|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. ИГЪЛАМОВ РӘҮФТеатр белгече һәм тәнкыйтьче Рәүф Мәхмүт улы Игъламов 1941 елның 19 октябрендә Казан шәһәрендә татарның күренекле архитекторы Мәхмүт Камал улы Игъламов (1908–1973) гаиләсендә дөньяга килә. 1959 елда шәһәрнең 89 нчы урта мәктәбен тәмамлый һәм архитектор әтисенең һөнәри белгечлеген дәвам иттерү теләге белән Казан төзүче-инженерлар институтына укырга керә. Ләкин бер-ике елдан, төгәл фәннәргә күңеле ятмыйча, институтта укуын ташлап, 1962 елдан Казан театр училищесында укый башлый. Училищены драма артисты дигән диплом алып тәмамлагач, 1966–1971 елларда Ленинград дәүләт театр, музыка һәм кинематография институтының театр белгечлеге факультетында югары белем ала. Казанга кайткач, 1971 елдан Казан мәдәният институтының (1995 елдан мәдәният һәм сәнгать академиясе) әдәбият һәм сәнгать тарихы кафедрасында ассистент булып эшли башлый. 1974 елдан шул ук кафедраның өлкән укытучысы, 1994 елдан 2002 елга кадәр «Заман драматургиясенең теоретик нигезләре», «Драма теориясе», «Татар театр сәнгате тарихы» кебек махсус курслардан студентларга лекцияләр укый. 1981 елда, үзлегеннән әзерләнеп, Мәскәүдә «Татар совет театры формалашуында Кәрим Тинчурин драматургиясенең роле» дигән темага сәнгать фәннәре кандидатлыгына диссертация яклап кайта. |
Иң күп укылган
|