(1931-1998)
Хәниф Гыйздулла улы Хәйруллин 1931 елның 12 сентябрендә Татарстан АССРның Сарман районы Сарман авылында туган. 1950 елда туган авылындагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, бер ел шул ук районның Азалак авылында мәктәптә укыта. 1951—1956 елларда Казанда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, аннары утыз елга якын район газеталарында (Сарманда—«Югары уңыш өчен», «Ленинчы», Буада —«Байрак») хатлар бүлеге мөдире, редактор һәм җаваплы секретарь вазифаларын башкара. Хәзерге көндә дә Сарманда яши һәм эшли. Ул— 1958 елдан КПСС члены.
Хәниф Хәйруллин әдәбиятка журналистикадан килгән язучы. Аның беренче очерклары, колхоз авылы тормышының төрле мәсьәләләренә багышланган публицистик мәкаләләре көндәлек матбугатта илленче елларда күренә башлый Озак вакытлар авыл мохитында яшәү һәм газета редакциясендә эшләү аңа колхоз тормышы, хезмәт кешеләре, аларның эш-гамәлләре, борчу-шатлыклары, уй-хыяллары белән якыннан танышырга мөмкинлек бирә. Бер үк вакытта ул туган төбәгенең революцион үткәнен, гражданнар сугышы һәм колхозлашу чорында анда барган социаль үзгәрешләрне, катлаулы вакыйгаларны җентекләп өйрәнә. Шул конкрет тормыш материалы нигезендә X. Хәйруллин алтмышынчы еллар дәвамында документаль повесть характерындагы «Бакыр базының серләре», «Алмаз ихтыяр», «Канлы еллар, авыр еллар», «Хуҗида үскән батыр» кебек очеркларын һәм балалар өчен «Тылсымлы таяк табышы» исемле маҗаралы повестен иҗат итә. Соңыннан алар аерым җыентыкларга тупланып Татарстан китап нәшриятында басылып чыга.
Шулай да X. Хәйруллинны язучы итеп таныткан әсәр — «Канатлар талмасын» повесте. 1971 елда язылып, башта «Казан утлары»нда (1973 ел, 1, 2 саннар), соңыннан аерым китап булып чыккан бу әсәрне укучылар да, әдәби тәнкыйть тә авторның җитди уңышы итеп кабул иттеләр. Әсәрдә автор алтмышынчы еллар колхоз тормышында барган үзгәрешләр, яңалыклар җирлегендә хуҗалык белән идарә итү, җитәкче кешенең (колхоз председателенең) хезмәтне яңача оештырудагы роле кебек актуаль мәсьәләләрне күтәрә, бу өлкәдәге уңышлы яклар белән бергә, кимчелекле моментларны күрсәтә һәм заман өчен характерлы булган каршылыкларны ача.
X. Хәйруллин шулай ук авыл тормышына багышланган һәм кеше характерын әхлак нормалары күзлегеннән, фәлсәфи-психологик планда ачарга тырышкан «Картлык... кемгә шатлык?» («Казан утлары», 1975 ел, 3 сан) исемле повесть авторы буларак та укучыларга билгеле.
X. Хәйруллин— 1974 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.
БИБЛИОГРАФИЯ
Канлы еллар, авыр юллар: Очерклар.— Казан: Таткитнәшр., 1970.— 114 б. 4000.
Хуҗида үскән батыр: Очерклар.— Казан: Таткитнәшр., 1972.—128 б. 3000. Рец.: Шәфигуллин 3. Хыял — кешенең канаты.— Соц. Татарстан, 1973, 24 янв.
Канатлар талмасын: Повесть.—Казан: Таткитнәшр., 1974.—223 б. 13 000, Рец.: Сәетов 3. X. Хәйруллинның «Канатлар талмасын» повестеның идея-художество үзенчәлекләре.— Кит.: Татар әдәбияты мәсьәләләре. 7-нче җыентык. Казан, 1976, 83—95 б.; Мәһдиев М. Йөкләр турыга тартылсын.—Соц. Татарстан, 1973, 13 май; Әмир М. Карап-карап торам да...— Соц. Татарстан, 1973, 20 окт.
Картлык — кемгә шатлык...: Повесть.— Казан: Таткитнәшр., 1976.—1000 б, 15 000. Рец.: Сарьян X. Бүгенге авыл һәм кешеләре,— Кит.: Сарьян X. Уеңны уйдырып сал... Казан, 1977, 3—22 б. Мәкаләнең 9—15 битләрендә «Картлык — кемгә шатлык» повесте турында.
Фатыйманың бәхете: (Докум. повесть).—Казан: Таткитнәшр., 1975.—88 б. 5000.
Повестьлар: [Канатлар талмасын; Картлык — кемгә шатлык; Канлы еллар, авыр юллар. Ф. Мусин кереш сүзе белән].— Казан: Таткитнәшр., 1981.— 386 б., портр. 10 000.
Аның турында>/h4> Хәйруллин X. Илһам чыганагы — тормыш: Әңгәмә. Язып алды Р. Гыйззәтуллин.— Татарстан яшьләре, 1978, 9 февр. Хәбибуллин М. Канатлар гына талмасын.— Татарстан яшьләре, 1973, 30 окт. Сарьян X. Беренче лауреатлар. (Питрәч районы Вахитов исем. колхоз лауреатлары В. Нуруллин һәм X. Хәйруллин)—Соц. Татарстан, 1974, 13 февр. Га би ди Ә. Канатлар талмасын.—Татарстан яшьләре, 1981, 17 сент. Ганиева Ф. Хәниф Хәйруллинга 50 яшь.—Казан утлары, 1981, № 9, 188—189 б. Петров А. Писатели — лауреаты колхоза.—Сов. Татария, 1974, 12 февр.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)