поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ИБРАҺИМОВ ГАБДРӘШИТ

(1857–1944)

Җәмәгать эшлеклесе, нашир, язучы-публицист Габдрәшит Гомәр улы Ибраһимов Себердә Тара каласында туа. Матбугатта Рәшит казый дип тә билгеле. 1880 елны Гарәбстанга китеп, дүрт ел Мәдинә шәһәрендә укый. Кайткач, Тарада мулла булып тора, укыта. 1892 елны Диния нәзарәтенә казый итеп сайлана. Бераздан казыйлыктан баш тарта, Төркиягә китеп, 1894–1896 елларда Истанбулда яши. Анда журнал чыгара, «Чулпан йолдызы» исемле китабын бастыра, ләкин аны Россиядә таратырга рөхсәт ителми. Һиндстанга барып чыга. 1899 елны Петербургка кайта. Газета чыгармакчы булса да, рөхсәт ала алмый. «Мирьат» («Көзге») исемле публицистик китаплар нәшер итә. Журнал төсен алган бу китаплары 1900–1909 еллар эчендә барлыгы 22 сан чыга. Китапларында яшьләрне Европа белеме алырга, дәүләт мәктәпләренә кереп укырга өнди, искелеккә, суфичылыкка каршы яза, ислам берлеген алга сөрә. 1905–1907 елларны Петербургта «Өлфәт» («Дуслык»), «Әт-тилмиз» («Укучы») исемле газеталар чыгара. «Мохтарийәт» («Автономия») исемле китабын таратып та шаулый. Китабы конфискацияләнә. Ел ярым үткәннән соң, газетасы да туктатыла, эше судка бирелә. Суд палатасы аның эшен караган чагында инде Рәшит казый Япониядә сәяхәттә була. «Токиода мәчет салына, японнар ислам диненә чыгалар», – дип хәбәр тарата. Япониягә сәяхәте уңае белән «Дәүре галәм» («Дөнья әйләнү») исемле 160 битлек истәлеген 1909 елны Казанда бастыра. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, тагын чит илгә китә, Төркиядә, Мисырда йөри, Берлинга барып чыга. Анда татар әсирләре арасында тарату өчен «Җиһад әл-ислам» исемле татарча газета чыгара. Англия, Франция, Россия союзына каршы өндәү алып бара. Шактый еллар югалып торганнан соң, 1919 елны Әфганстан мөфтие Бәрәкәтулла белән берлектә Советлар Россиясенә кайта, Советлар хөкүмәтенә лояль карашта торганлыгын белдерә. Алар Мәскәү, Казан, Уфа, һ.б. шәһәрләрдә булганнан соң кире Әфганстанга китеп баралар. Г.Ибраһимов 1944 елның 31 августында Япониядә вафат була.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Әйди Т. Габдрәшит Ибраһимов // Идел. – 1991. – № 1. – 30–33 б.
Мәһдиев М. Тарихи кыңгыравык // Мирас. – 1992. – № 8. – 80–83 б.

 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»