|
Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.
ХӘЙРУЛЛИНА ИЛСӨЯР
Яшьләрнең татар булуын кайгырту
Әлмәт каласы елга бер мәртәбә шагыйрә Саҗидә Сөләйманова рухы белән яшәп ала. Ул егерме биш ел гомерен нефтьчеләр башкаласында яшәүчеләрне рухи тәрбияләүгә багышлаган педагог, лектор, диктор, язучы һәм, шуларга өстәп, гүзәл ханым булган Саҗидә апабыз туган октябрь аенда була.
Моның өчен Казаннан һәм тирә-юньдәге бистә-шәһәрләрдән иҗат әһелләре кунакка дәшелә. Кунаклар Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәдә шигъри җанлы балалар белән очраша, хуҗалар, алар белән бергәләп, шагыйрәнең һәйкәле янында истәлек митингы үткәрә. Ә кичен шәһәр халкы Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында шигырь һәм җыр тамашасына җыела.
Шагыйрәнең якташлары һәм иҗатташлары быел да әлеге йолага тугры калды. Ул яраткан якты көзнең бер көнендә Әлмәткә башкаладан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов җитәкчелегендә зур төркем килеп төште. Кунаклар арасында, халык шагыйре Гәрәй Рәхим, КФУ профессоры Тәлгат Галиуллин, фән докторы Флера Сәйфуллина, шагыйрәләр Эльмира Шәрифуллина, Наилә Ахунова, Сәйдә Зыятдинова һәм башка иҗатчылардан тыш, җәмәгате белән Саҗидә Сөләйманова һәм Әдип Маликовларның улы – журналист Әнвәр Маликов та бар иде.
“Татнефть” акционерлык җәмгыяте һәм Татарстан Язучылар берлеге инициативасы белән гамәлгә куелган Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкнең яңа лауреатларын ачыклау һәм хөрмәтләү шагыйрә туган айда оештырылган бәйрәмнең үзәгендә торды. Берничә ел элек нефтьчеләр көче белән башкаланың сәнгать йортлары көнләшерлек дәрәҗәдә төзекләндерелгән һәм бизәлгән Әлмәт дәүләт драма театры бинасында узган кичәдә “Татнефть”нең генераль директор урынбасары Рөстәм Мөхәмәдиев, нефтьчеләр башкаласында яңа әдәби бүләк “туу” тарихын хәтергә төшереп:
– Шагыйрәнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек көннәрендә Татарстан Язучылар берлегенең ул чактагы рәисе Илфак Ибраһимовтан шундый тәкъдим кергәннән соң, без “Татнефть”нең генераль директоры Шәфәгат Фәхразович белән утырып киңәшләштек тә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкнең нефтьчеләр каласында һәм нефтьчеләр хисабына барлыкка килүе дөрес булыр дип таптык, – диде. Аннан Рөстәм Нәбиуллович, шаян дулкынга күчеп:
– Җиде ел эчендә аның тирәсендә чынлап көрәш мәйданы барлыкка килер дип кем уйлаган? – дип “кайгырып” та алды. – Төп бәхәс Казан белән нефть шәһәрләре арасында бара. Казан, профессиональ шагыйрьләргә тиеш, дигән сылтау белән премияләрнең өчесен дә үзенә алмакчы. Әлмәт исә, үзенекеләргә биреп, төбәктәге иҗат көчләрен активлаштыру өчен тарткалаша. Көрәш кискенләшкән саен җиңүчеләрне билгеләү дә кыенлаша. Без исә моңа шатланып кына торабыз. Димәк, әдипләр арасында премиябезнең абруе зур, дибез.
Бу – акча белән түгел, Саҗидә Сөләйманованың милли иҗат дөньясында тоткан урыны белән дә исәпләнә торган дәрәҗә. Ул хакта кичәдән соңгы аралашу вакытында КФУның татар теле кафедрасы мөдире Флера Сәйфуллина бик кыска һәм төгәл итеп әйтте.
– Без татар профессиональ шигъриятен Габдулла Тукай, музыкасын Салих Сәйдәшев исемнәре белән бәйләсәк, беренче профессиональ татар шагыйрәсе итеп Саҗидә Сөләйманованы таныйбыз, – диде шагыйрәнең иҗатын фәнни өйрәнгән галим. – Аның иҗатында хатын-кызларга хас нәфис лиризм ир-ат шагыйрьләрдәге салкын акыл, зирәк фәлсәфилек белән үрелеп бара. Мин үзем аны ”шагыйрә” дип түгел, ”шагыйрь” дип атау ягында.
Татарстан нефте һәм нефтьчеләре “миллион тонна”лары белән ил-көнгә танылса, Саҗидә Сөләйманованың, Гамил Авзал, Гариф Ахунов, Рафаэль Төхфәтуллин, Шамил Бикчурин, Әдип Маликов, Юныс Әминов кебек язучылар белән рәттән, аларның ул замандагы хезмәт ялкынын тарихка шигъри юллар белән теркәп калдырудагы өлеше бәхәссез. Бүгенге нефтьчеләр аны шул илаһи иҗатына лаек булырлык итеп зурлый.
Бу чара – Әлмәт район һәм шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Наҗия Хәйдәрова әйткәнчә, “Татнефть”нең телне үстерү һәм саклаудагы башка башлангычлары арасында иң үтемлесе. Нефтьчеләр аны оештырганда киләчәкне уйлап эш иткән. Әгәр өч төп премия өч өлкән иҗатчыга (быел аларга Казаннан шагыйрә Сәйдә Зыятдинова, Алабуга һәм Мөслимнән педагог-язучылар Гөлзада Әхтәмова, Мөҗәһит Әхмәтҗанов лаек булды) бирелсә, кызыксындыру бүләкләре яшь шагыйрьләргә (шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин, Азнакайдан журналист-шагыйрә Резеда Шәрипова, Лениногорск районыннан педагог-шагыйрь Таһир Шәмсуаров) тапшырыла. Монннан тыш республиканың төрле уку йортларында укучылардан, әдәби иҗат белән шөгыльләнүчеләрне сайлап, ун егет һәм кызга махсус иҗади стипендия билгеләнә. Үзе дә педагог булган Саҗидә Сөләйманованың рухы моның өчен аеруча шаттыр дип өметләнергә кирәк. Бу очракта шагыйрәнең, Актүбә егете Рузил Ихсановка кушылып: “Яшәсен “Татнефть”, яшәсен милләт!” – дип аваз саласы бәхәссез. Пәйгамбәрлеккә тиң сүзләр: яшьләрнең татар булып яшәвен кайгырта алсак кына милләт яшәр.
Замана балалары кебек үк зирәк һәм кыю фикер йөрткәндә, Татарстан өчен икътисад локомотивы булган “Татнефть” 323 язучыны берләштергән һәм шуның өчтән икесен өлкән әдипләр тәшкил иткән Татарстан Язучылар берлеген яшәртүгә үзеннән өлеш кертә булып чыга түгелме соң? Исән чакта Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ирешмичә калган Саҗидә Сөләйманованың хәзер яшьләрне шигърияткә дәшүче үз премиясе бар.
www.Vatantat.ru
|
|