарстан Халык Комиссарлары Советы каршындагы Сәнгать эшләре идарәсе начальнигының урынбасары вазифасын башкара. Язучы-драматург буларак та Риза Ишморат нәкъ менә шушы чорда таныла. Аның авылдагы сыйнфый көрәш, колхоз төзелеше, эшчеләр, интеллигенция, студентлар тормышы, Ватанны саклау темаларына бәйләп яңа совет кешесенең югары мораль-этик сыйфатларын, патриотик хисләрен чагылдырган «Пожар» (1929), «Данлы чор», «Мәдинә» (1930), «Тургай» (драматург Кәрим Тинчурин белән бергә язылган, 1932), «Ил өчен» (1936), «Ватан» (1938), «Гөлзадә» (1940) исемле драмалары төрле театр сәхнәләрендә кат-кат куелып, тамашачыларның мәхәббәтен казана.

Бөек Ватан сугышы башлангач, Р. Ишморат 1942 елның май аенда армиягә китә, Беренче Украина фронтында татар телендә чыга торган «Ватан намусы өчен» исемле газетаның башта — хәрби корреспонденты, соңыннан җаваплы редакторы сыйфатында Воронеждан алып Берлинга кадәр авыр' сугыш юлы үтә, Берлиндагы урам сугышлары вакытында авыр яралана. Сугышчан хезмәтләре өчен Р. Ишморат Кызыл Йолдыз (1943), Икенче дәрәҗә Ватан сугышы (1945) орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Драматургның Ватан сугышы чорында иҗат иткән әсәрләреннән «Дошман лагеренда» (1941), «Ватан кызлары» (1941), «Кайту» (1942) кебек пьесаларын күрсәтеп үтәргә мөмкин. Боларда патриотизм темасы үзәккә алынып, җиңүне якынайту өчен көчләрен кызганмыйча көрәшкән совет кешеләренең батырлыклары гәүдәләнә.

Сугыштан соң Р. Ишморат тулысынча әдәби иҗат эшенә күчә. Хезмәт коллективы кешеләре арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне чагылдырган "Якты юл" (1947), «Якын дус» (1949), «Бистә кызы Гөлсинә» («Яңа Бистә- (1952) пьесалары, «Шәйтан таягы» (1954), «Иске дуслар» (1957), «Серле моң» (1959), «Шаулыйлар дулкыннар» (1964) кебек драма һәм комедияре драматургның иҗат юлында күренекле урын тоталар. Эшче кызның тынгысыз һәм ныклы характерын чагылдырган «Бистә кызы Гөлсинә» пьесасы берничә еллар сәхнәдән төшми уйнала. «Шәйтан таягы», «Серле моң», "Шаулыйларлар дулкыннар" комедияләрендә автор тормышта очрый торган кимчелекләрне тәнкыйтьли һәм бер үк вакытта матур теләкле, саф әхлаклы, намуслы хезмәт кешеләренә дан җырлый.

Тарихи шәхесләрнең образларын тудыру — Р. Ишморат драматургиясендәге төп темалардан берсе. «Үлмәс җыр» (1954—1955) исемле героик драмасында автор атаклы шагыйрь Муса Җәлилнең дошман тылында күрсәткән батырлыгын тасвирлап, совет кешесенең ныклы ихтыярын, үз идеяләренә тугрылыгын, туган иленә ахыргача бирелгәнлеген раслый. Драма, русчага тәрҗемә ителеп, В. Качалов исемендәге Казан Зур драма театры репертуарына кертелә һәм 1957 елда Мәскәүдә узган татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы көннәрендә башкала тамашачысына күрсәтелә.

