(1778-1818)
XIX гасыр башы Казан культура тормышында сизелерлек эз калдырган кешеләрнең берсе — гимназия һәм университет укытучысы Нигъмәт Ибраһимов (1778—1818). Н. И. Лобачевскийның укытучыларыннан берсе Н. М. Ибраһимов, үз заманының алдынгы педагогы гына түгел, бәлки шагыйрь, галим, талантлы тәрҗемәче, Казанда оештырылган беренче әдәбият сөючеләр җәмгыятенең җитәкчесе дә була. Студент елларын искә алып, танылган рус язучысы С. Т. Аксаков болай яза: «...Минем әдәбиятка килүемдә бу кешенең роле бик зур булды, аның турында иң якты истәлекләремне саклыйм. Ул — минем иң беренче канатландыручым, әйтик, чын юлга чыгаручым... Ул безне алдан бирелгән темага кечкенә пьесалар язарга өйрәтә иде...».
Бу педагогның улы—1833—1837 елларда университет студенты Л. Н. Ибраһимов та «Заволжский муравей» журналында шигырьләрен бастыра. 1841 елда ал арны аерым китап итеп чыгара.
Аталы-уллы Ибраһимовларның русча шигырь-җырлары, элегияләре, романслары халыклашып китәләр, еракларга таралалар. Аларның иҗатын хөрмәтләп, Е. Евтушенко «Казан университеты» поэмасында болай язды:
К сожалению, малоизвестно,
Но достоин тот факт пьедестала,
Что татарином созданная песня
«Во поле березонька стояла».
И за это, мой названный брат,
Честь тебе, Ибрагимов Нигмат!
©CCCР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгшарган "Татар әдәбияты тарихы" китабы, 2нче том.