поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ИБРАҺИМОВ ФӘРИТ

(1893–1943)

Шагыйрь һәм педагог Фәрит Таҗетдин улы Ибраһимов 1893 елның 13 февралендә Казан губернасының Лаеш өязе хәзерге Татарстанның Балык Бистәсе районы Түбән Ырга авылында хәлфә гаиләсендә дөньяга килә. Мәдрәсәдә укыганда ук Тукайга ияреп шигырьләр яза башлый. 1912 елда «Уйларым» һәм «Өмидемнең нурлары» исеме белән кечкенә-кечкенә ике шигырь җыентыгы басылып чыга. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, Ф.Ибраһимов солдатка алына. Аның фронтта алган тәэсирләре нәтиҗәсендә туган шигъри әсәрләре («Дөнья», «Позициядә», «Аптырау», «Михнәтләр», «Гармун тавышы» һ.б.) шул заманның газета-журналларында еш басыла.

Фронттан яраланып кайткач, Ф.Ибраһимов укытучы булып эшли, «Аң», «Сөембикә», «Ак юл», «Балалар дөньясы» журналларында актив языша. Шагыйрьнең бу чор поэзиясендә төшенкелек мотивлары өстенлек итә.

1917 елгы Февраль һәм Октябрь революцияләрен Ф.Ибраһимов хуплап каршылый. 1919 елда партиягә әгъза булып керә, аннары Казанда рабфакта укый. 1918–1919 еллар арасында, халык иҗаты әсәрләре сюжетларына таянып, романтик рухтагы «Халык арасында», «Өрәк», «Төшләр» исемле поэмаларын иҗат итә, 1926 елда «Безнең юл» журналында искелек белән яңалык көрәшенә багышланган «Таулар арасында» дигән хикәясе басыла.

Егерменче еллар уртасында Ф.Ибраһимов Урта Азиягә китә. Ташкент шәһәрендә коммунистик университетны тәмамлагач, озак еллар укытучы булып эшли, Сәмәркандтагы коммунистик университетта доцент, кафедра мөдире вазифаларын башкара.

Ф.Ибраһимов 1943 елда Сәмәрканд өлкәсендәге Янгаррабат районы Уст-Уса авылында вафат була.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ибраһимова Ф. Фаҗигале язмыш // Казан утлары. – 1996. – № 2. – 188–189 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»