М. Җәлилгә багышланган героик драмасыннан соң драматург «Алар дүртәү иде» (1961) пьесасын яза, Тын океан давылларын җиңеп узган Әсгать Җиһаншин Һәм аның иптәшләренең җанлы образларын сәхнәгә чыгара. 1963 елда исә автор В. И. Ленинның Казан университетында укыган елларын чагылдырган «Давылга табан» исемле драмасын язып тәмамлый. Тарихи вакыйгалар барышында яшь Ленинның характеры чыныга һәм дөньяга :карашы үсә баруын сәнгатьчә бөтен һәм ышандырырлык ситуацияләрдә сурәтләгән бу әсәр бик җаваплы теманы хәл итү юлында татар драматургиясенең уңышы дип бәяләнә. Ул шулай ук В. Качалов исемендәге Зур драма театры сәхнәсендә куела (1963).

1982 елда язып тәмамлаган «И мөкатдәс моңлы сазым» драмасы да драматургның тарихи-революцион теманы яктырту юлында туктаусыз эзләшүенә дәлил. Бу әсәр — Габдулла Тукай һәм аның мәшһүр замандашлары (Ф. Әмирхан, Г. Камал, С. Сүнчәләй, С. Рәмиев һ. б.) турында. Драманың төп герое Г. Тукайны автор шагыйрь итеп кенә түгел, ә кара, иске тормыш— патша Россиясенә каршы өзлексез һәм кискен көрәш алып барган революцион рухлы кыю шәхес итеп сурәтли.

Риза Ишморат — кырыкка якын сәхнә әсәре авторы. Аның күп кенә әсәрләре, татар театрыннан тыш, башка милләт (рус, башкорт, казакъ, үзбәк, чуваш һ. б.) театрлары сәхнәләрендә дә уйналып килә.

Әдипнең иҗади эшчәнлеге киң кырлы. Ул язучы-публицист, тәрҗемәче, здәби тәнкыйть мәкаләләре, истәлекләр авторы буларак та билгеле. Әдипнең туган-үскән яклары, андагы кешеләр — җир хуҗалары, шулар белән бергә бәйләп әдәбият-сәнгать эшлеклеләренең дә авыр һәм мактаулы хезмәте турында язган «Сайрасын тургайлар» (1982) исемле документаль повестен Укучылар яратып каршы алдылар.

Р. Ишморат Вс. Ивановның «Бронепоезд»ын (1929), М. Горький хикәяләрен, И. Франконың «Украденное счастье» («Урланган бәхет», 1951) пьесасын, Д. И. Фонвизинның атаклы «Недоросль» («Җитлекмәгән егет», 1953) комедиясен һәм башка рус язучыдарының аерым әсәрләрен татарчага тәрҗемә итте.

Әдәбият һәм театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен Риза Ишморат 1953 елда — Татарстан АССРның, ә 1983 елда РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек булды. Ул шулай ук Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1973) һәм ике тапкыр (1957, 1963 елларда) «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнде.

