|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Виртуаль дөнья«Виртуаль дөнья». «Малайларга-кызларга» сериясе. Д.Н. Сәфәров, Л. Р. Хафизова.— Казан: Мәгариф, 2006.Компьютер һәм югары технологияләр дөньясы тиз алга бара. Китапта компьютер һәм аның җиһазлары, интернет, виртуаль аралашу турында җентекләп язылган. Югары технологияләр һәрвакыт үсештә булу сәбәпле, китапта бирелгән кайбер саннарның, фактларның заман белән бергә атлап үзгәргән булуы ихтимал. Китап балалар өчен аңлаешлы телдә язылган. ICQИнтернет аша аралашуның төрле ысуллары бар. Форум, электрон почта, чат һ.б. Әмма иң уңайлы элемтә чарасы турында әле язмадык. Сүз icq (ай-си-кью) хезмәте турында бара. Бу —махсус программа. Компьютерга урнаштыру өчен, аны www.icq.com сайтыннан алырга мөмкин. Программаның рус телендәге варианты бар, шуңа күрә ул бик уңайлы. Компьютерчылар һәрнәрсәгә үз исемнәрен тагарга яраталар, дигән идек. jcq — халык телендәге шул «аська» инде ул. Кайберәүләр татарчалатып «Асия» диләр. Программаның һәр кулланучысының шәхси номеры бар. Дусларыбызның телефон номерларын куен дәфтәренә язып куябыз бит — монда да шулай. Программада миңа кирәкле кешеләрнең исемлеге төзелә. Интернетка керәбез. Хәзерге вакытта интернетка тоташкан танышларым — яшел, ә тоташмаганнары кызыл чәчәк белән билгеләнгән. Кемгә телим, шуңа хәбәр язам. Интернетта булган дусларым шунда ук җавап кайтарачак, ә булмаганнары — мөмкинчелек тугач. Болай булгач, һәрбер кеше янына барып торасы юк. Менә бит алар, барысы да монда — компьютер экранында! |
Иң күп укылган
|