поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ИЛЯЛОВА ИЛЬТАНИ

Театр сәнгате белгече һәм театр тәнкыйтьчесе Ильтани Исхак кызы Илялова 1932 елның 8 февралендә Свердловск (хәзерге Екатеринбург) шәһәрендә театр әһелләре гаиләсендә туа. Аның әти-әнисе профессиональ сәнгать кешеләре булып, Ильтани кечкенәдән үк театр дөньясында кайнап, аны үз итеп, яратып үсә. Өч яшендә Ильтани әти-әниләре белән Ташкентка күчеп китә, шунда балалык һәм мәктәп елларын уздыра. Урта мәктәпне тәмамлагач, 1950 елда Ташкент театр сәнгате институтының театр белгечлеге факультетына укырга керә. Институттан соң ике ел Үзбәкстан Мәдәният министрлыгының Сәнгать идарәсендә инспектор булып эшли. Аннары бер ел (1957–1958) Ташкент театр сәнгате институтында чит ил театрлары тарихын укыта. 1958–1961 елларда И.Илялова Мәскәүдә театр сәнгате институтының (ГИТИС) чит илләр театры кафедрасы каршындагы аспирантурада укый, аны тәмамлагач, берникадәр вакыт СССР Мәдәният министрлыгының театр сәнгате бүлегендә драматургия буенча өлкән рецензент булып эшли.

1963 елда И.Илялова Казанга күчеп кайта һәм СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында кече фәнни хезмәткәр, аннары 1964–1967 елларда Татарстан Мәдәният министрлыгында сәнгать бүлеге җитәкчесе булып хезмәт итә. 1965 елда ул «Хәмзә исемендәге үзбәк театры сәхнәсендә чит илләр драматургиясе (1918–1962)» темасына диссертация яклый һәм сәнгать фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала.

1968–1989 елларда Ильтани Илялова Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының өлкән гыйльми хезмәткәре сыйфатында, татар театр сәнгате тарихына, аның хәзерге торышына бәйле проблемаларны өйрәнү буенча фәнни тикшеренүләр алып бара, гыйльми хезмәтләр яза. Бер үк вакытта 1967 елдан – Казан театр училищесында, 1997 елдан Казан мәдәният һәм сәнгать университетында татар, рус һәм чит ил театрлары тарихыннан лекцияләр укый.

Театр тәнкыйтьчесе буларак, И.Илялованың исеме матбугатта 1954 елдан күренә башлый. Аның актерлар хезмәте, спектакльләр турында язган беренче мәкаләләре, рецензияләре Ташкент газеталарында, «Шәрекъ йолдызы» журналында, соңга таба Үзәктәге көндәлек матбугатта, «Культура и жизнь», «Театр», «Театральная жизнь» кебек журналларда басыла. 1962 елда Ташкентта яшь белгечнең үзбәк театр сәнгатенең күренекле вәкиле, СССРның халык артисты Нәби Рәхимов иҗаты турында беренче монографик хезмәте дөнья күрә.

Казанга күчеп килгәч, И.Илялова үзенең төп игътибарын татар театр сәнгатен өйрәнүгә юнәлтә. 1963–2004 еллар арасында көндәлек матбугатта, махсус җыентыкларда һәм фәнни басмаларда аның татар театр сәнгатенә, күренекле шәхесләренә, Татарстандагы театр коллективларына, аларның репертуарына, куйган спектакльләренә һәм агымдагы башка мәсьәләләргә багышланган дүрт йөздән артык тарихи-фәнни мәкаләләре, күзәтүләре, иҗат портретлары, рецензияләре басылып чыга. Ул – үз исеме астында дөнья күргән дистәдән артык китап авторы. «Камал исемендәге театр» («Театр имени Камала», 1966), «Хәзерге татар театрында актерлык осталыгы» («Актерское искусство современного татарского театра», 1978), «Татар театрының милләтара багланышлары» («Межнациональные связи татарского театра», 1985), «Октябрьгә кадәрге татар театры» («Нур» труппасы турындагы өлеше, 1988), «Казанда рус театры» («Русский театр в Казани»,1991; И.Ингвар белән берлектә язылган) монографияләре, СССР халык артистлары Шәүкәт Биктимеров, Марсель Сәлимҗанов турындагы һәм башка китаплар – шулар җөмләсеннән.

Татар театры өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ильтани Илялова Татарстанның (1983) һәм Россиянең (2000) атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек була.

И.Илялова – 1980 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Октябрьгә кадәрге татар театры / соавт. Б.Гыйззәт, Һ.Мәхмүдов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 398 б. – 1500 д.
Шәүкәт Биктимеров: монография. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 167 б. – 3000 д.
Г.Камал театры артистлары: биобиблиографик белешмәлек. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 249 б. – 2000 д. (Татар һәм рус телләрендә.)
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры: фотоальбом. – Казан: Татар. газета-журнал нәшр., 1996. – 191 б. – 5000 д. (Татар һәм рус телләрендә.)
Г.Камал театры артистлары: биографик белешмәлек. – 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 334 б. – 3000 д.

* * *
Наби Рахимов: монография. – Ташкент: Узгосиздат, 1969. – 167 с. – 4000 экз.
Актерское искусство современного татарского театра: монография. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1978. – 143 с. – 2500 экз.
Межнациональные связи татарского театра: монография. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1985. – 240 с. – 1200 экз.
Театр имени Камала. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. – 327 с. – 7000 экз.
Русский театр в Казани / соавт. И.Ингвар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1991. – 285 с. – 3000 экз.
Марсель Салимжанов: монография. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1993. – 214 с. – 3000 экз.
Репертуар татарского академического театра имени Галиасгара Камала: 1906–1996. – Казань: Татар. газетно-журнальное изд-во, 1996. – 46 с. – 3000 экз.
Театр имени Карима Тинчурина. – Казань: Идел-Пресс, 2002. – 278 с. – 3000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Җиһаншина Р. Театрыбызга багышланган хезмәт // Соц. Татарстан. – 1986. – 20 сент.
Бажанова В. Театрлар дуслыгы // Казан утлары. – 1986. – № 11. – 50–52 б.
Гыйләҗев А. Ильтанины ил таный // Соц. Татарстан. – 1992. – 7 февр.
Госманов М. Театрыбызның әһәмияте хакында // Казан утлары. – 1998. – № 6. – 112–115 б.
Сафиуллин Ә. Гомеренең иң уңышлы чагы // Ватаным Татарстан. – 2002. – 8 февр.
Сафиуллин Ю. Ильтанины ил таный // Мәдәни җомга. – 2002. – 8 март.

* * *
Махмутов Х. Актер и его труд // Сов. Татария. – 1978. – 6 авг.
Агеева Л. История культуры в лицах // Веч. Казань. – 1981. – 28 дек.
Ингвар И. Ариаднина нить // Сов. Татария. – 1986. – 14 сент.
Галеев В. Главная сложность для критика – оставаться честным // Казанские ведомости. – 1999. – 15 сент.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»