поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ХӘЙРИ ХӘСӘН

(1910–1994)

Әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Хәсән Хәйри (Хәсән Фәхретдин улы Хәйруллин) 1910 елның 5 февралендә Россиянең элеккеге Урал губернасы Лбищенск дигән өяз үзәгендә (хәзерге Казакъстан Республикасының Көнбатыш Казакъстан өлкәсе) крәстиян гаиләсендә туа. Сигез-тугыз яшьләрендә әти-әнисез калып, 1925 елның көзенә кадәр Җаек (Казакъстан) шәһәрендәге балалар йортында тәрбияләнә, шунда башлангыч белем ала. Җәйге каникул вакытларында Җаекта казакъча чыга торган «Кызыл ту» («Кызыл байрак») газетасында эшләп, журналистика өлкәсендә беренче хезмәт күнегүе үтә. 1931 елда аны Новосибирск шәһәрендә чыга торган «Азад Себер» исемле край газетасына җаваплы сәркәтип итеп билгелиләр. Себердә Кузнецк металлургия комбинаты төзелә башлагач, әлеге гигант төзелешнең елъязмасын алып бару өчен оештырылган махсус редакция коллегиясендә эшли. Шул елларда көндәлек матбугатта дистәләрчә очеркларын, хикәя һәм шигырьләрен бастыра. Беренче бишьеллыкларның хезмәт энтузиазмын чагылдырган бу әсәрләр соңыннан, 1934 елда, ике китапка тупланып, Казан һәм Новосибирск нәшриятларында басылып чыгалар.

1934 елда Х.Хәйри Казанга килә һәм, икееллык Укытучылар институтын тәмамлап, 1936–1939 елларда башта «Уку ударнигы» исемле газета идарәсендә әдәби хезмәткәр, аннары «Совет мәктәбе» (хәзерге «Мәгариф») журналының җаваплы секретаре булып эшли, бер үк вакытта Казан дәүләт педагогия институтының читтән торып уку бүлегендә белем алуын дәвам иттерә. 1939 елда институтның рус теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, 1942 елга кадәр Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият секторына җитәкчелек итә. Шушы елларда әдәбият белеме һәм әдәби тәнкыйть өлкәсендәге иҗат эшчәнлеген башлап җибәрә: татар әдәбияты буенча урта мәктәпнең тугызынчы сыйныфлары өчен дәреслек китабы, хрестоматияләр төзешә, татар классик язучыларының басма җыентыкларына сүз башлары һәм шул чор әдәби хәрәкәтенең аерым мәсьәләләренә багышланган тәнкыйть мәкаләләре яза; 1941 елда «Эзләнүләр» исеме астында тәнкыйть мәкаләләре тупланган беренче җыентыгын бастыра.

1942–1943 елларда Х.Хәйри Татарстан Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институтының әдәбият секторы мөдире, ә 1944 елның гыйнварыннан 1947 елның августына кадәр партиянең Татарстан өлкә комитетында пропаганда буенча инструктор булып эшли. 1949–1950 елларда ул – «Совет мәктәбе» журналының җаваплы мөхәррире хезмәтендә. 1950–1953 елларда Мәскәүдә Иҗтимагый фәннәр академиясе аспирантурасында укып, «Сугыштан соңгы татар әдәбиятында социалистик реализмны үстерү өчен көрәш» дигән темага кандидатлык диссертациясен яклагач, Х.Хәйрине СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтына директор итеп билгелиләр. Бу хезмәтен ул 1959 елның җәенә кадәр алып бара, аннары, пенсиягә чыкканчы, шул ук институтның әдәбият секторында мөдир һәм өлкән гыйльми хезмәткәр булып эшли. Бу чорда Х.Хәйринең әдәбият белеме һәм әдәби тәнкыйть өлкәсендә йөздән артык мәкаләсе, дистәгә якын китабы, Һ.Такташның иҗат һәм тормыш юлын яктырткан күләмле монографиясе дөнья күрә. Күпчелек хезмәтләрендә ул татар әдәбиятында «социалистик реализм» дигән методның барлыкка килүе һәм үсүе, әдәбиятта партиялелек, халыкчанлык, интернационализм принципларының конкрет чагылышы кебек теоретик һәм гомуми мәсьәләләрне шул заманның идеологик таләпләре яссылыгында аңлатырга тырыша. Аерым язучыларның иҗатларын яисә конкрет әсәрләрне анализлаганда да тәнкыйтьче рәсмиләштерелгән шушы төп принциплардан чыгып эш итә.

Х.Хәйри «Татар совет әдәбияты тарихы» китабында (1960) һәм шуның Мәскәүдә рус телендә чыккан басмасында («История татарской советской литературы», 1965), автордаш буларак, Һ.Такташ иҗаты һәм 1945–1960 еллар татар поэзиясе турындагы хезмәтләре белән катнаша.

Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен Совет хөкүмәте Х.Хәйрине 1957 елда «Почет Билгесе» ордены белән бүләкли, 1970 елда аңа «Татарстанның атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.

Галим 1994 елда Казанда вафат була.

Х.Хәйри – 1936 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ


Зур Кузбасс өчен: шигырьләр һәм очерклар. – Новосибирск: ОГИЗ, 1934. – 63 б. – 1000 д.
Тавышлы ялкын: хикәя һәм очерклар. – Казан: Татгосиздат, 1934. – 64 б. – 3000 д.
Эзләнүләр: әдәби-критик мәкаләләр. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 158 б. – 5000 д.
Һади Такташ: тормыш һәм иҗат юлы. – Казан: Татгосиздат, 1949. – 148 б. – 5000 д.
Әдәбият һәм тормыш: мәкаләләр. – Казан: Татгосиздат, 1953. – 260 б. – 3000 д.
Татар совет әдәбиятында социалистик реализм мәсьәләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 216 б. – 3000 д.
Иҗат чишмәләре: тәнкыйть мәкаләләре, әдәби очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 246 б. – 3000 д.
Язучы һәм тормыш: әдәбият теориясе, әдәби хәрәкәт мәсьәләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 288 б. – 2500 д.
Һади Такташ. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 176 б. – 15000 д.

* * *
Современная татарская литература: очерки. – Казань: Таткнигоиздат, 1957. – 131 с. – 5000 экз.
Поиски и свершения: очерки. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1970. – 99 с. – 2000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гыймадиев Ү. Эзләнүләр һәм ачышлар // Кызыл таң (Өфө). – 1970. – 20 февр.
Мусин Ф. Алгы сафта // Казан утлары. – 1970. – № 2. – 131 б.
Әгъзамов Ф. Заман сулышын тоеп // Ф.Әгъзамов. Яшәү көче. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 99–110 б.
Вәлиев М. Дулкыннар ни сөйли? // Ялкын. – 1980. – № 12. – 20–23 б.
Ибраһимов Ф. Ул минем остазым иде // Шәһри Казан. – 2000. – 4 февр.

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»