|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Идел буе каеннары (Илһам Шакиров)Илһам Шакиров көе Әхмәт Ерикәй сүзләре Күпме карасам да, карап туймыйм
Идел буе каеннарына.
Алар, җитәкләшеп, яланаяк
Чыгар төсле Идел ярына.
Мин яратам сезне, кардәшләрне,
Хөрмәт иткән кебек яратам;
Шуңа күрә сезгә багышланган
Йөрәк җырларымны яңартам.
Каеннарның җилдә тирбәлүе
Рәхәт бирә минем күңелгә.
Белмим, күпме туры килер икән
Туган илем буйлап йөрергә…
Баганалы юлдан күз алмыйча,
Моңсуланып тора имәннәр.
Үсмер имәннәрне иркәләргә
Нәзек билле җилләр килгәннәр.
Мин кояшка таба, таңга таба,
Яз түренә таба юл алам;
Гөлләр арасына, үләннәргә,
Үзәннәргә кереп югалам…
Әгәр, сездән аерып, еракларга
Алып китә калса юлларым,
Каен шаулавында ишетермен
Туган җирнең үлмәс җырларын.
|
Иң күп укылган
|