поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ИДЕЛБИКӘ

Бүгенге татар шигъриятенең үзенчәлекле вәкилләреннән берсе Иделбикә (Садыйкова-Сабитова Лена Бинъямин кызы) 1930 елның 19 августында Башкортстанның Мәчетле районы Яңа Мөслим авылында укытучылар гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Әтисе Бинъямин Зариф улы, Уфада «Галия» мәдрәсәсен тәмамлаган тәҗрибәле укытучы булып, әнисе Гыйззениса Зәки кызы да Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең кыз балалар мәктәбендә тәгълим-тәрбия алган мәгърифәтле мөгаллимә була.

1938–1945 елларда Лена туган авылының җидееллык мәктәбендә укый, сигезенче сыйныфны күрше Олы Ака авылы мәктәбендә дәвам иттерә. 1943 елда әнисе вафат булып, әтисе икенче мәртәбә өйләнеп яңа гаилә коргач, 1946 елны Лена, укуын ташлап, Первоуральск шәһәрендә яшәүче апасы янына күчеп китә һәм, тормыш шартлары үтә дә кыен булуга карамастан, тырыша-тырмаша сигезенче сыйныфны тәмамлап, әүвәл икмәк пешерү заводында кара эшче, аннары торбалар җитештерү заводында ОТК контролеры булып хезмәт юлын башлый. Эшеннән аерылмыйча кичке техникумда укып, дипломлы техник-контролер һөнәренә ия була. Шулай дүрт ел эшләп-укып яшәгәннән соң, апасы кияүгә чыгу сәбәпле, Лена янә урыныннан кузгала – Урта Азиягә, икенче апасы янына Ташкентка юнәлә. Анда берьеллык геодезия һәм картография курсларын тәмамлап, шул белгечлек буенча дүрт елдан артык картография цехында хезмәт итә, эшче яшьләрнең кичке мәктәбендә укып, өлгергәнлек аттестаты ала. 1955 елда гаилә корып җибәргәч, Лена Садыйкова хезмәт юлын ире эшләгән төбәкләрдә (Новокузнецкида, Ульяновск өлкәсенең Барыш һәм Ульяновcк шәһәрләрендә) дәвам иттерә: картограф булып, газета редакцияләрендә корректор, корреспондент булып эшли. 1967–1973 елларда читтән торып, Ульяновск педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлый.

Иделбикә Ульяновск шәһәрендә 1989 елда татарча чыга башлаган «Өмет» газетасы белән беренче көннәреннән үк хезмәттәшлек итә, Татарстанда «Казан утлары», «Сөембикә», «Аргамак», «Мәйдан» журналлары, «Шәһри Казан», «Сабантуй», «Заман-Татарстан», «Ватаным Татарстан» газеталарында даими языша. Башкортстанда да аның исеме мәгълүм. Шулай да шагыйрәнең дөнья күргән беренче ике шигъри җыентыгы – «Мәхәббәтнең мең фасылы» (1997) һәм «Бәхеткә үс, Кеше!» (2000) исемле китаплары икесе дә әүвәл Ульяновск шәһәрендә нәшер ителә. Ниһаять, 2003 елда Казанда «Дөнья авазлары» дигән өченче китабы басылып чыга.

Иделбикәнең русчага тәрҗемә шигырьләре дә байтак. Аларның күпчелеге Таулы Алтай шәһәрендә яшәүче кызы – рус телендә иҗат итүче шагыйрә Лилия Юсупова тарафыннан тәрҗемә ителә һәм аның «Незримый свет» (1997), «Неслучайная встреча» (1998), «Качнется маятник» (1999), «Двойной портрет» (1999), «Избранное» (2002) дип аталган шигъри китапларында урын ала.

Иделбикә – 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Дөнья авазлары: шигырьләр, чәчмә әсәрләр / кереш сүз авт. М.Салихов. – Казан: Идел-Пресс, 2003. – 366 б. – 1000 д.
Күңел күккә омтыла: шигырьләр, поэма, тәрҗемәләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 158 б. – 1000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Мулланурова Р. «Мәхәббәтнең мең фасылы» // Сөембикә. – 1998. – № 11. – 32–33 б.
Габидуллина Ф. Калфагыңдагы сәйләннәр шигырь булып сибелсен // Кызыл таң. – 2002. – 26 июль.
Шәрәфиев Р. Бер шагыйрә яши Сембердә // Татар иле. – 2004. – № 1.

* * *
Хаҗиев Р. Күкрәү булып кайт син илеңә // Ватандаш. – 1999. – № 5. (Башкорт телендә.)
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»