поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ХӘЙРИ ӘНВӘР

Исламият белгече, тәрҗемәче, публицист Әнвәр Хәйри (Әнвәр Нәҗип улы Хәйруллин) 1947 елның 2 декабрендә Татарстанның Аксубай районы Шәрбән авылында колхозчы гаиләсендә туа. Мәктәптә укыганда, 1958–1962 елларның җәйге каникулларында, ат көтүе көтеп, хезмәт юлын башлап җибәрә. 1962 елда Шәрбән сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, әүвәл Аксубай урман хуҗалыгында урман кисүче, аннары туган авылында тракторчы һәм комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. 1966 елда Татарстанның Октябрь (хәзерге Нурлат) районы Колбай-Мораса авылы урта мәктәбен тәмамлап, шул ук елда Казан театр училищесына укырга керә. Ләкин бер елдан соң, анда укуын ташлап, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә документларын тапшыра. 1969 елның көзеннән читтән торып уку бүлегенә күчеп, 1969–1974 елларда Казанның 80 нче мәктәбендә гарәп теле укытучысы һәм бер үк вакытта Татарстан дәүләт музеенда борынгы кулъязмалар буенча фәнни хезмәткәр булып эшли. Нәкъ шул елларда республика матбугатында аның беренче язмалары басылып чыга.

1974 елның маеннан 1991 елның ноябренә кадәр Ә.Хәйри СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының иҗтимагый фикер тарихы бүлегендә фәнни хезмәтен дәвам иттерә. Шул елларда ул актуаль темаларга багышланган мәкаләләр яза. Бик күп мәгърифәтче галимнәребезнең әсәрләрен тәрҗемә итеп, укып халыкка җиткерә.

1991 елда аны, борынгы чыганаклар белән эшләүче тәҗрибәле белгеч буларак, әле яңа гына оешып килүче «Мирас» журналы редакциясенә эшкә күчерәләр. Анда ул 1995 елның июль аена кадәр әүвәл редакциянең тарих, фәлсәфә, рухи мирас бүлеге мөдире, журналның җаваплы сәркәтибе, баш мөхәррирнең беренче урынбасары, аннары үзе оештырган ислам динен өйрәнү бүлеге мөдире вазифаларын башкара.

1995 елның июленнән 1996 елның июленә кадәр Казандагы «Синдикат» акционерлар җәмгыятенең «Рухи яңарыш» фондында эшләгәннән соң, Әнвәр Хәйри 1996 елның җәеннән Татарстан Милли китапханәсендә гыйльми сәркәтип, баш китапханәче һәм китапханә директоры урынбасары булып эшли. Хәзерге вакытта ул китапханәнең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә баш фәнни хезмәткәр эшен алып бара. Бер үк вакытта 1970 елдан Казанның югары уку йортларында гарәп телен, иске татар телен, татар рухи мәдәнияте, ислам дине, халык медицинасы, халык педагогикасы тарихларын укыта.

Ул татар әдәбиятына һәм текстологиясенә, сәнгать белеменә һәм халык авыз иҗатына, татар теленә һәм рухи мәдәниятебез тарихының башка тармакларына багышланган монографияләргә, фәнни хезмәтләргә күпсанлы бәяләмәләр язып бастыра.

Фәнни хезмәтләре һәм педагогик эшчәнлеге белән беррәттән Ә.Хәйри, Рәссамнар берлегенең күргәзмәләр залында оештырыла торган төрле күргәзмәләр турында тәнкыйть мәкаләләре, аерым сәнгать әһелләренең сәхнә чыгышларына, К.Тинчурин һәм Г.Камал театрлары спектакльләренә һәм Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле концертларына бәяләмәләр язып чыга.

Ә.Хәйри – аерым китап булып басылып чыккан өч хезмәт авторы: «Шәһри Бану-Шәрбән кыйссасы» (1996), «Ислам дине бәйрәмнәре» (1996) һәм «Ризаэддин Фәхреддин әсәрләрендә тәрбия-әхлак мәсьәләләре» (2004). Ләкин аның әдәби һәм гыйльми иҗат мирасының күп өлеше тәрҗемәләр һәм гыйльми-тарихи мәкаләләр өлкәсенә карый.

