поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ИДИЯТУЛЛИН РИМ

Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйре Идиятуллин Рим Зиннәтулла улы 1940 елның 25 февралендә Башкортстанның Чакмагыш районы Яңа Мортаза авылында туа. Әтисе Еникиев Зиннәтулла сугышка кадәр Кушнаренко районының Тартыш, Талбазы авыллары мәктәпләрендә укытучы була. 1941 елда фронтка китеп, сугышның беренче елында ук хәбәрсез югала. Дүрт бала белән тол калган әнисе Җәмилә ханым колхозда көн-төн эшләп сабыйларны аякка бастырырга тырыша. Төпчек малай Рим, күрше Илек авылына җәяү йөреп, җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Уфага килеп, 15 нче татар урта мәктәбенә (Г.Ибраһимов, Х.Туфан, Ш.Бабичлар укыган элекке «Галия» мәдрәсәсе) укырга керә. Аны тәмамлагач, заводта дүрт ел слесарь булып эшли, аннары Башкорт дәүләт университетының татар һәм рус теле бүлегенә имтиханнар тапшыра. Өч курсны тәмамлаганнан соң, матди хәле начараю сәбәпле, 1965 елда республикада татар телле бердәнбер матбугат басмасы «Кызыл таң» газетасы редакциясенә кече әдәби хезмәткәр булып эшкә урнаша. 1987–1992 елларда башкорт телендә чыккан «Һәнәк» көлке журналы белән хезмәттәшлек итә. Аннары кабат «Кызыл таң»га кайтып бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары вазифаларын башкарып, 2000 елдан профессионал язучы сыйфатында әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Китап укырга һәвәс малай мәктәп елларында ук беренче өйрәнчек шигырьләрен яза башлый. Уфага күчкәч, язмаларын төрле басмаларга җибәрә, заводта эшләгән чорларда «Кызыл таң» газетасы редакциясе каршындагы әдәби түгәрәккә йөреп, иҗади чыныгу ала. Түгәрәк җитәкчесе Әнгам Атнабаев 1962 елда аңа «Хәерле юл!» кереш сүзе белән бер шәлкем шигырьләрен «Кызыл таң»да бастыра. Шул еллардан башлап Рим Идиятуллинның шигырьләре Башкортстан һәм Татарстан җөмһүриятләрендә чыккан газета-журналларда, күмәк җыентыкларда («Йәш көстәр», Өфө, 1967; «Беренче карлыгачлар», Казан, 1969) даими басыла килә. Ул – Уфада башкорт һәм татар телләрендә чыккан ике шигъри җыентык авторы. 1996 елда аңа «Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

Р.Идиятуллин – 1994 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Хәерле көн: шигырьләр. – Өфө: Китап, 1997. – 143 б.
Хәерле кич!: шигырьләр, кечкенә драмалар, хикәяләр // соңгы сүз авт. һәм төз. Р.Миңнуллин; кереш сүз авт. Н.Нәҗми. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 271 б. – 1500 д.

* * *
Хәерле иртә: шигырьләр. – Өфө: Китап, 1983. – 52 б. (Башкорт телендә.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Хәлим А. «Тышаулы ат ерак китмәс…» // Мәдәни җомга. – 1998. – 10 апр.
Гомәрева Г. Рим Идиятуллин иҗаты. – Өфө: Мәгърифәт китапханәсе, 2000.
Гаташ Р. «Тормыш – хуш исле бер чәчкә…» // Казан утлары. – 2000. – № 2. – 134–137 б.
Дәүләтшин К. Туган як шигърияте: уку әсбабы. – Өфө: Китап, 2002.
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»