Риза Ишморат—1927 елдан КПСС члены, 1938 елдан СССР Язучылар юзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Сайланма әсәрләр: 2 томда.— Казан: Таткитнәшр., 1966.— 1967. Т- 1. Пьесалар /Г. Иделле кереш сүзе. 1966. 430 б., портр. 6000. Т. 2. Пьесалар. 1967. 400 б., портр. 6700.
Ун ел тулганда: Пьеса, 3 пәрдәдә.— Казан: Татарстан дәүләт нәшп 1927.—24 б. 3000.
Пожар: 3 пәрдәдә драма.— Казан: Татиздат, 1929.—31 б. 4000.
Данлы чор: 5 пәрдәдә, 23 картинада.— Казан: Яңалиф, 1931.—40 б. 3000
Ил өчен: Пьеса 3 пәрдәдә.— Казан: Татгосиздат, 1936.—61 б. 6000.
Шул ук.—Казан: Татгосиздат, 1939.—39 б. 6000.
Гөлзадә: Драма 4 пәрдәдә, 5 картинада.— Казан: Татгосиздат, 1941 - 200 б. 3075.
Кайту: Драма 4 пәрдәдә.— Казан; Татгосиздат, 1947.—102 б. 5000.
Пьесалар. /Биогр. белешмә.— Казан: Татгосиздат, 1950.—248 б. 5065 Эчт.: Якын дус; Якты юл; Ил өчен; Бүләк.
Пьесалар. /Авт. биогр. белешмәсе.— Казан: Татгосиздат, 1953.—251 б. портр. 10000. Эчт.: Кайту; Якты юл; Якын дус; Бистә кызы Гөлсинә.
Үлмәс җыр. (Муса Җәлил): Героик драма.— Казан: Татгосиздат, 1956—. 120 б. 8000.
Бәхет турында сөйләшү.—Казан: Таткнигоиздат, 1957.—50 б. 7000.
Шәйтан таягы: Пьесалар.—Казан: Таткнигоиздат, 1957,—50 б. 7000. Гөлзадә; Шәйтан таягы; Иске дуслар; Күңелле көннәр; Бүләк.
Серле моң: Лирик комедия. 4 пәрдәдә.— Казан: Таткитнәшр., 1960—98 б. 7000.
Давылга табан: Драма 3 пәрдәдә.—Казан: Таткитнәшр., 1965.—87 б. 3000.
Шаулыйлар дулкыннар: Лирик драма 3 пәрдәдә, 7 картинада.— Казан: Таткитнәшр., 1970.—80 б. 5000.
Гүзәл син, хәят: Пьесалар. [А. Әхмәдуллинның кереш сүзе].— Казан: Таткитнәшр., 1973.—215 б., ил. 8000.
Давылга табан: Пьесалар. [А. Әхмәдуллинның кереш сүзе].— Казан: Таткитнәшр., 1977.—199 б. 15000.
Сайрасын тургайлар: Докум. повесть.—Казан: Таткитнәшр., 1982.— 248 б. 15000. Рец.: Камалов Б. Гомер тургайлары.— Соц. Татарстан, 1983, 30 март.
Моңлы сазым: Пьесалар /А. Әхмәдуллин кереш сүзе.—Казан: Таткитнәшр., 1983.—352 б., портр. 11000.
Пьесы. Пер. с татар,—Казань: Таткнигоиздат, 1956.—319 с. 5000.
Бессмертная песня. Муса Джалиль: Героич. драма в 4 д., 9 карт. /Пер., И. Ингвара.—М.: Искусство, 1957.— 104 с. 10000.
То же.— М.: Отд. распространения драмат. произведений ВУОАП, 1957.— 90 л.— Отпеч. на множит. аппарате. Рец.: ВинецкийЯ. Во имя жизни.— Сов. Татария, 1969, 7 авг.
Драмы. Комедия: Сборник пьес.— Казань: Таткнигоиздат, 1962.— 238 с. 5000. Рец.: С а ф и н Г.— Сов. әдәбияты, 1963, № 3, 150 б.
Их было четверо: Героич. драма в 3-х д. /Авториз. пер. Я- Липковича, Репертуар Татар. акад. театра им. Г. Камала.—М.: ВУОАП, 1962.—84 л.— Отпеч. множит. аппаратом.
Буре навстречу: Драма в 3-х карт. /Авториз. пер. И. Г. Ингвара. Репертуар. Казан. Болып. драм. театра им. В. И. Качалова.— М.: ВУОАП, 1963.—82 л.
То же.— Казань: Таткнигоиздат, 1964.—82 с. 3000.
То же.—М.: Дет. лит., 1964.—80 с. 40000.
То же.— М.: Сов. писатель, 1977.—240 с. 12000. Кроме заглав.: Бессмертная песня; Побежденный океан.