Ә.Хәйри тарафыннан хәзерге татар әдәби теленә тәрҗемә ителеп һәм күчерелеп төрле журнал басмаларында, җыентыкларда яки аерым китаплар рәвешендә XIX–XX гасыр татар мәгърифәтчеләренең һәм әдипләренең дүрт дистәдән артык исемдәге җитмешләп хезмәте дөнья күрә. Алар арасында Ш.Мәрҗанинең «Мөстафадел-әхбар...» һәм Р.Фәхретдиннең «Болгар вә Казан төрекләре» исемле фундаменталь тарихи хезмәтләре аеруча зур әһәмияткә ия. Болардан тыш көндәлек матбугат басмаларында, фәнни-әдәби җыентыкларда галимнең татар халкы, әдәбият, мәдәният, сәнгать, иҗтимагый фикер, Идел буендагы ислам дине тарихларын һәм башка гыйльми темаларга, төрле чор, төрле юнәлештәге фән тармакларына караган борынгы чыганакларны өйрәнүгә багышланган берничә йөз фәнни язмалары, Г.Курсави, Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, М.Бигиев, З.Камали, Г.Ибраһимов кебек мәшһүр фикер ияләре иҗатындагы аерым мәсьәләләрне яктырткан күпсанлы тикшеренүләре басылып чыга.

Ә.Хәйри – татар халкының күп гасырлык рухи мирасын кайтарып бирүдәге казанышлары өчен Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты (1994), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1999), Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре (1991, 2008), татар милли мәгарифен үстерүдәге хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының К.Насыйри исемендәге бүләгенә дә лаек була. Аңа, Р.Фәхретдин һәм Г.Ибраһимовның әхлакый һәм рухи тәрбия мәсьәләләренә багышланган китапларын тәрҗемә итеп бастырган өчен 2008 елда Татарстан Язучылар берлегенең Җ.Вәлиди исемендәге әдәби бүләге бирелә.

Ә.Хәйри – 2005 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Шәһри Бану-Шәрбән кыйссасы. – Чаллы, 1996. – 59 б. – 1000 д.
Ислам дине бәйрәмнәре. – Казан: Заман, 1996. – 72 б. – 10000 д.
Ризаэддин Фәхреддин әсәрләрендә тәрбия-әхлак мәсьәләләре. – Әлмәт: Муниципаль институт басмасы, 2004. – 27 б. – 100 д.

* * *
Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар: Казан һәм Болгар хәлләре турында ышанычлы хәбәрләр / төз., кереш сүз һәм искәрмәләр авт. Ә.Хәйруллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 415 б. – 50000 д.
Иман шартлары = Шараитуль-иман / төз., кереш сүз авт. Ә.Хәйри. – Казан, 1991. – 40 б. – 5000 д.
Дин дәреслеге = Учебник мусульманской веры / төз., кереш сүз авт. Ә.Хәйри. – Казан (?), 1993. – 40 б. – 5000 д.
Фәхретдинов Р. Болгар вә Казан төрекләре / төз., кереш сүз, искәрмәләр авт. Ә.Хәйруллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 287 б. – 25000 д.
Татар тарихы: онытылмас сәхифәләр / төз. С.Алишев, Р.Әмирханов, Ә.Хәйруллин. – Казан, 1994. – 253 б. – 5000 д.
Намаз. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 45 б. – 10000 д.
Акыш Г. Исемдә калганнар / кереш сүз авт., төз. Ә.Хәйри. – Чаллы, 2000. – 100 б. – 3000 д.
Фәхретдин Р. Нәсыйхәт / кереш сүз авт., төз. Ә.Хәйри. – Казан: Мәгариф, 2004. – 111 б. – 3000 д.
Татар театры (1906–1926) / төз., гарәп хәрефләренә күчерүче, искәрмәләр авт. Ә.Хәйри. – Казан: Мәгариф, 2003. – 317 б. – 5000 д.
Фәхретдин Р. Адабе тәгълим: укыту кагыйдәләре / кереш сүз авт. Ә.Хәйри. – Казан: Полиграфия-нәшр. комбинаты, 2006. – 167 б. – 3000 д.
Фәхретдин Р. Ислам дине – нинди дин? / төз., кереш сүз һәм искәрмәләр авт. Ә.Хәйри. – Казан: Полиграфия-нәшр. комбинаты, 2006. – 158 б. – 3000 д.
Фәхретдин Р. Гаилә. Тәрбияле ана. Тәрбияле хатын / төз., кереш сүз һәм искәрмәләр авт. Ә.Хәйри. – Казан: Полиграфия-нәшр. комбинаты, 2006. –122 б. – 3000 д.
Фәхретдин Р. Балаларга нәсыйхәт / төз., кереш сүз һәм искәрмәләр авт. Ә.Хәйри. – Казан: Полиграфия-нәшр. комбинаты, 2006. – 280 б. – 3000 д.
Фәхретдин Р. Гакыйдә. Ислам дине: әдәп-әхлак дәресләре / төз., кереш сүз һәм искәрмәләр авт. Ә.Хәйри. – Казан: Полиграфия-нәшр. комбинаты, 2006. – 122 б. – 2000 д.
Ибраһимов Г. Борынгы Ислам мәдәнияте / төз., кереш сүз һәм искәрмәләр авт. Ә.Хәйри. – Казан: Полиграфия-нәшр. комбинаты, 2006. – 191 б. – 2000 д.
Фәхретдин Р. Нәсел ыруыбыз вә кыскача тарихыбыз. – Казан: Сүз, 2008. – 427 б. – 1000 д.
Фәхретдин Р. Ислам дине – нинди дин? / төз., кереш сүз, искәрмәләр авт. Ә.Хәйри. – 2 басма. – Казан: Сүз, 2009. – 150 б. – 3000 б.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Мәхмүтов Һ. Мирасыбызны барлаучы // Мирас. – 1992. – № 12. – 118 б.
Иделбай Р. Гыйлем диңгезеннән бер тамчы // Мирас. – 1994. – № 4. – 149–154 б.
Әдиятуллина Э. Ургыл еллар төпкеленнән ургыл дулкыннар кага // Татар иле. – 1996. – № 38 (окт.).
Зәкиев М. Чын тарихны хәбәрдарлар белә // Мәдәни җомга. – 1996. – 6 дек.
Әмирханов Р. Гыйлем диңгезеннән бер тамчы / Р.Әмирханов. Иманга тугрылык. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 76–93 б.
Нәккаш Н. Тылсымлы ачкыч тапкан егет // Ватаным Татарстан. – 1997. – 9 дек.
Әмирхан Р. Эш агачы бик юмарт китерер җимеш // Шәһри Казан. –1997. – 12 дек.
Госмани Р. Мул җимешле иҗат // Казан утлары. – 1997. – № 12. – 172–177 б.
Хуҗин Ф. Галим һәм фикер иясе // Мирас. – 1998. – № 1. – 199–122 б.
Гәрәй Р. Аксубай // Казан утлары. – 1998. – № 8. – 96–97 б.
Сафина Ә. Тарих елъязмасын яңартучы // Татар дөньясы. – 2000. – 13 нояб.
Дадина Ш. Әнвәр Хәйри – борынгы китаплар аркылы тылсымлы серләр, хикмәтләр ачучы // Алабуга нуры. – 2002. – 7 май.
Гыйматдинова Н. Фаҗига // Идел. – 2002. – № 5. – 38–39 б.
Гыйматдинова Н. Күрмәмешкә салышалар // Ватаным Татарстан. – 2002. – 7 июнь.
Мөхәммәтов И. Тәрбия – иң кирәкле бер эш... // Идел. – 2003. – № 7. – 20 б.
Харисова Ч. Өлкәннәргә нәсыйхәт // Ватаным Татарстан. – 2005. – 4 февр.
Харисова Ч. Әхлак дөньясы бер китапка сыйган // Мәгърифәт. – 2005. – 19 февр.
Әминова А., Едиханов И. Сокланырлык фәнни эшчәнлек // Идел. – 2007. – № 8. –57–58 б.

* * *
Хаков В. О языке произведений Ш.Марджани и подготовке к изданию его трудов «Мустафад аль-ахбар...»: о переводе А.Н.Хайруллиным книги «Мустафад аль-ахбар...» Ш.Марджани // В.Хаков. Марджани: ученый, мыслитель, просветитель. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1990. – С. 154–160.
Аминова А. Просветители // Идель. – 1997. – № 12. – С. 66–67.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»