Аның турында

Иделле Г. Данлы чор, үлмәс җыр турында уйланулар.—Кит.: Иделле Г. Язучы Һәм аның китабы. Казан, 1964, 106—113 б. Гыйззәт Т. Күренекле драматург. — Кит.: Гыйззәт Т. Әсәрләр, т. 4. Казан, 1978, 315—317 б. Ә хм ә д у л л и н А. Язучының гражданлык йөзе. — Кит.: Әхмәдуллин А. Сәхнә әдәбияты һәм тормыш: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. Казан, 1980, 106—202 б. Гыйззәт Б. Риза Ишморат һәм аның геройлары. — Сов. әдәбияты, 1963, МЬ 12, 143—147 б. 1 Иделле Г. Данлы чор турында үлмәс җыр. — Соц. Татарстан, 1963, 25 окт. Ибраһимов Ф. Олы драматург: Р. Ишморатка 70 яшь. — Сов. мәктәбе 1973, № 10, 40—41 б. Мәхмүтов Һ. Заман белән бергә. — Казан утлары, 1973, № 10, , 28—1 33 б. Гыйззәт Б. Якты юл: Р. Ишморатка 75 яшь. — Соц. Татарстан, 1978. Ишморат Р. Иҗатым — йөрәгем таләбе. — Азат хатын, 1983, № 11, 16—17 б. Ишморат Р. Яшьлегебезне сагынып.— Казан утлары, 1983, № 10, 120—133 б. Мәхмүтов һ. Бәрәкәтле гомер юлы: Р. Ишморатка 80 яшь. — Соц. Татарстан, 1983, 29 окт. Гайнуллин М. «Давылга каршы». — Соц. Татарстан, 1963, 28 февр. Казан Зур драма театры сәхнәсендә. Хәйруллин Р. Володя Ульянов — башкорт сәхнәсендә. — Соц. Татарстан, 1964, 8 дек. «Давылга табан» пьесасы М. Гафури исем. Башкорт акад. театры сәхнәсендә. Харисов М. «Хикмәтле Сәйфи».— Соц. Татарстан, 1972, 25 янв. Пьеса. Минзәлә драма театры сәхнәсендә. Сираев Д. Озын гомерле спектакль. — Соц. Татарстан, 1973, 3 янв. «Давылга табан» пьесасы И. А. Лихачев исем. автомобиль заводы культура сарае сәхнәсендә. Мәхмүтов һ. «Тормыш дулкыннары». — Соц. Татарстан, 1979, 19 дек. Пьеса. Татар дәүләт акад. театры сәхнәсендә. Хафизова Б. «Давылга табан» пьесасын өйрәнү. — Сов. мәктәбе, 1980, № 1, 31—32 б. Игламов Р. Риза Ишмурат. — В кн.: Театральный календарь. 1978. Л, 1977, с. 139—141. Г и з з а т Б. На главном направлении: К 60-летию Р. Ишмурата.— Сов. Татарля, 1963, 30 окт. Минский Г. Революцией призванный. — Сов. Татария, 1973, 12 ноября. Ахмадуллин А. Постигая образ современника: К 80-летию драматурга Ризы Ишмурата.— Сов. Татария, 1983, 29 окт. Гиззат Б. Светлый путь. — Веч. Казань, 1983, 28 окт. Антонов С. Ожившие страницы.— Театр, 1963, № 6, с. 13—15. 0 пьесе «Буре навстречу». Кеслер А. Вклад в традиңию. — Театр, жизнь, 1963, № 15, с. 12 — 13. Пьеса «Буре навстречу» на сцене Казан. Большого драм. театра им. В. И. Качалова. Хайруллин Р. «Буре навстречу» на башкирской сңене. — Сов. Тата-РИЯ, 1964, 4 дек. Гиззат Б. Спектакль о душевной чуткости. — Сов. Татария, 1967, 5 апр. Пьеса «Волны бушуют» на сцене Татар. акад. театра им. Г. Камала. Кумысников X. На сцене — молодежь.— Сов. Татария, 1979, 30 дек. Пьеса «Волны жизни» на сцене Татар. акад. театра им. Г. Камала.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986) 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»